|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2016 Матбугат
Алсу Исмәгыйлева бүгеннән "Татар-информ"да эшлиЖурналист Алсу Исмәгыйлева бүген иртән яңа эшкә килде. Хәзер ул "Татар-информ" редакциясендә сайтны алга этәрү буенча эшләячәк. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел "Татар-информ"га җитәкче булып Шамил Садыйков килгән иде. Соңгы елларда бәйсез рәвештә эшләүче Алсуны ул ничектер күндерә алган, күрәсең. Алсу Исмәгыйлева "Татарстан" радиосында, "Болгар FM"да хәбәрче, редактор, PR-белгеч булып эшләгән иде. Шуннан соң ул фриланска, ягъни бәйсез рәвештә үз-үзеңә эшләүгә күчте. Ул хәлләрдән 6 ел узып киткән. Бу вакыт эчендә Алсу интернет-маркетинг, SEO, SMM, SMO өлкәләрендә зур тәҗрибә туплады (әлеге аббревиатураларның ни аңлатканын интернеттан карагыз). - Шушы тәҗрибәмне татар проектында гамәлгә ашырасым килде, шуңа күрә "Татар-информ"да үземне сынап карарга булдым, - диде Алсу Исмәгыйлева "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Ни кызык, берничә көн элек кенә аның ире Аяз Исмәгыйлев, киресенчә, "Татар-информ"нан китеп барды. Хәзер ул франшиза буенча чыгучы "МК в Татарстане" газетасын җитәкли. "Татар-информ" редакциясендә исә тагын яңалыклар булырга тора. Алары турында соңрак язарбыз. Хезмәттәшләребезгә уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|