|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2016 Сәясәт
Бүгенге эшне иртәгәгә калдыруның файдасы бармы?Кайвакыт ниндидер бик мөһим эшкә тотынасы килмичә, вакытны юри сузып, вак-төяк мәшәкать белән әвәрә килеп көн уздырмаучы кешеләр сирәктер, мөгаен. Ә нилектән шулай килеп чыга соң? Моның сәбәбе ялкаулык яки үшәнлек түгел, ә бу эволюция китереп чыгарган сәер нәтиҗә, имеш. Борынгы бабаларыбызга кыргый шартларда исән калу өчен ашыгычлык, үтә дә җитезлек кирәк булса, бүгенге заманда ашыкмыйча, һәр нәрсәне алдан планлаштыру файдалырак, диләр галимнәр. Чит ил белгечләре исәпләвенчә, дүрт кешенең берсе бүгенге эшне иртәгәгә калдырырга ярата. Моның зыяны күбрәкме, әллә файдасымы? Әйдәгез, бергәләп фикер йөртеп карыйк.
Тормыштан алынган гадәти генә бер мисал китерәм. Бертуган сеңлем Мөслимәнең күршесе Эльза (исеме үзгәртелде) чибәр, кызыклы, эшлекле ханым. Һәр нәрсәдән файда табарга омтыла. Кайвакыт, артыгын кыланып, оттыргалап та куйгалый икән. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырып, вакытны сузып йөри торгач, үзе әйтүенчә, сансызлануы аркасында, акча янчыгына гына түгел, хәтта абруена шактый зыян китергән. Беркөнне, ачылып китеп, шул хакта сөйләп шаккатырды.
– Шөкер, әлегә бизнесым ярыйсы бара, моңарчы акчага аптыраганым булмады, – диде ул. – Ипигә майны калын итеп ягып, өстенә кызыл уылдык ягып ашарга җитә. Чәй белән кофеның, коньякның кыйммәтлесен эчәбез. Кызларым Мәскәүдә түләүле вузда укыйлар. Тормышыбыз җитеш. Яхшымы-яманмы, бер гадәтем бар: кәшилүгемдә һәрчак акча кыштырдаганын яратам. Кемгәдер бирәсе, каядыр түлисе булса, моңарчы ахыргача сузып йөри идем. Күптән түгел “шап” иттереп төп башына утырттылар үземне. Былтыргы бурычларымны – йорт, машина салымнарын, утка, газга, суга вакытында түләмәгәнем өчен, рәсми бер оешмага чакыртып, утлы табага бастырдылар. Тиешле суммага өстәлгән саллы гына пенясын, штрафын да кушкач, йөземне чытып булса да, шактый арттырып түләргә мәҗбүр булдым. Бер килсә килә бит ул. Моның өчен гарьләнгәнем җитмәгән, узган ел башында эшемне киңәйтергә дип алган кредитымны тиешле срогыннан берничә айга соңрак кайтарган дип, банк “кара” исемлеккә теркәп куйган үземне! Чүп өстенә чүмәлә: көз көне бер авылдашымнан килосын 10 тәңкәдән биш капчык бәрәңге китерткән идем, соңрак түләрмен әле дип йөри торгач, истән үк чыгып киткән. Үткән атнада шул авылдаш абзый эшемә килеп, бөтен кеше алдында буран уйнатып китте. “Язгы бәядән – 20 тәңкәдән түләмәсәң, судка бирәм”, – дип җикеренде. Узган көздә бакча күршесеннән сок чыгарткыч алып торган идем, шуны вакытында кертеп бирмәгәнем өчен арабыз бозылды. Иң яманы: акчам булса да, бурычларымны вакытында түләргә үземне мәҗбүр итүе кыен.
Акчага бәйле булмаган эшләрне ахыргача сузып йөрүчеләр дә бихисап. Сәбәпләре күптөрле. Кемнеңдер үз фатирына ремонт ясарга тотынырга “йөрәге җитми”. Икенче берәүләрнең редакция заказы буенча мәкалә язарга утырырга “илһамы килмәгән”, имеш. Дистәләгән еллар җитәкче булып эшләү дәверемдә, кул астымдагы кайбер хезмәткәрләр, өсләренә җаваплылык алырга теләмәүләре аркасында, мөһим эшкә керешүне кичектерүенә, ә аннан, вакыт тар калу сәбәпле, ул эшне сыйфатсыз итеп башкарып, гомуми эшкә зыян китергәләделәр. Аеруча студентлар арасында курс яки диплом эше язуны, проект сызуны, имтиханга әзерләнүне соңгы көннәргә калдырып, түбән билге алучылар бихисап.
Хәтта начар әйбернең дә яхшы ягы була. Озак кыймылдау һәм кызу канлылык нәселдән килүче сыйфатлар. Эшкә керешүне озакка сузып йөрүчеләр арасында тумыштан гаҗәеп зур оештыру сәләтенә ия кешеләр дә бар икән. Гадәт буенча, соңгы минутта гына эшкә керешкәнгә күрә, алар тиз арада берничә әйбергә игътибарны юнәлтә, күп нәрсәне берьюлы күздә тота ала дип саналса да, ахыргы нәтиҗә күпләрне куандырмый. Ашык-пошык башкарган эшнең сыйфаты чамалы була шул.
Акрын кыймылдаучы яки кирәгеннән артык актив балаларны әти-әниләре яки тәрбиячеләре, укытучылары игътибарсыз дип сүгәргә ярата, хәтта җәза бирергә дә тайчынмый. Ләкин алай итеп кенә бала үзгәрми, ә сәламәтлегенә зыян килә. Башта мәсьәләнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк.
Алдыбызда торган бурычларны җай белән вакытында үти барып, эшләребезнең уңай нәтиҗәсен күргәндә, ихластан сөенәбез, баш миебез бәхет гормоны эшләп чыгара. Ә: “Кайчан, ничек эшкә тотынырга инде, башкарып чыга алырмынмы, өлгереп булырмы?” – дип борчылганда, даими стресс кичерәбез. Нәтиҗәдә, йөрәк-кан тамырларына, нерв системасына кирәгеннән артык көчәнеш килеп, чирләр баш калкыта.
Бүген башкарасы эшне иртәгәгә калдырырга маһир кешеләр, гадәттә, ихтыяр көче юклыкны сәбәп итеп, үзләрен юатырга, мескенгә сабышырга яки үзләрен булдыксызга санап, шәхесләрен бик түбән бәяләргә мөмкиннәр. Аларга карата коллективта да, гаиләдә дә ихтирам юк диярлек. Әмма күпләр әлеге күренешнең психик җитешсезлеккә яки нервылар какшауга бәйле булуы турында уйлап та карамый.
Кирәкле эшкә тәвәккәлләп тотынмыйча, вакытны сузып йөрүчеләргә галимнәр түбәндәге акыллы киңәшләрен бирәләр:
Иң яратмаган эшегезне иртүк башкарыгыз. Эшең үтәлгән икән – үзең белән горурланырга була!
Үз-үзегезне мактагыз. Иртән башлаган ал-җыткыч эшегезне кич кенә тәмамласагыз да, моның очына сез чыктыгыз бит! Димәк, үз-үзегез бе-лән идарә итә аласыз!
Алда катлаулы бурыч торганда, аны берничә өлешкә бүлеп, аз-азлап һәр көнне гамәлгә ашырыгыз. Көне буе эшләү авыр икән, берничә сәгатьне шуңа багышлагыз. Эш җаена төшенгәч, җиңел генә тәмамлап куярсыз.
Эшкә ныклап әзерләнегез, хәер, монысына сез болай да бик оста. Кирәкле әйберләрне яки мәгълүматны өлешләп туплагыз. Барысы да әзерләнеп беткәч, эшкә керешү читен булмаячак.
Исемлек төзегез. Көн азагына чаклы нәрсәне эшләп бетерәчәгегезне ачыклап, үз-үзегезгә вәгъдә бирегез. Моны уңышлы башкарып чыккан өчен, үзегезгә тәмле яки матур әйбер сатып алыгыз, кунакка яки театрга барыгыз – бүләк булсын.
Үзегезне гаепләмәгез! Исемлек төзеп тә, эшне ахырына җиткерә алмагансыз икән, үз-үзегезгә таш атарга, болай да бик үк сау булмаган йөрәгегезне, какшаган нервыларыгызны талкырга ашыкмагыз. Ирешелгәненә канәгать булыгыз.
Хәмидә ГАРИПОВА |
Иң күп укылган
|