|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2016 Язмыш
Мин әле яшим, дигән иде...Атна ахырында күңелсез хәбәр килеп иреште. Казан кызы Айгөл Мөхәммәтдинова якты дөньядан китеп барган. Айгөл белән гел аралашып тордык. Аның ашказанында яман шеш тапканнар иде. Бу кыз турында “Ватаным Татарстан”да “90га җитәм әле мин” дигән язма да чыккан иде. Тик Айгөл 31 яшен тутырырга 9 көн кала, әти-әнисен, абыйсын, 7 яшьлек игезәк кызларын калдырып китеп барды. Никадәр генә тырышса да, Айгөл авыруын җиңә алмады. “Кулыма диагнозымны тоттырдылар. 15 минутлап шул кәгазьгә карап утыргач: “Мин авырмыйм. Сау-сәламәтмен. Әле миңа яшисе дә яшисе, 90га җитәм әле мин”, – дидем. Шул минутта үземә беркайчан да үлем турында уйламаска, еламаска дип әмер бирдем. Шулай эшләдем дә. Танышларым аша Мәскәүдәге онкология клиникаларының берсенә эләктем. Башта алырга теләмәделәр. Операцияне дә тынычлансын дип ясаганнардыр инде, – дип сөйләгән иде ул. – “Яман шешне ничек җиңәргә?” дигән китаплар укыдым. Безнең палатадагы барлык хатыннар да өйләренә кайтып китте. Шуннан соң табиблар: “Башка палатага күч әле. Кәефләре күтәрелмәсме?” – дип үзләре үк керә башлады. Тик мин күчмәдем. Аның каравы, авырулар үзләре минем янга кереп, кызыклы хәлләр сөйлиләр. Минем авырганыма ышанмаучылар да булды. Социаль челтәргә гел елмаеп төшкән фотоларымны куеп бардым. Тормышның никадәр кадерле икәнен аңладым”.
Айгөл киләчәктә үзенең башыннан кичкән авыруы турында китап та язарга җыенып йөрде. “Башкаларга файдасы тисен. “Яман шеш” сүзен ишетүгә, күпләр үләргә җыена башлый. Тормыш белән саубуллаша. Тик көчле булырга кирәк. Беркайчан да моңаеп утырырга ярамый. Шатланып яшәргә, юк-бар мәшәкатьләрне уйламаска. Кемнедер кайгыга салып түгел, үзеңнең тормышың белән яшәргә кирәк!” – дип киңәш бирде ул.
Казанның 144 нче мәктәбендә укучы Камилә Гыйбадуллина яман чир белән авырый башлагач, Айгөл аңа да киңәшләрен биреп торган, аның апасына әверелгән иде. Атна саен Айгөл Мәскәүгә химия курсларына барып йөрде. Биредәге балалар онкология үзәгендәге һәр балага кечкенә генә бүләк өләшкән ул. Алар янына кереп, моңаймаска, чирне җиңәргә өйрәткән. Әле соңгы сөйләшкәндә: “Шулкадәр ябыктым! Бу кызлар нигә үзләре теләп ябыга икән? Анализларым бик әйбәт булмаса да, терелүгә өметләнәм. Алла боерса, чиремне җиңәрмен”, – дигән иде.
Айгөл туганда абыйсы Дениска дүрт кенә яшь була. “Сеңлемә исемне мин куйдырдым. Кечкенә генә булсам да, әти-әнием мине тыңлады. Бердәнбер һәм яраткан Айгөлем иде. Яман шеш турында ишеткәч тә, моңаймады. Туганымны беркайчан да онытмам. Ә аны яраткан, һәрчак ярдәм итеп торган һәм соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә чиксез рәхмәтемне җиткерәм”, – ди Денис.
Аңа кадәр язган идек: "Кулыма яман шеш диагнозын тоттыргач, 90 га җитәм әле мин, дидем”
--- |
Иң күп укылган
|