|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2016 Хәвеф-хәтәр
ШОК: унитаздан елан чыкканСанкт-Петербургтагы бер фатирда унитаздан елан чыгып, тыныч кына телевизор карап утырган гаиләнең тынычлыгын алган. Алар тиз арада коткаручылар чакырткан. Ачыкланганча, әлеге елан бер катка югарырак булган фатирда яшәгән. Бәхеткә, ул агулы булып чыкмаган, исеме Ися икән. Ике атна элек әлеге фатирда яшәүче мәче террариумны ачык калдырып, елан шул рәвешле чыгып киткән. Ися күпкатлы йортның канализациясе буйлап хәрәкәт иткән. Хуҗасы әйтүенчә, гаилә еланны бик озак эзләгән. Аның табылуына алар чиксез шатланган, дип яза "Әлмәт таңнары".
--- |
Иң күп укылган
|