поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.05.2016 Мәдәният

Ркаил Зәйдулла: Әйләнә кош...

Бәйрәмнәр күп Рәсәйдә. Нәкъ Тукай язганча: “Безнең ватандашларымыз урысларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар якшәмбене чынлап бәйрәм итдекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр.”

Һи-и, хәзер Тукай ни дияр иде икән? Соңгы чирек гасырда гына безнең өлешкә күпме бәйрәм өстәлде. Инде онытылганнарын кайтардылар, гамәлдәгеләре шул килеш калды, яңалары пәйда булды. Бер бәйрәмне дә, югалтып, әрәм итмибез. Һәрберсен билгелибез ватандашларымыз илә... Әйе. Чөнки дә гел кәеф сөреп тә алга барып буласына төшендек тәмам. Тукай гына ул яшьлеге белән гаҗәпләнгән: “Соң, без (ягъни татарлар – Р.З.) күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса!” Юк шул! Белмәгән Тукай – бәйрәм артыннан гына Кырымга барып җитеп була, бәйрәм эстәп Һинд океаны ярында итек юу хакында хыялланырга да мөмкин...
 
Бәйрәмнәрнең төрлесе бар, әлбәттә. Әле күптән түгел генә телевизордан бик зур кеше сөйләп торды: безнең илдә иң зур бәйрәм, бәйрәмнәрнең дә бәйрәме 9 май, ягъни Җиңү көне икән. Аның өчен дә чөнки ул безне рухи ырмаулар белән беректереп тора икән.
 
Шулайдыр. Кешеләрне дә, халыкларны да бер-берсенә иң нык беркетеп, укмаштырып торган бер генә нәрсә бар: кан. Ә Икенче бөтендөнья сугышында иң күп канны совет халкы түккән. Һәлак булганнарның исәбен әле дә төгәл генә белүче юк. Шунысы гына билгеле: яу кырында кемедер һәлак булмаган гаилә юк диярлек элекке СССРда.
 
Үземнең дә әни ягыннан бабам 1944 елның 10 мартында совет иле өчен сугышта ятып калган. Җәсәде Псков өлкәсенең Себеж районы Чайка авылында җирләнгән.
 
Бабам Мөдир Шыгырдан мулласы Сәгадетдин (Сәгъди мулла) Салиховның улы була. Сугышка кадәр безнең як авылларында укытучы булып эшли. Сәгадетдин үзе Буа өязенең Алшик авылында туган. Буа мәдрәсәсен тәмамлагач, 1897 елның 17 гыйнварында Шыгырданның икенче Җәмигъ мәчетенә имам-хатыйб итеп билгеләнә. Ләкин Салиховларның төбе Алшиктан түгел, Сәгадетдиннең бабасы Салихҗан монда Лаеш якларыннан килеп мулла булган. Мөдир бабамның туганнан туган абыйсы Камәретдин, иманы хакына төрмәләрдә утырып күп җәфалар чиккәннән соң, сугыш елларында Мәрҗани мәчетендә, 1956-1963 елларда Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын башкара.
 
Сугышта Сәгъди мулланың сигез улы катнаша, алтысының шунда гомере өзелә. Әллә “иң олы бәйрәм” уңаеннан исемнәрен санап китимме? Рәхим итегез: Фоат, Фаикъ, Мөдир, Фатыйн, Вазыйх, Әнвәр... Алтының өчесе Ржев янындагы сугышларда башын салган.
 
Алты улын әллә кайдагы ерак сугышта югалткан картның (бу вакытта ул җитмештән узган инде) кичерешләрен тасвирларлык каләм көче юк миндә. Кешене юаныч яшәтә. Ә Сәгъди мулла үзен ни дип юатты икән? Улларым изге Ватан өчен һәлак булдылар дипме? Өеннән куып чыгарылган, дүрт ел Себердә сөргендә интегеп, үлем хәлендә кеше мунчасына кайтып егылган, изге Ватанда барлык хокукларыннан мәхрүм ителгән татар мулласы “язмыштан узмыш юк” дип кенә юана алгандыр.
 
Әби иреннән өч бала белән кала. Үзе дә Чүти мулласы кызы, сугыштан ничектер котылып калган авыл куштаннары гел кага үзен. Ач сабыйларына дип берничә башак алып кайтканда, тентеп, фаш итеп, төрмәгә ябып куялар. Ләкин ул шундый шартларда да сөенергә тиеш була: ире бит изге Ватан өчен башын салды!
 
Мөдир бабам бер хатын шигырь белән язган. Әни аны яхшы хәтерли:
    
Утырдым поезд артына,
Төтен сукты битемә.
Елыймын да сөртеп алам
Ак кулъяулык читенә.
Безнең янда түгәрәк күл,
Битне юам тирләгәч.
Моңаерга гына кала
Өйдән хатлар килмәгәч.
Әйләнә кош, әйләнә кош...
Өч әйлән дә илгә оч!
Канатыңа хатлар яздым,
Гаиләм кайда, шунда төш...
 
Урамнарда кеше колонналары. Иң олы бәйрәм! Без барысын да җиңәчәкбез! Порвем! Фейерверклар... Тоташ гүләү. Күпме кешенең йөрәге яңа яуларга алгысына. Мин тып-тын гына бабамны искә төшереп утырам. 9 май минем өчен тагын бер кат Хәтерне барлау көне ул. Истә... истә...

---
Интертат.ру
№ --- | 13.05.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»