|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2016 Ир белән хатын
Әйтергә микән, әйтмәскә микән?Консультациягә ир белән хатын килде. Хатын иреннән зарлана. Ире болай әйбәт кеше икән дә, әмма хатыны эчендә булган моң-зарлары белән уртаклаша башладымы, ире, тыңлап та бетермичә, сүзне өзә дә куя, ди. Эштәге күңелсезлекләр хакында сөйли башласа: «Башка эш тап!» — дип кырт кисә; ахирәтләреннән зарланса, башкалар белән дуслашырга куша. Хәтта сүз балалар турында барса да, шул ук хәл, ди. Әлеге күренеш бик күп гаиләләрдә күзәтелә. Эш нәрсәдә соң? Ирләр психикасы белән хатын-кыз психикасы бер-берсеннән бик нык аерыла. Хатын-кызларда баш миенең сизү, күзаллау, иҗат һәм алынган мәгълүматны гомумиләштерү өчен җаваплы уң ярымшары зуррак үсеш алган. Ир-ат белән исә анализлау, гамәлләр, мантыйк һәм сөйләм вазифасын үз өстенә алган сул ярымшар җитәкчелек итә.
Ир кеше башында туган сорау-мәсьәләләрне гамәлләр ярдәмендә чишә. Хатын-кыз исә карарны эчке уйлануларын бәян иткән вакытта кабул итә. Ягъни, ул сүйләм өчен җаваплы сул ярымшарын эшкә җигеп, күңелендәгене теленә күчерә һәм монолог ахырында уң ярымшар ярдәмендә нинди дә булса карарга килә. Әмма ир бит моны аңламый! Хатыны сөйләгәннәрне тыңлаганда ук ул вазгыятьне үз кулына ала: күңелсез ноталар ишетә икән, кәеф бозучыдан кискен төстә баш тарта. Күңелле хәбәр ишеткәндә дә ир кеше моны карар кабул итү өчен сигнал дип каршы ала.
Әйтик, хатыны ахирәтенең тунын үтереп мактый икән, ир кеше аны шул тунга кызыга дигән нәтиҗәгә килә. Әмма, яхшылык эшлим дип, хатынына шундый ук тун алып бирә икән, ике арада тагын низаг килеп туарга мөмкин. Хатыны бит ире алдында бары тик үзенең тәэсирләре белән генә уртаклашкан иде, ә тунның аңа бүтенләй башка түрлесе кирәк икән. Ир кеше, әлбәттә, моны хатынының капризы дип кабул итә.
Сәбәп, әлеге дә баягы, баш мие ярымшарларында. Уң ярымшардагы символларны аңлау һәркемнең дә хәленнән килә торган эш түгел. Моның үчен янәшәңдә психология үлкәсендә белемле әңгәмәдәшең булу зарур. Шушылардан чыгып, ирегезгә нәрсә сүйләргә һәм ничек сөйләргә кирәк икәнен уйлап карагыз инде.
Ә иң отышлысы – сереңне ахирәтеңә бушату. Әлбәттә, ахирәтең акыллы һәм зирәк булганда. Хәтта ул анык кына киңәш-мазар бирмәгән очракта да, борчуларыгызны уртаклашып, сез үзегезне бимазалап торган бик зур киеренкелектән котылачаксыз.
Психология үлкәсенә караган гади генә күнекмәләрнең зарурлыгы күннән-күн арта бара. Мин, мәсәлән, үземнең семинарларымда игътибарны һәм энергияне тормышта дүрес итеп бүләргә өйрәтәм. Кеше үзенең энергиясен биш төрле контекст-юнәлешкә бүлә: әти-әни, алар белән мөнәсәбәтләр; ирең (хатының); эш; мавыгулар; дуслар. Һәр контекстка якынча 20 процент күләмендә энергия сарыф ителә. Әгәр шушы контекстларның бер-икесе юк икән, аларга тиешле энергияне башка юнәлешләр үзенә ала.
Ирен консультациягә ияртеп килгән хатынның ике контексты – мавыгулары белән ахирәтләре юк булып чыкты. Шуның аркасында ул бар булган парын иренә чыгара да инде.
Кайбер хатын-кыз үз әнисен ахирәте урынына күрә, эчендәге барлык проблемаларын, ачыну-ярсуларын әнисе алдында түгеп, баласын үстерү-тәрбияләү өчен болай да күпме көч түккән ананың йөрәген тагын да какшата. Кемдер, балаларына артык зур игътибар юнәлтеп, аларны һичкайчан күз уңыннан ычкындырмыйча, балаларының мөстәкыйльлегенә чик куя.
Бу хәлләрдән чыгу юллары бик гади:
* ахирәтләрегез белән араны өзмәгез;
* күңелегезгә якын мавыгу-шөгыльләр уйлап табыгыз: чәчәкләр үстерегез, чигегез, рәсем ясагыз, җырлагыз,
* велосипедта йөрегез.
Гаиләгезгә тынычлык иңәр, тормышыгыз җайланыр.
--- |
Иң күп укылган
|