поиск новостей
Көн мәзәге
  • Күпчелек кешеләр акыллы. Әмма миңа ни өчендер гел азчылык очрый.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • • Рифат Фәттахов - продюсер
  • • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
Архив
 
05.05.2016 Шоу-бизнес

Илназ Баһ авыл өлкәннәрен Җиңү көне белән котлаган (ФОТО)

9 май – Җиңү көненә багышланган чаралардан эстрада артистлары да читтә калмый. Май бәйрәмнәрендә популяр артист Илназ Баһ Әлки районы Иске Алпар авылында узган бәйрәм чарасында катнашты. Биредә авылның өлкән кешеләре өчен зур бәйрәм оештырылган иде.

– Алпар авылы – бик матур, чиста татар авылы. Биредә яшәүче әби-бабайлар өчен искиткеч күңелле бәйрәм оештырылды. Авылда җыр-моң сөюче халык яши, рәхәтләнеп кушылып җырладылар, биеделәр. Казаннан шулай ук Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган артистлары Люция һәм Рөстәм Закировлар да кайтты. Авылның ямьле урамында концерт белән башланган бәйрәм Мәдәният йортында көйләнгән табын артында дәвам итте. Бәйрәм җылы мохиттә, рухи бердәмлектә узды, иң мөһиме – өлкәннәр канәгать калды, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Илназ Баһ.
 
 
Бәйрәмне авылын онытмыйча, гел ярдәм итеп торучы Казанда яшәүче Альберт Әхәт улы Мөхәммәтшин оештырды. Аның әле авылны торгызу, биналарны төзекләндерү буенча планнары зурдан, димәк, бу авылның киләчәге бар. Узган ел Альберт Мөхәммәтшин Иске Алпар авылы уртасында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндергән иде.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 04.05.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы