поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.05.2016 Шоу-бизнес

Лилия Гыйматдинова: Төп белемем белән горурланам, ә җырлау миңа рәхәтлек бирә

Лилия Гыйматдинова – татар эстрадасына чагыштыр­мача яңарак килеп кергән җырчы. Аның белән сәхнәгә килүе турында сөйләштек.

 
 
 
 
 
 
 



– Лилия, син, һөнәрең буенча, архитектор. Бу «престиж»лы эшеңне калдырып, нигә сәнгать дөньясына керергә булдың?
– Җыр өлкәсендә мин кечкенәдән кайныйм. Балалар бакчасына йөргәндә үк бәйрәм саен җырлаталар иде. Мәктәптә дә һәр бәйрәмдә катнашырга туры килде. Шәһәр Сабан туйларында җырлап йөрдем. Институтка кергәч, «Беренче курслар бәйрәме», «Студентлар язы» кебек фестивальләрдә дә үземне күрсәтергә мөмкинлекләр чыгып торды. 

– Җырлау синең яраткан шөгылең генә мени?
– Ул вакытта хобби иде. Шуңа карамастан, бу шөгыль җаныма рәхәтлек бирә. Архитекторлыкка укырга кергәнемә бер дә үкенмим. Белемем белән горурланам. 

– Эстрадага соңарып, гаилә корып, балалар тапкач кына килеп керү кыенлыклар тудырмадымы? 
– Мин бу турыда уйламыйм. Язмыш мине эстрадага үзе шул вакытта алып килде. Биш ел элек җырчы булу турында, гомумән, уйламый идем. «Алтын барс» һәм «ТМТV» премиясе алырмын дип башка да килмәгән иде.
 
 
– Мәктәпне тәмамлагач, нигә сәнгать юлыннан китмичә, архитекторлыкка укырга кердең?
– Җырлаудан башка, рәсем-сызымнар ясарга бик ярата идем. 11нче сыйныфта укыганда, бу минем өчен мөһимрәк иде.

– Бер өлкәне бөтенләй капма‑каршы булган икенче өлкәгә алыштырырга нәрсә этәрде? 
– 2013 елда тормышымда кү­ңелсез вакыйгалар булды. Ай ярым – хастаханәдә, ике ай өйдә ятарга туры килде. Шушы вакыйгадан соң эшкә чыгасым килмәде. Эш­тән киттем. Күңелем кабат җыр сәнгатенә тартты. Бер‑бер артлы өч җыр: «Әкият», «Янымда кал», «Ике ялкын»ны яздырдым. Аларның өчесе дә халык арасына тиз таралды, хит-парадларда алдынгы урыннарга чыкты.
 
– Сәнгать юлына керүеңне ирең ничек кабул итте?
– Ул мине һәрвакыт аңлый һәм ярдәм итә. Сигез ел тату гомер итәбез. Ачуланышулар да булмый түгел. Идеаль хатын булмасам да, үземчә бик тырышам. Ерак гастрольләргә чыгарга ризалык биргәнче, иң элек ирем белән сөйләшәм. Балаларны да күбесенчә ул карый. Әбиләре, апалары да булыша. Шулай да өйдән бер‑ике көннән озаккарак киткәнем юк.
 
– Бүген төп эшең кайда?
– Өйдә! Декретта бит мин. Кечкенә улым Рамилгә бер яшь тә ун ай гына әле. Олысы Ренат беренче сыйныфта укый.
 
– Пиар өчен нинди адымга бармас идең?
– Минем өчен беренче урында – гаилә. Үземә, гаиләмә, сәламәтлеккә зыян китерә торган тәкъдимнәрдән баш тартам. 
 
– Лилия, фигураңа карасаң, сине бер дә ашамый, ахры, дип уйларга була...
– Икенче улымны тапкач, 10 килога арткан идем. Бер елдан соң баланы имезми башлагач, кинәт ябыктым. Фитнес һәм дөрес туклану да ярдәм итте. Хәзер авырлыгым – 49 кило.
 
 
– Лилия, гаиләң белән дә таныштырып үт әле.
– Ирем минем кебек үк архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлады. Архитектура-проектлау фирмасында баш инженер булып эшли. Әтием бүлмә ишек­ләре кую фирмасында хезмәт куя. Әнием мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү идарәсендә эшли. Чаллыда яшиләр. Гөлназ исемле апам да автокалада. Сеңлем Алия Казанда төпләнде.
 
Фотолар: vk.com.

Әңгәмәдәш – Ландыш КӘБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.04.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»