поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
04.05.2016 Хәвеф-хәтәр

Су астында калган Тугыз турында: Авылда эчкечелек, проституция, урлашу киң таралды - бу афәттән гыйбрәт алыйк!

Төмән өлкәсендәге Тугыз дигән татар авылын су басу турында язган идек. Бу көннәрдә су бераз кими башлаган. Шушы авылда туып-үскән Мөнирә Сәгыйдуллина 3 май көнне Фейсбукта менә нәрсә язды:

Су әкренләп кайта. Бу көннәрдә 1 метрга якын әзәйгән. Бүген Тугызга, ниһаять өлкә телевидениесе килеп репортаж әзерләп йөри. телевидение белән бергә район башлыгы Рамай Фаридович та килгән. Шулай ук санэпидемнадзордан да вәкилләр килеп суның чисталыгын кабат тикшерә. Район башлыгы халыкка бар яктан ярдәм итәргә вәгъдә итте. Моңарчы төзелмәгән юлны да төзетергә дип сүз бирде.Иртәгә авылга Якушев киләчәге билгеле булды. Халык исә, ник моңарчы килмәде, су кайта башлады бит инде, дигәч төрлечә акланырга тотынган. Янәсе губернаторның моннан да "важные дела" бар. Халыктан да важный нинди эше бардыр губернаторның, билгесез...

Иманга утырыгыз, якташларым!
Соңгы атнада йокысыз төннәр, кайгылы көннәр кичерергә туры килде. Туган төбәгем Вагай районы Тугыз авылы су астында калды. Монда минем нәсел чылбырының очлары бәйләнгән, туганнарым гомер итә. Бала чактан рамнарында уйнап үстем, печән чаптым, җиләк җыйдым. Һәм шушы авыл су астында. Юк, булмас, мөмкин түгел. Тик чынбарлык коточкыч һәм аяныч булып чыкты. Мин аларга ярдәм итү теләге белән янып-көеп йөрдем. Ничек ярдәм итим, ничек бу афәттән коткарыйм?
 
Шактый уйланырга туры килде: ни өчен, нинди гөнаһлар өчен тугызлыларга мондый афәт килде? Аллаһы Тәгаләнең бу сынау тиккә түгелдер. Димәк уйланыр чак җитте. уйлашыйк, иманга утырыйк, башларны саҗдәгә иеп Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйк. Бу афәттән гыйбрәт алыйк. 
 
Авылда эчкечелек, проституция, урлык киң таралды. Татар авылы була торып дуңгызлар да берара карап алдылар. Ә бит авылда Астана дигән иске урын да бар. Дуңгыз нәҗесе аларның да, дин тоткан бабаларыбыз күңелен дә рәнҗеткәндер мөгаен. Хәзер халык Алланы да, мулланы да танымый, санашмый. Зинһар, Ходайга сыеныйк, иманлы булыйк, якташлар. уяныгыз,иманга инегез"
 
Су басудан ФОТОлар: http://matbugat.ru/news/?id=14737

Су басудан ВИДЕО: http://matbugat.ru/news/?id=14763
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.05.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы