|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2016 Шоу-бизнес
Хәния Фәрхи: "Гайбәтләрне кем чыгарганын беләм: таксист мине видеога төшереп, интернетка элгән"Мин барып кергәндә, аларның Чистайга концерт куярга китәргә әзерләнгән чаклары иде. Мин шул әзерләнүне күзәтеп, Хәния апаның чәчен ясатканын башыннан-ахырына кадәр карап утырдым. – Хәния апа, Сез Мәскәүдә укыгансыз. Анда ничек барып чыктыгыз?
– Безнең яклар (Башкортстанның Тәлешле районы, Салаюа авылы – ред.) гадәттә йә Екатеринбургка, йә Мәскәүгә китәләр, чөнки бездән 20 чакрым гына ераклыкта тимер юл станциясе бар иде. Шул тимер юлга чыгасың да, поездга утырып китәсең. Ә минем Мәскәүне сайлау сәбәбем гади – анда әнинең абыйсы һәм әнинең сеңлесе яши, башка туганнар да күп иде. Мәскәүдә 7 ел чамасы яшәдем. Текстиль училищесында, текстиль институтында, Ипполитов-Иванов исемендәге музыка институтында (бик тә данлыклы, дәрәҗәле, Зыкиналар, Пугачевалар белем алган уку йорты ул), соңрак филармониядә укыдым. Филармониядә укыганда композитор Рифкат Сәйфетдинов оештырган “Бәйрәм” ансамблендә җырладым...
– “Бәйрәм” татар тамашачысы өчен зур ачыш булган иде. Магнитофон кассеталарын кулдан-кулга йөртеп, күчереп яздырып тыңлый идек. Сезнең исем дә шул вакытлардан истә калган. “Бәйрәм” чорын сагынасызмы?
– Минем монда һаман да бәйрәм (көлә). Үзем җитәкче, үзем укытучы, үзем сценарий авторы, үзем режиссер. Кыскасы, үземә-үзем хуҗа.
– Хәния апа, тавышыгыз элек ничек саф булса, хәзер дә шулай кебек. Ничек бер дә үзгәрми ул?
– Тавышым ярты тонга калынайды хәзер. Минем сүз бирсәм үти торган гадәтем бар. Узган ел бер депутатка ярдәм итеп йөргән идем. Бер генә авылны да калдырмыйча концерт куйдык. Ә авыл клублары бик салкын. Нык кына салкын тидереп, чирләдем, тавышым бетте, әмма җырларга туры килде. Менә шуннан соң тавышым калынаеп калды.
– Тавышсыз килеш ничек җырларга була соң ул?
– Аны миңа Мәскәүдәге укытучыларым өйрәтте. Кешенең эчке, яшерен мөмкинлекләрен “тартып” чыгару кебегрәк ул. Сөйләшергә тавыш юк, ә җырлаганда чыга. Әмма юләрлек булган ул тавышсыз килеш җырлап йөрү. Шунда ук сырхауханәгә кереп ятасы калган да бит...
Ире, кызлары, оныклары белән.
– Сез һәрвакыт “тере” тавышка җырлыйсызмы?
– Төрлечә була. Бу аппаратурага, температурага бәйле (көлә). Әмма бөтен концертны фонограммага җырлап чыкмыйм билгеле, фонограмма белән, күп булса, бер-ике җыр башкарыла. Мәсәлән, бик зур диапазонлы җырлар бар. Бераз гына салкын тидеме, аларны җырлап булмый. Концерт барышында төшереп калдырырга да ярамый ул җырларны. Ник дигәндә, мин сценарийны бөтен җырлар бер-берсенә бәйләнеп барырлык итеп язам. Һәрбер җырны ниндидер вакыйгага “төреп” бирергә кирәк.
– Хәния апа, чыннан да, һәр җырыгызны кечкенә генә спектакль кебек башкарасыз. Бу театрда эшләп алу (Хәния Фәрхи заманында Күчмә театрда актер булып эшләгән – ред.) нәтиҗәсеме?
– Анысы да бардыр инде. Табигатьтән, нәселдән килгәне дә. Минем әти үзе бер актер иде бит. Тальянда уйный, бик матур итеп җырлый иде. Аның сөйләгәнен тыңларга бөтен авыл яшьләре җыела иде. Әни дә яшь чагында бик матур җырлый иде. Дәү әтием (әтинең әтисе) дә тальянда сыздыра иде. Без үзебез алты бала идек, әтинең абыйсының биш баласы да бездә үсте. Менә шундый бик зур гаилә идек, төрле чаклар булды. Әмма тормыш шактый авыр булса да, барыбыз да җырга-моңга тартылдык.
– Хәзер туган авылы-гызга кайткалыйсызмы?
– Туган авылым күптән бетте инде. Мин 1 класска барганда, әти башка авылга яңа йорт салды. Мин үзем дә әти кебек. Үзем Казанда кеше фатирында яшим, ә үзем авылымда йорт салам. Габделхәй белән менә шул йортны салган вакытта таныштык та инде. Ул төзүче, төзелеш фирмасында баш инженер иде. Йортны ул төзеп бетерде. Авыл бетте, ә безнең йорт тора. Җае чыккан саен кайтырга тырышабыз. Бөтен кирәк-яракларыбыз бар, урыны искиткеч матур, безнең яннан ук диярлек тайга башлана. Ике ел элек кенә бәрәңге бакчалары булган урыннарда таеп егылырлык җир җиләге, каен җиләге үсә. Күрше авыллардан җиләк җыярга киләләр хәтта. Менә шулай буш авылга кайтып йөрибез, бик сагындыра, аннан да якын җир юк кебек...
– Габделхәй абый белән ничә ел яшисез инде?
– Быел 22 ел була. Моннан 22 ел элек, август аенда никах укыткан идек.
– Аның Сезгә насыйп яр икәнен ничек чамаладыгыз?
– Ошады. Ярыйсы иде! Чибәр иде! (Хәния апа, елмаеп, көзге янында торган фотосурәтне алып, миңа сузды). Менә бит, кара әле, ничек яратмаска мөмкин инде мондый кешене?!
– Ә хәзер ничек? Хисләрегез һаман да элеккечәме?
– Гөлләр кебек! Төрлечә була инде, билгеле. Без гел бергә бит. Кайчагында эш мәсьәләсендә талашып китәбез, әмма бер мизгелдән киеренкелекнең эзе дә калмый.
– Эш мәсьәләсендә талашканда кем “җиңә”?
– Мин хатын-кыз, профессионал буларак: “Кем соң әле син мине өйрәтергә!” – дип сүземне сүз итәм. Ә аннары, кайтып төшәм дә: “Туктале, бу дөрес әйтә бит”, – дип уйлыйм. Әмма кайчагында ул да арттырып җибәрә. Без бит көне-төне бергә, ул йөгерә-чаба, оештыра, залда утыра. Ул миңа бүтәнчәрәк карый, күрә һәм залда утырган бөтен тамашачы да миңа нәкъ аның кебек карый дип уйлый. Менә шуңа күрә аның үз карашын тагарга теләве аркасында сүз чыга да инде.
– Сез көне-төне юлда. Мондый тормыш арытмыймы?
– Төрле чак була. Өйдә утырсам, киресенчә, ныграк алҗыйм кебек мин.
– Әниегез Фәния апага ничә яшь? Ул кайда, кем белән яши?
– Аңа 10 мартта 86 яшь тулды. Бик матур итеп туган көнен уздырдык. Хәзер авылда үз йортында үзе генә яши. Хәер, үзе генә дип әйтү бик үк дөрес булмас. Энем Салават гаиләсе белән шул ук авылда. Улы Айнур көн саен әни янына кунарга килә. Сеңлемнең өч баласы, алар да гел шунда. Мин дә хәлләрен белешеп, көненә әллә ничә мәртәбә чылтыратып торам.
Әнисе Фәния апа.
– Әниегез Сезнең җырлаганны яратамы?
– Яратадыр инде. Карый болай. Турыдан-туры эфирда утырырга туры килсә, гел: “Әни, телевизорны кабыз”, – дип чылтыратам, сәлам әйтәм, кул болгыйм.
– Ә үзегез тыңлыйсызмы җырларыгызны?
– Тыңлыйм. Тик күпчелек очракта ничек язылды икән дип һәм тәнкыйть күзлегеннән чыгып кына тыңлыйм.
– Ә тәнкыйтьсез генә тыңлаганы, иң яратканы бармы?
– “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Утыр әле, әни, яннарыма”... Һәрбер җырымны яратам анысы. Язмыш турындагылары да, үзем иҗат иткәннәре дә бик якын. Үзем иҗат иткән 17ләп җырым бар. Күбесе беренче иремнән аерылган вакытларда язылган. Аерылуны бик авыр кичердем, минем өчен зур фаҗига булды ул. Җыр иҗат итәргә шул да этәргеч биргәндер, күрәсең. Мәсәлән, “Арала бу газаптан” дигән җырымны трамвайда барганда, 5 минут эчендә язып аттым. Заманында бик популяр иде ул. Менә әле хәзер элекке җырларны яңартып чыктым, концертларда башкарам. Тамашачы бик яратып тыңлый, кушылып җырлап утыра.
– Хәния апа, Сезгә кайсы җыр популярлык алып килде?
– “Сагынам сине, Питрәч”, әлбәттә! Ул чагында мин әле җырлый гына башлаган идем. Питрәчне татар районы буларак без “ачтык” дисәм дә ялгыш булмас, мөгаен. Ул заманнарда татар җырчылары керәшен авылларына бик бармыйлар иде. Ә без бер ай буе Ленино-Кокушкино кунакханәсендә яшәп, якын-тирәдәге авылларда концертлар куйдык. Шунда мине Питрәч райкомының беренче секретаре чакыртты да: “Безнең районга атап җыр яза аласызмы?” – диде. Башта бик борчылдым, башкара алмам дип курыктым. Әмма Ленино-Кокушкино кунакханәсендә чакта үзеннән-үзе язылды ул җыр.
– Сезнең “Питрәч”, “Әлдермеш”ләр бар. Ә менә үзегезнең туган авылыгыз турында берәр җыр бармы?
– Нинди генә авыл турында җырласам да, күз алдыма үземнең туган ягым килә. Җырдагы һәр авылны үземнекедәй итеп җырлыйм.
– Татар эстрадасының башка җырчыларын тыңлыйсызмы?
– Барысын да тыңлыйм. Салаватны армыйча тыңлый алам. Зәйнәпне нык яратам. Зөфәрнең “Учларыма сал йөрәгеңне” җырын яратып тыңлыйм, Айдарны, яшьләрдән Раязны (Раяз Фасыйхов – ред.), Филүсне (Филүс Каһиров – ред.) тыңлыйм. Алар белән аралашып торабыз, бик якын итәләр (ихлас күңелдәндер дип уйлыйм). Менә 55 яшьлек юбилеемны Мәскәүдә, Кремльнең концертлар залында уздырдым. Узган ел, 1 ноябрьгә билгеләнгән иде ул, билетлар да сатылып беткән иде. Әмма нәкъ шул көнне илдә траур игълан ителде (Синайда Русия очкычы шартлавы сәбәпле – ред.) һәм концертны күчерергә туры килде. Күчерсәк тә, бер кеше дә вакытым юк димәде, Татарстаннан да, Башкортстаннан да бөтен артистлар килде, урыс эстрадасы җырчылары да котлады.
– Ул залда концерт оештыру дәрәҗә саналамы?
– Ничек саналмасын! Ул бит илнең иң зур сәхнәсе. Бу бит Русия күләме. Анда бөтен шәһәрләрдән концерт карарга киләләр.
– Бүгенге татар эстрадасы турында ниләр уйлыйсыз?
– Әйбәт дип уйлыйм! Мин гомумән кеше хурлауны яратмыйм. Гадәттә, үзе бер юньле әйбер дә эшли алмаган кеше, әллә кем булып, башкаларны тәнкыйтьли. Яшьләр киңәш, ярдәм сорап киләләр икән, булышырга тырышам. Үземнең яздыру студиям бар, яшьләр шунда җырлар яздыралар, аранжировкалар эшләтәләр.
– Бауман урамында Сезнең йолдызыгыз бар. Исемегезнең аяк астында ятуы күңелегезгә тимиме?
– Голливудтагы йолдызлар да аяк астында, яннарына барып-барып фотога төшәләр. Аңлаган кеше аңлый аны. Өстенә басып китүченең гөнаһы үзенә. Йолдызым янында фотога төшүчеләр күп, горурланып, яратып “контакт”тагы битемә шул фотоларны җибәрәләр. Мине күрә белгәннәр икән, Әлфия апа, Илһам абыйлар белән янәшә куйганнар икән, бер дә күңелемә тими, горурланам гына.
– Контакт дигәннән, “Вконтакте” сайтында үзегез “утырасызмы”, әллә инде Сезнең өчен җавап язучы махсус кеше бармы?
– Әле менә ике көн рәттән берәү: “Үзегез утырмыйсыз бит”, – дип җәфалый. Әлбәттә, үзем утырам. Бер генә хәбәрне дә җавапсыз калдырмыйм, бала-чагаларга кадәр җавап бирәм. Юлда йөргәндә вакыт күп бит, интернетка керергә дә, язышырга да, кирәк әйберне укырга да җитә.
– Хәния апа, “фәлән яшькә кадәр җырлыйм да, сәхнәдән китәм” дигән уегыз юкмы?
– Алай итеп уйлаганым, план корганым юк хәзергә. Әмма җырлаудан туктасам, студиям бар, офисым бар, нинди дә булса эш ачарга мөмкинлегем бар. Бер дә тик тора торган кеше түгел мин. Әйтик, матурлык салоны ачарга дигән бер уем бар иде. Әмма гастрольгә йөргәндә андый эшкә алынып булмый шул. Соңыннан күз күрер инде анысы.
– Моннан берничә ел элек интернетта Сезнең хакта “салырга ярата” дигән гайбәтләр таралган иде...
– Беләм мин ул гайбәтнең чыганагын... Ул вакытта минем апам үлеп киткән иде. Аны җирләп кайттым да, җанымны кая куярга белмичә, чыннан да, бераз эчеп, таксига утырып, елап, Казанны урыйсым килде. Шул таксист, видеога төшереп, интернетка чыгарган мине. Шуны бөтен кеше сөйләде. Мин бер дә эчмим дип әйтмим анысы. Концерттан соң табын янында бераз утырып алырга мөмкинбез, берәр бокал шампан шәрабе эчеп куярга була. Әмма ипи тотып ант итә алам, сәхнәгә (мартта эстрадада эшли башлавыма 31 ел булды) бервакытта да эчеп чыкканым юк. Ә калган вакытларда бар да кешечә. Дуслар белән дә җыелабыз, табын да корабыз, табигатьтә дә утырабыз. Кешенең сөйлисе килә икән, сөйләсеннәр. Минем гайбәтләргә әлләни исем китми. Залларымның буш булганы юк, яраткан тамашачы барыбер килә. Кем белә, “кая, исерек Хәнияне күрим әле” дип килүче дә бардыр, бәлки...
– Хәния апа, өегез зур, матур. Аны кем тәртиптә тота, җыештыра?
– Ашарга пешерү күбрәк минем өстә. Ә калган бөтен хуҗалык эшләрен Габделхәй белән бергә башкарабыз. Хәзер өйне элеккечә бөртекләп җыештырып кына торам дип әйтә алмыйм. Арыйм икән, тотам да ял итәм.
– Ә ничек ял итәсез?
– Габделхәйнең туган ягы Биектауга кайткалыйбыз. Шунда мунчалар кереп, ял итеп киләбез. Менә дигән өй салды Габделхәй, барысын да җиренә җиткереп, искиткеч матурлап эшләде. Алтын куллы ул. Хәер, “тудыйм-судыйм” гына булса мин аңа кияүгә чыгар идеммени инде?! (Көлә). Мин бит аны әллә күпме кеше арасыннан сайладым.
– Алар күп идемени?
– Күп иде. Минем иң матур вакытларым иде бит. Гел кеше күз алдында, сәхнәдә, юлда. Кызыгучылар күп булды. Әле дә (көлә).
– Хәния апа, Сезнең ике кызыгыз бар, алар ниләр белән шөгыльләнә?
– Олы кызым Алия финанс институтын тәмамлады, хәзер эшли. Ире Илнур белән ике кыз үстерәләр. Әминәгә октябрьдә 8 яшь тулды. Бик матур итеп татарча сөйләшә, авылны ярата, бию белән шөгыльләнә. “Дорога из города” төркемендә бии. Минем концертларда да чыгыш ясый. Ясминәгә 2 генә яшь, анысы әлегә үз телендә генә сөйләшә. Кече кызым Алсу шулай ук финанс институтында укый иде, Русланга кияүгә чыккач, читтән торып укуга күчте дә, юридическийга керде. Шулай итеп, хәзер ике җирдә укый.
– Сез бүгенге тормышыгыздан, ирешкәннәрегездән канәгатьме?
– Аллага шөкер. Көн саен Ходай Тәгаләгә рәхмәт әйтеп туймыйм. Мине арттан этүче булмады, тешем-тырнагым белән тырышып ирештем барысына да. Бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәүче дусларым бар, рәхмәт аларга. Татарстанда бөтен мактаулы исемнәрне алдым, шөкер. 55 яшемә Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасына күрсәткән хезмәтләре өчен” медале белән зурлады. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән мондый хөрмәткә мин бик рәхмәтлемен. Киләчәктә дә шулай эшләргә, яшәргә язсын!
Чулпан ФӘТТАХОВА әңгәмәсе |
Иң күп укылган
|