|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2016 Фаҗига
Татарстанда юл һәлакәтендә яшь егетнең гомере өзелгәнАрча районындагы юл-транспорт һәлакәте кичә, 26 апрельдә 16:15 сәгатьтә булган. Һәлакәт Казан – Малмыж юлының 76 нчы чакрымында килеп чыккан. Югары тизлектә бара торган "Лада Ларгус” машинасы каршы як юлга чыгып, “Шевроле Авео” һәм “ВАЗ-2131" автомобильләре белән бәрелешә. "Лада Ларгус" машинасы белән 1959 елгы ир-ат идарә иткән. Һәлакәт аркасында аның пассажиры – 1996 елгы егет урында ук җан бирә. “Шевроле Авео” пассажиры булган хатын-кыз белән “Лада Ларгус” йөртүчесе хастаханәгә озатылган.
Сүз уңаеннан, ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, апрельнең 26 көнендә республика юлларында 16 кешенең гомере өзелгән, 304е тән җәрәхәте алган.
--- |
Иң күп укылган
|