поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бөтенегез интернеттан чыгып торыгыз әле, бераз ялгыз каласым килә.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
26.04.2016 Сәясәт

Татарстанның иң бай депутаты ачыкланды. Алар күпме акча эшләгән?

Татарстанның иң бай депутаты ачыкланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу исемгә Татарстан Дәүләт Советы вәкиле Рөстәм Сабиров лаек дип табылды. Былтыр ул 1,8 миллиард сум акча эшләгән. Хәтта ил башлыгының да кереме аныкыннан 200 мәртәбә кимрәк! Җитәкчеләр, депутатлар һәм түрәләрнең хисап тотар вакыты җитте.

Россия Президенты Владимир Путин узган ел 8 миллион 891 мең сум акча эшләгән. Бу – алдагы елдан 1 миллион 237 мең сумга күб­рәк. Ил башлыгы – 1,5 мең кв. метр­лык җир кишәрлеге, 77 кв. метр­лык фатир һәм кечкенә генә гараж хуҗасы. Путинның нинди машиналары барлыгын хәзер бөтен кеше белә: “ГАЗ М21”, “ГАЗ М-21” һәм “Нива”. Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев былтыр 8 миллион 767 мең сум керемгә ия булган. Премьер-министрның 49 елга арендага алган 4,7 мең кв. метр­лык җир кишәрлеге, 367,8 кв. метрлык фатиры, “ГАЗ-20” һәм “ГАЗ-21” маркалы машиналары бар.
 
Россия Дәүләт Думасы де­путат­­­ларының да былтыргы ке­ремнәре билгеле булды. Спикер Сергей Нарышкин узган ел 9 миллион сум акча эшләгән. Иң күп акча эшләгән депутатлар исем­ле­генә Леонид Симановский (907,6 миллион сум), Николай Борцов (799 миллион сум) һәм Александр Кретов (415,4 миллион сум) эләккән. Инде Дәүләт Думасына Татарстаннан сай­ланган халык вәкил­ләренә килсәк, беренче урын бу юлы да Айрат Хәй­руллин кулында. Аг­рар мәсьә­ләләр буенча комитет рәисе урын­басары был­тыр 225,5 миллион сум акча эшләгән. Икенче урында – Ирек Богуславский (173,1 миллион сум), өчен­чедә – Ришат Әбү­бә­керов (42,7 миллион сум). Ринат Хәйров – 19,9, Фатыйх Сибагатуллин – 11,4, Александр Сидякин – 10,5, Әлфия Когогина – 8,5, Радик Ильясов – 7, Марат Бариев – 5,8, Тимур Акулов белән Марсел Гали­мәрдәнов – 5,6шар, Илдар Гыйльметдинов – 5,3, Виктор Пеш­ков – 5,5, Евгений Гришин белән Роман Худяков 4,7 миллион сум акча эшлә­гәннәр.
 
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да начар яшәми. Беренче урында – Рөстәм Сабиров. Былтыр ул, “Татнефтепродукт” компаниясе акцияләрен сатудан дип аңларга кирәк, 1,8 миллиард сум акча эшләгән. Алдагы елда аның кереме 16 миллион сум гына булган. Сабировның хатыны исә 298,7 миллион сум керем алган. Икенче урында – “Кулон” шир­кәте директоры Альберт Фәхретдинов. Депутат узган ел 696 миллион сумнан артык акча эшләгән. Өченче урындагы Анастасия Колесова 336 миллион сумга баеган. 
Дәүләт Советы җитәк­че­лә­ре­нең исә керем­нәре тыйнаграк. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин – 11, аның урынбасарлары Юрий Камалтынов – 3,7, Римма Ратникова – 4,3, Татьяна Ларионова исә 2,6 миллион сум акча эшләгән.
 
Иң яхшы түрәләр ачыкланды
 
Ә Татарстанның рәсми порталында түрәләрнең электрон Мактау тактасы пәйда булган. Хәтерләсәгез, бу эшне узган ел ахырында Рөстәм Миңнеханов кушкан иде. Нәтиҗәсе күз алдында. Иң алдынгы 15 дәүләт хезмәткәренең исем-фамилияләре билгеле.
 
Татарстан Президенты Мактау тактасының нигә кирәк икәнен дә аңлатты. Аның сүз­ләренә караганда, алдынгылар исемлеген төзү хезмәткәрләр арасында кызыксыну уятып кына калмыйча, дәүләт эшенең абруен да күтәрәчәк. Мактау тактасына эләгүнең шартлары да бар. Мә­сәлән, үз бурычларыңны тиешен­чә башкарырга, эш урынында югары уңышка ирешергә, дәүләт хезмәтендә ким дигәндә өч ел эшләргә кирәк. Кандидатларны хакимият органнары җитәкчелә­ре тәкъдим иткән. Татарстан Пре­зиденты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты мәгълүматларына караганда, барлыгы 32 гариза кабул иткәннәр. Мактау тактасына 15 дәүләт хезмәткәре эләккән. Исем­лек әнә шул кадәр кешегә исәпләнгән. Алар арасында сигез ир-ат һәм җиде хатын-кыз бар.
 
Иң-иңнәрне алфавит тәрти­бендә урнаштырганнар. Арада иң күренеклесе – егерме елдан артык Татарстан финанс минис­тры урынбасары вазыйфасын башкаручы Алексей Шишкин. Ул исемлекнең соңгы баскычында. Хатын-кызлар арасыннан Татарстан Сәламәтлек саклау министр­лыгының медицина эшчәнлеге стандартларын һәм сыйфатын кү­зәтеп тору идарәсе җитәкчесе Галина Лысенко да бар. Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратында иң кыйммәтле кадр – социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин. Кайберәүләр исә Мактау тактасы янәшәсендә тагын бер исемлек төзергә киңәш иткән. Биредә үз эшен начар башкаручы түрәләр­не теркәп бармакчылар. Кем бе­лә, бәлки бу теләк тә чынга ашар. Күптән түгел Президент Аппараты утырышларының берсендә дәүләт хезмәткәрләренең эшчән­ле­ге нәтиҗәсен бәяли торган электрон система булдыру турында сөйләшкәннәр.

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы