|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2016 Матбугат
“Күңел радиосы” директор урынбасары Альбина Исмәгыйлева белән ӘҢГӘМӘБу атнаның кояшлы иртәсен “Күңел радиосы”ның директор урынбасары Альбина Муллахәнҗәр кызы Исмәгыйлева башлап җибәрә.– Хәерле иртә, Альбина! Гадәттә, иртәгез нәрсәдән башлана? – Хәерле иртәләр, Эльза! Иртәм сәгать алтыда, иртәнге душтан башлана. Иртәнге чәйне эчкәндә үзебезнең “Күңел радиосы”н ачып куям. Төгәл җидедә телевизордан яңалыклар чыгарылышын карыйм. Ә инде редакциягә барган арада машинада төрле радиостанцияләрне тыңлап алам.
– “Күңел радиосы” кайчан оешты? Нинди үзгәрешләр кичерде? Шул хакта сөйләшеп алыйк әле.
– Ул 1995 елда Чаллыда чыбыклы радио буларак эшли башлаган. 1997 елның августында 67.79 УКВ ешлыгында тулы көч белән җыр-моңнарны таратуын дәвам иткән. 18 ел дәвамында бихисап тапшырулар дөнья күрде, шәһәр күләмендәге акцияләр, Сабантуйлар, шоу-программалар уздырылды. Эфирда бик күпләрнең тавышлары яңгыраса да, беренче көннән үк халык күңелен яулаган алып баручылар бүген дә алыштыргысыз: Резеда Шакирова, Гөлия Хәйдәрова, Зөһрә Фатыйхова, Лилия Закирова, Райнур Вахитов – “Күңел”нең йөзек кашлары.
– Сез дәүләтнекеме? Нәрсә хисабына яшисез?
– “Татмедиа” җитәкчелегендә эшлибез. Алар гел безгә ярдәм итеп торалар. Ләкин күпмедер дәрәҗәдә үзебезнең керемнәр дә бар.
– Сезне кайларда тыңлыйлар?
– Моңа кадәр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск шәһәрләрендә генә тыңласалар, хәзер чикләрне киңәйттек: ике ел инде безне Биектау, Саба, Мамадыш районнары да ишетә. Әлбәттә, радио белән генә чикләнмибез. интернет аша, спутник ярдәмендә безне Җир шарының төрле төбәгендә тыңларга була.
– Радиода ничә кеше хезмәт куя?
– Башлыгыбыз – Зөфәр Дәүләтшин. Барлыгы биш алып баручы эфирда эшли, тагын яңалыклар бүлеге, сайт мөхәррирләре, ике тавыш режиссеры бар.
– Тыңлаучыларны күбрәк нинди сораулар борчый?
– Ооо, безгә кемнәр генә шалтыратмый! Өйләрендә кайнар су бетсә дә, телевизорлары күрсәтмәсә дә, хатыннары белән cүзгә килсәләр дә бездән киңәш сорыйлар. Эфирдагы алып баручылар барлык кешегә дә ярдәм итәргә тырыша.
– Чаллыда “Татар радиосы” филиалы эшләп килә. Сезнең арада конкуренция бармы?
– 18 ел элек “Күңел радиосы” бу якларда татар телендә сөйләүче бердәнбер радиостанция иде. Шуннан соң “Болгар радиосы” сөйли башлады, аннары “Татар радиосы”. Үзара без, әлбәттә, конкурентлар. Әмма конкуренция яңа сулыш алып, яңарып эшләргә бер стимул гына тудыра. Һәр радионың үз йөзе, сөйләү стиле, тыңлаучылары бар. Шуңа күрә бер-беребезне хөрмәт итеп, аралашып яшибез.
– Нинди өч сыйфат сезне башка радиолардан аерып тора?
– Татар теленең матурлыгын, халкыбызның моңлы җырларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүне максат итеп куябыз.
– Сездә нинди юнәлештәге җырлар куела?
– Хәзер тыңлаучылар җырларга карата бик таләпчән. Коллектив белән җыелышып һәр җырга бәя бирәбез. Арабызда музыкаль белемле хезмәткәрләр дә бар. Шулай ук композитор, шагыйрьләр фикеренә дә таянабыз. Плейлистта классик җырчыларның алтын тавышлары да, заманча хитлар да урын алып тора.
– Үзегезнең вазыйфа турында да бер-ике сүз...
– “Күңел радиосы”нда эшчәнлегем студент елларыннан ук башланды. Кастинг аша узып, яшьләр өчен әзерләнә торган тапшыруның алып баручылары буларак эфирга чыктык. Яңалыклар бүлегендә дә хезмәт куйдым, музыкаль редактор вазыйфаларын да башкардым. Инде 14 ел яраткан эшемдә эшлим. Әлбәттә, бердәм команда булганда гына эшнең нәтиҗәсен күреп була. Барлык җиңүләр дә безнең уртак сөенечләр. Киләчәктә тормышымны гаиләмә багышларга җыенам. Ләкин “Күңел”дән читләшергә уйламыйм. “Күңел” һәрвакыт яңа идеяләр белән янып яши. Аларның барысын да тормышка ашырырга Ходай исәнлек кенә бирсен, иншаллаһ!
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|