• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Марат Яхъяев
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • 13 Июль Рифкать Хисмәтов
  • 13 Июль Лилия Йосыпова
  • 13 Июль Алмаз Шәрифуллин
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

20.04.2016 Язмыш

Нәҗип Бәдретдинов: "Иң зур үпкә"

Әтием Нәҗметдин,эштән бушаган ял вакытларында, сирәк кенә булса да, кулына гармунын алып утырырга ярата торган иде. Башта үзенең яшь чактагы көйләрен искә төшереп уйнап ала, аннары балта эшеннән сөялләнеп каткан бармакларына карап зарланып куя. Соңрак, әле күптән түгел чыккан, күңеленә хуш килгән җырларны уйнамакчы була, отып бетерә алмаган җирләрен миннән сорый. Аннары, бераз дәрте басылгач, миңа: «Әйдә, ал әле баяныңны, бергә уйнап карыйк», – дия иде.

Андый минутларда ул елмая, күзләрендә егетләргә хас дәрт очкыннары кабына иде. Мондый «концерт»ларның ахырында, гадәттә, әтием үзенең үги әтисенә булган зур үпкәсен сөйләмичә калмый иде. Мин: «Ярар инде, моны сөйләгәнең бар бит инде», – дисәм дә, ул барыбер үзенекен итә – йөрәгендә уелып калган төзәлмәс ярасын тагын бер кат яңарта иде...

Әтием Нәҗметдиннең үз әтисе, (ягъни, минем бабай) аңа өч яшь чагында ук дөнья куя. Көзге салкын көнне әвен сукканда туңып кайта да, үпкәсе шешеп, өч көн эчендә үлеп тә китә. Ике бала белән калган әби, ялгызы гына исән калып булмавын аңлап, Мөгаллим исемле кешегә кияүгә чыга. Узган гасырның утызынчы еллары бу, авыл халкы ачлыктан качып шахталарга китә. Бу гаилә дә Ерак Көнчыгышка – Владивостокка юл ала. Бәхетсезлек үзе генә йөрми диләр, чит җирләрдә дә аларны фаҗига көтә икән. Шахтага урнашып әйбәт кенә эшли башлаган Мөгаллим, күмер чапканда кәйлә белән шартламый калган динамитка сугып, ике күзсез кала. Шулай итеп, утызны гына узган ир сәламәтлеген Ерак Көнчыгышта калдырып, хатыны, балаларына ияреп кире туган авылы Шайтан Елгага (хәзерге Урта Саба) кайтып китәргә мәҗбүр була.
 
Тормыш дәвам итә. Мөгаллимнең үз балалары да туа. Күзләре күрмәсә дә ул йорт тирәсендәге бөтен эшләрне дә башкарырга тырыша. Мал асрыйлар, җитәкләп йөрүче ярдәме белән урманнан “уфалла” арбасы белән утынын, печәнен ташый, бакча эшләреннән дә читтә калмый. Кыскасы, төшенкелеккә бирелеп ятмый, тулы канлы авыл тормышы белән яши.
 
Көннәрдән бер көнне хуҗа “үз күңелемне юатырлык булса гына да өйрәнә алмам микән” дип, гармун сатып ала. Тик гармун уйнарга өйрәнү өчен теләк кенә җитми икән шул. Моңарчы үзенең сихри тавышы белән кемнәрнедер шатландырган, кемнәрнедер елаткан уен коралы яңа хуҗасына буйсынырга теләми.
 
Йорт хуҗасы өчен гармун кирәксез бер җиһазга әйләнсә, бәләкәй Нәҗметдин өчен ул үзенә тартып торучы бер могҗизага әверелә. Ике, өч тапкыр кулга алуга, малай барлык көйләрне дә уйный башлый. Көйләрнең яңгырашы аны гүзәллек дөньясына алып китә. Көйләр аша ул сүз белән әйтеп булмый торган моң-зарларын башкаларга җиткерергә тырыша. 
 
Гармун дөрес яңгыраганда җыр-моңны аңлый белгәннәрнең күңелләренә дәва ул. Ләкин артыкка китсә, ул музыкага гашыйк кешеләрнең дә башын авырттыра. Шахтада сукыр калган Мөгаллимгә дә беренче чиратта тынычлык кирәк булгандыр. Бер яктан ул малайның уйный белә башлавына шатланса да, вакытлы-вакытсыз шыңгырдаган “шайтан тартмасы”ннан котылу нияте белән гармунны сатарга уйлый. Иптәшләре арасында гармунчы буларак танылып килүче Нәҗми әтисенең бу карары белән килешә алмый. Үзенең бердәнбер сердәшен саттырмас өчен ул әнисен дә үгетләп карый, әтисенә дә ялына. Тик – файдасыз. Нервылары какшаган атаның бу турыда сөйләшәсе дә килми.
Беркөнне Мөгаллимнәрнең капка төбенә таныш булмаган җигүле ат килеп туктый. Малай аңлап ала: гармунны алырга килгәннәр. Гармун яңа хуҗа кулына күчкәч Нәҗми күңеленең ярсуын тыя алмыйча кычкырып елап җибәрә һәм гармун каешына барып ябыша: “Әти, зинһар, гармунны сата күрмә!”
 
Тик малайның акырып елавы өлкәннәрнең күңелен йомшарта алмый. Яшь гармунчының йөрәгендә гомер буе онытылмаслык яра калдырып, җигүле ат күздән югала.
 
Гармуныннан мәхрүм итсәләр дә, Нәҗметдиннең җыр-моңга булган мәхәббәте сүрелми, киресенчә, көннән-көн арта гына бара. Кайда гармун тавышы ишетелә, Нәҗметдин шунда. Тирә-яктагы гармунчыларның барысы белән дә таныш, аларның осталыгына үзенчә бәя бирә, сирәк кенә булса да гармун хуҗалары рөхсәт иткәндә, яраткан уен коралында уйнап, күңелен баса. Бу мизгелләрдә ул үзен бик бәхетле хис итә. “Эшли башлау белән иң беренче итеп гармун сатып алачакмын”, – дип хыяллана ул.
 
13-14 яшеннән хезмәт юлын колхозда өлкәннәр белән беррәттән таңнан караңгыга кадәр эшләп йөрсә дә, Нәҗметдиннең хыялы тормышка ашмый. Ә инде унбиш яше туласы көннәрдә Бөек Ватан сугышының башланып китүе гармун турындагы уйларны онытып торырга мәҗбүр итә.
Ниһаять Җиңү көне дә килеп җитә. Бөтен җирдә җыр, музыка яңгырый, ә егет булып җиткән Нәҗметдиннең хыялы һаман да тормышка ашмаган. Югыйсә инде гармун алырлык кына мөмкинлекләр булды бит. Әнә, йөри торган велосипеды да гармуннан арзан түгел. Тик моның үз сәбәбе бар. Егеткә теләсә нинди гармун ярамый. Аңа авылдашы Фәйзрахман абый уйный торган гармун гына кирәк. Нимес аккордеоныннан үзгәртеп эшләнгән бу “венский” гармунны бертуган Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарның абыйсы Хәбибрахман ясаган. Унсигез телле, җиздән эшләнгән биш планкалы бу уен коралы Фәйзрахман абый кулында бөтен халыкны берьюлы сихерли торган могҗизага әйләнә. Оста анда хәтта башка гармуннарда уйнап булмый торган “Сәйдәш маршы”н да башкара.
 
Чыннан да, бу гармун Нәҗминең элек уйнаган уен коралларыннан нык аерылып тора. Беренчедән, диапазоны зуррак булуы репертуарны киңәйтергә мөмкинлек бирсә, икенчедән, сул якта тальяндагы ике аккорд урынына унике төймә. Алты пар бас һәм аккорд. Бу инде уң якта уйнаган көйләргә тулы аккомпанимент ясарга мөмкинлек бирә. Тальянда сул якта минор аккордлары булмаганлыктан, мажорга нигезләнгән көйләрне генә уйнап булса, бу гармунда минорга нигезләнгән, сугыштан соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрне дә башкарып була.
Әйе, Нәҗметдин шушы гармунга гашыйк. Бәлки андый уен кораллары башка җирләрдә дә булгандыр, тик Шайтан Елгада туып үскән егет ул турыда белми дә, беләсе дә килми. Аның алдында бары бер генә максат – ничек тә Фәйзрахман абыйсын гармунын сатарга күндерү. Тирә якта дан тоткан гармунчының да яраткан уен коралыннан аерыласы килми. Тик егет үҗәт, менә тагын “мәгәрич”ен тотып абыйсы янына килеп җиткән. Ни өчен килгәнен сорап та торасы юк – болай да аңлашыла.
 
Күп сыйлаулардан соң Фәйзи абыйның үгетләүләргә каршы тору иммунитеты кимегән, күрәсең, ул яшь гармунчыга үз шартын куя: “Энекәш, велосипедыңны бирәсең һәм инде, әлбәттә, әйбәтләп сыйлыйсың. Мин исереп егылгач кына гармунны алып китәсең!”
 
Шулай итеп, кайчандыр Алман илендә нимесләрнең күңелен күргән “Hohner” гармуны Нәҗметдин кулына күчә.
 
 
Рәсемнәрдә: язма герое Нәҗметдин хатыны Мөнәззәхә һәм улы Нәҗип белән (1954 ел). 4 яшьлек Нәҗип тарихи гармун артында (1956 ел). 
 

Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, Татарстанның атказанган артисты
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.04.2016
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте