поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.04.2016 Җәмгыять

Быелгы "Мин татарча сөйләшәм"нең ТУЛЫ ПРОГРАММАСЫ

26 апрель, сәгать 16:00дә Казан шәһәрендә «Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр һәм гала-концерт узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Татар-дозор» квест-уены, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә концерт турлары һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрү.

Татар-дозор
 
«Татар-дозор» квест уены 17 апрель көнне узды. Өч йөздән артык кеше командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теле кулланылыш дәрәҗәсен тикшерде.
 
Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен өйрәнү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.
 
Маҗаралы уен быел сигезенче тапкыр үткәрелде. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел, сайлау турын үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 45 гариза кабул ителде.
 
31 команда Казанның тарихи урыннарын үтеп, төрле иҗади биремнәр эшләделәр, мәсәлән: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б. Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булды - быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда. Катнашучылар "Гыйлем" фәнни-популяр медиа-проекты тарафыннан оештырылган биремдә фәнни терминнарны татарчага тәрҗемә итте; шулай ук арт-перфоманс оештыру, кинофильмга сценарий язу, “Билайн” компаниясеннән конкурста катнашу, күренекле татар эшлеклеләре яшәгән урыннар белән танышу мөмкин булды. Ә иң мөһиме, һәркем Бауман урамында үтәчәк масштаблы флешмобта - зур "Ә" хәрефе ясауда катнаша алды. 
 
Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.

«Тяжело с татарским» антипремиясе
 
Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.
 
Акция оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, былтыргы «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте.
Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен дә файдаланып эш итә башлыйлар.
 
Яшь архитекторларның урам күргәзмәсе
 
26 апрель көнне “Мин татарчасөйләшәм” акциясе кысаларынңа Бауман урамында беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе узачак. Шәһәр дизайнында яшь архитекторлардан татар хәрефләре һәм сүзләре яңа формада тәкъдим ителәчәк.
 
Гала-концерт
 
Акция уңаеннан республикабызның зур шәһәрләрендә концерт туры оештырылачак. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе Әлмәттә - 23нче апрель, Яр Чаллыда - 24нче апрель һәм  Казанда 26нчы апрельдә үткәреләчәк. Шәһәрләрнең үзәк урамнарында татар альтернатив музыка башкаручылары катнашында зур концертлар карап булачак.
 
Ә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты  26 нчы апрель (сишәмбе) - Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, ә яшь архитекторларның урам күргәзмәсе, төрле конкурслар, буклетлар һәм акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар да узачак.
 
Шулай ук Россиянең бүтән регионнарыннан да кунаклар - Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Марий-Эл һәм Удмуртия республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә.
 
Традиция буларак, "Мин татарча сөйләшәм!" концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.
Акциянең музыкаль бизәлеше - лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде; аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән “ALTAN” һәм “Yellow Side” реп-төркемнәре, Эльнар Байназаров, “Асылташ”, “Baradj” һәм “Juna” төркемнәре дә танылган җырчылар белән беррәтән чыгыш ясаячак.
 
Моннан тыш, татар фольклорына һәм заманча бию электрон музыкасына үзенең мәхәббәте белән аерылып торучы "Tatarsis" проектын тәкъдим итү дә көтелә. Әлеге проектның авторы, идеологы, композитор - Радик Сәлимов. Ул - заманча академик жанрларда иҗат ителгән, республикабызның алдынгы коллективлары һәм башкаручылары өчен музыкаль әсәрләр авторы.
 
Шулай ук сәхнәдә легендар "Алканат" рок-төркеме һәм Мәскәү шәһәреннән "Шүрәле" татар этно-поп-рок төркеме чыгыш ясаячак!
"Шүрәле" татар этно-поп-рок төркеменә нигез Мәскәүдә 2010 нчы елда салына. Вакыт белән сыналган әлеге төркем танылган татар моңнарына заманча яңгыраш өстәү һәм үзенчәлекле музыка тудыру идеясе белән янган профессиональ музыкантларны үзенә җыйган. Аларның музыкасыннан позитив энергия ташып тора, өметне беркайчан да югалтмаска, алга һәм бары тик алга гына атларга өнди!
 
"Мин татарча сөйләшәм!"акциясенең оештыручылары - Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
 
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең мәгълүмати партнерлары:
“ТНВ-Татарстан!” һәм “ТНВ-Планета” телерадиокомпаниясе
“Matbugat.ru” 
“Татар радиосы” 
“Азатлык радиосы”
“KZN.Собака.ru” – Казандагы кешеләр турында журнал
Видеоанонс – https://www.youtube.com/watch?v=f12d0Ne6sYo 
https://vimeo.com/158575217
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.04.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»