поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ярату авыр түгел. Яратырга лаеклы кешене табу авыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
19.04.2016 Хәвеф-хәтәр

Татарстанны су баса

Узган шимбә һәм якшәмбедә һава торышы ярыйсы гына җылытып җибәрде. Шәһәр халкына шатлык. Ә менә кар сулары ташкыны килеп кергән авыл халкы кара кайгыда. Язгы су юлларны өзеп, шәхси хуҗалыкларны баса башлады. Дүшәмбедә көннең кызулыгы сүрелде. Аның каравы, синоптиклар атна ахырына температура 17 градуска кадәр җылыначак, ди. Димәк, кар сулары артачак, ә бу үз чиратында елга-күлләрнең ташуына китерәчәк.

Быел су басу куркынычы 5 районга яный: Арча, Яшел Үзән, Питрәч, Кайбыч һәм Мамадыш. Ә инде иң көйсез елгалар булып әлеге дә баягы Үләмә, Мишә, Шушма, Бөрсет, Иж һәм Нократ кала бирә. Аларда суның биеклеге күтәрелгәннән-күтәрелә.

Кукмара 
 
Кукмара бистә­сендәге Нурминкә елгасы ташыган. Су эчендә 5 йорт калган. Шуның өче­сендә кешеләр яшәмәгән. Кар сула­ры әсирлегендә калган йортлар­дан коткаручылар халыкны үз вакытында эвакуацияләгән. Алар арасында бер бала һәм инвалид та бар. Зыян күрү­челәр үз йортларына якынча атна-ун көннән соң әйләнеп кайтырга җыена. 
 
Теләче
 
Теләчедәге “Туган авыл” кафесы да су эчендә утырып калган. Кафе түбән урында урнашкан. Бу җирләр элек-электән язын су астында кала торган булган. Килеп чыккан гадәттән тыш хәлдә Мишә елгасы гаепле. Узган атна ахырында ул ташый башлаган. Бүген Мишәдә суның биеклеге инде 40 сантиметрга арткан. 
 
Биектау
 
Биектау районы­­ның Калинино авы­­лын­да кырдан төшкән кар сула­ры 5 хуҗалыкка кергән. Бу көнгә су инде чигенгән. Ләкин баз тулы су әле. Помидор-кыяр банкалары, кай­натма су эчендә. Зыян күргән хуҗалыкларның берсендә яшәүче Сәгыйт абый Шәкүров белән аралаштым. Сәгыйт абый суның кайчан төшәсен алдан белдек, шуңа да баздан бәрәңгене чыгарырга өлгердек, ди. 
 
Су басу сәбәбен Биектау районында гадәттән тыш хәлләр буенча гарнизон җитәкчесе вазый­фа­ларын башкаручы Артем Лапаев шәхси хуҗалыкларның язга начар әзерләнүендә дип аңлатырга тырышты. Имеш, шәхси йорт тирәсендә су өчен куелган торбаларның диаметры кечерәк икән. Зур су ташкынын алар уздыра алмаган. Сәгыйт абый исә су басу сәбәбен башкада күрә: 
 
– Башка елларда да су керде, ләкин моның хәтле үк түгел иде. Авыл читендә кирпеч заводы төзи башладылар, шунда асфальт юл салдылар һәм бер торба калдырдылар. Басудагы бөтен су шуның аша безгә агып төшә. Шул торбаны ябарга берсенең дә хәленнән килми. 90нчы еллардан бирле шулай инде бу, – ди әңгәмәдәшем.

Казан
 
Якшәмбе көнне Нокса елгасының ташуы нәтиҗәсендә Казанның Салмачы бистәсендә 38 йортны су бас­ты. Үзәк, Әтнә, Камышлы, Питрәч урамнарындагы өйләрдә су тәрәзә төбенә кадәр менгән. Халык хәтта урамга да чыга алмаган. 
Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә су баскан коттеджлардан 16 кеше эвакуацияләнгән. Язгы кар сулары Салмачыдан калкурак урында урнашкан Вишнёвка бистәсенә дә менеп җиткән. 
 
Татарстанның гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Родыгин Казанда узган ел су басу куркынычы 253 йортка янаган булса, быел – 386 хуҗалык, ди. Күп кенә шәхси йортлар сулыклар янында һәм түбән урыннарда төзелгән. Су агу өчен каналлар юк. Һәм төзү турында да сүз бармый. Бәлки шуңадыр да, су ел саен диярлек шул ук урыннарны баса. Шәһәр җитәкчелеге һәм бистә, авыл җирлекләре кая карый – билгесез.

Марсель ӘСКӘРОВ
Акчарлак
№ --- | 15.04.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы