поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.04.2016 Фаҗига

“Фәнис бүтән юк инде!”

Актаныш районы Югары Яхшый авылында булган фа­җига күпләрне тетрән­дерде. 12 апрель көнне иртәнге якта трактор капланып, дүрт яшьлек бала үлгән иде. Баланың әнисе Лилиянең бик авыр вакыты. Бердәнбер газиз улын җирләгәннән соң, аны сең­лесе Алисә үзе белән Түбән Камага алып киткән.

“Лилия апам Алмазга баласы белән кияүгә чыкты. Ике еллап бергә яшәделәр. Фәнис – апамның көтеп алган сабые. Ун ел буе баласы булмады бит аның. Башка була да алмый. Бар бәхете шушы бала иде, – дип сөйли Алисә. – Алмаз белән Лилиянең ничек танышканын әйтә алмыйм. Начар тормадылар. Апам фермада сыер сауды. Көненә өч тапкыр бара иде. 60 сыеры бар иде аның. Өе чиста, баласын бик ярата иде. Фәнисебез курчак кебек иде безнең”, – ди ул.

 
Фаҗига булган көнне Лилия Алисәгә шалтыратып: “Фәнис бү­тән юк”,– дип әйтә. Иртәнге уннар тирәсе була бу. Алисәнең үзендә дә ике кечкенә сабый. Такси чакыртып Югары Яхшыйга килеп җиткәнче шактый вакыт уза. 
– Без килгәндә апам кан эчендә иде. Трактор астыннан улын үзе чыгарган. Баласының канына буялып беткән иде. Балалар бакчасы алар өеннән ерак урнашкан шул. Әгәр шунда җәяү генә барган булсалар! Тик баланың гомере беткәндер инде. Апам иртән улын җитәкләп бакчага юл тота. Бераз баргач, артларыннан Алмаз куып җитә һәм тракторга утыртып алып китә. Тик озак та бармыйлар, трактор каплана. Апамның да кабыргаларына зыян килгән. Табибка күренергә дә теләми. “Балам булмагач, минем яшисем килми. Барыбер үләсе”, – ди ул. Апамны да, йөрәк авырулы әниемне дә сак­лап кына торам, – ди Алисә.
 
Лилиянең Алмаз белән уртак баласы булмый. “Нигәдер кияү ягыннан бер генә кеше дә баланы озатырга булышмады. Хәтта зиратка да килмәгәннәр. Ә бит Алмаз руль артына исерек килеш утырган. Баланы кайтарып булмаса да, ул кылган эше өчен җавап бирергә тиеш. Хәзер апама шалтыратып: “Өйгә кайт”, – ди. Анда кайтса, акылдан шаша бит ул. Фәнисне бала табу йортыннан үзем каршы алган идем. Моргтан да үз кулларым белән алып чыктым. Миңа бик авыр. Тик ничек тә яшәргә кирәк”, – ди Алисә.
 
21 июньдә 5 яшен тутырасы Фәнисне Минзәлә районында җирләгәннәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»