|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2016 Ир белән хатын
Төркия килене: Тәти апамның мәхәббәт хикәясеУллары Әмирхан - әкиятнең уйдырма түгел, бәлки чын хикәя икәнлеген раслаган тагын бер матур дәлил. Канында ике милләтнең моңы, җан җылысы кушылгангамы, йөзе кояштай балкып тора. Сөйкемледән-сөйкемле бу мәхәббәт җимешен ничек кенә иркәләп, нинди генә асыл сүзләр белән сөйми әнисе. Ләкин барыннан да бигрәк җанымны эреткәне – әтисе Зәки бәйнең улына горурланып, яратып «татарым» дип эндәшкәне… Төркиянең мәшһүр шәһәрләре байтак, һәркемне тарихи үзенчәлекләре, табигый байлыклары белән таң калдырган, башка бер җиргә охшамаган, нечкә татлы Шәрык рухына ия Әнкара, Истанбул, Измир, Бурса, Адана, Газиантеп, Конья, Искешәһәр, Малатья... күпләргә таныш исемнәр. Ләкин Төркиядәге шәһәр һәм шәһәрчекләр саны 600 гә җитә. Бер шигем юк, башкалары да бу горур калалардан калышмый. Ә кайчак әле уздыра да! Күптән түгел миңа бәләкәй шәһәрләрнең берсе - Адыяман белән танышу бәхете тиде. Исемендәге «яман» сүзе бераз өркетсә да, төшләрдә күргән яманлык яхшылык булып чынга ашкан кебек, бу шәһәр дә миңа бары гүзәл яклары белән генә ачылды. Чын дуслар, яңа белем, университет, дәресләр, ачышлар, табышлар - санап бетергесез. Ләкин сәфәремнең иң зур табышы, Адыяман шәһәрендә гөр килеп яшәп яткан милләттәшебез Рамилә ЯРУЛЛИНА-ЙЫЛДЫРЫМ булды. Ул анда торып татарның киләчәге өчен бездән – казаннардан, күбрәк өлеш кертә дисәм, һич арттыру булмас. Рамилә апа эше, өе, гаиләсе, баласы, холкы, хәтта кыяфәте белән дә Төркиянең бу ерак почмагында чын татар хатын-кызы яшәгәнен исбатлый. Аның хикәясен укып моны үзегез дә аңларсыз. Хәер, сизеп торам, ире төрек ләбаса, ничек булсын бу хәл дип шикләнәсездер, һәр көн иреңне атлаган адымың, сулышың, гүзәллегең, акылың белән гашыйк итеп торганда; ирең сиңа булган сөю-хөрмәттән илеңә-миллөтеңә дә гашыйк булганда... Була икән ул. Бар икән! Чып-чын сөю, ихлас мәхәббәт! Сүземне шушы татлы җирдә бүләм дә, язмамны Рамилә апаның хикәясе язылган иң кызык биттән ачам... Татлы борылыш ...Әнкара аэропортына мин биек үкчәле туфлиләрдән килеп кердем. Кыяфәтем белән шунда ук әсир итәм, янәсе. Ә ул ягымлы елмайды да, әйберләремне урнаштыруга беренче эш итеп миңа башымнан аягыма хәтле җайлы киемнәр алып бирде. Һәм шунда бер мизгел булды: мин аяк киемен кигәндә, ул җәһәт кенә иелеп, һич көтмәгәндә аяк киемемнең бауларын бәйләде... Бу мизгел гыйшык диңгезеннән тамган беренче тамчы иде. Мин, үзем дә сизмәстән, аның дөньяга булган карашына, кешеләргә мөнәсәбәтенә, хатын-кызга булган хөрмәтенә гашыйк булдым... Үзенә белгертмәсәм дә, күңелем белән барысын да аңлаган идем. Бу танышу - тормышымда гаҗәеп кискен һәм әкияти борылыш! Үткән белән киләчәкне икесен ике якка ыргыткан, язмыш тигезләмәсенә яңа бер ИКС өстәп, тормышымның иң мөһим кешесенә юлыктырган татлы борылыш... ...Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлау белән Татар дәүләт педагогика университетының әдәбият кафедрасында укыта башладым. Күп тә үтмәде, Гаяз Исхакый иҗаты буенча диссертация якладым. Минем ул вакытта күңел биреп эшләгән эшем, укучыларым, фатирым, машинам бар иде. Киләчәккә юлым билгеле булганлыктан, докторлык диссертациясенә әзерләнеп, шул эшемне дәвам итәргә уйлый идем. Ләкин көтмәгәндә-уйламаганда 2005 елда беренче тапкыр Әнкарага конференциягә килдем. Аннан соң да еш кына Төркиягә чакырулар алдым. Ван, Измир шәһәрләрендә булдым. Бу илнең күңелемә якын булганын аңладым. Ләкин Төркиягә китәрмен дигән уй башыма да кереп чыкмады. Язмышның синең уйларыңда эше дә, гаме дә юк, аның үз язганы... Мин Казанга кайтып киттем. Озак та үтми ул үзе Татарстанга килде, туган ягыма – Кайбыч районы Кече Кайбыч авылына кайтып, әти-әнием белән танышты, кулымны сорады. Якыннарыма бик күп бүләкләр алып килде. Шулай итеп, 2007 елның ноябрендә без язылыштык. Белеме, эше буенча хәрби очучы булганлыктан, холкы нык, акылы төпле кеше булып чыкты, дуслары, хезмәттәшләре тарафыннан гел ихтирам, ярдәм тоеп яшибез. Эшендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә бик хөрмәткә лаек кеше ул. Китапханәсендә нинди генә китап юк! Тарихи китаплар, төрек шагыйрьләренең җыентыклары, шәхес буларак үсүгә, лидер булуга багышланган китаплар... Кырыс тоелса да, чынлыкта Зәки бик нечкә күңелле җан ул, әдәбиятны ярата, үзе дә шигырьләр яза. Миңа багышланганнары да бар. Адыяман яман тугел икән Төркия башкаласына кунакка барып, аңа гашыйк булып, ничек ерак Адыяман шәһәренә барып чыктым соң әле... Монысы да тагын бер көтелмәгән борылыш булды. Ирем Әнкарада хосусый ширкәттә мөдир булып эшләсә дә, нефть җитештерү белән шөгыльләнүче дәүләт ширкәтенә мөрәҗәгать итеп карарга булды. Аны кабул иттеләр. Төркиядә дәүләт эшендә эшләүчеләр, хәрби кешеме ул, укытучымы, бигрәк тә табиблар, ягъни бөтен дәүләт структурасындагылар күпмедер вакыт көнчыгыш төбәгендә хезмәт итәргә тиеш. Барачак район яки шәһәрне сайлау хокуклары юк, моны Әнкарада урнашкан электрон система автомат рәвештә хәл итә. һәм шулай итеп иремне Адыяманга билгеләделәр. Адыяман – Төркиянең көньяк-көнчыгышында. Бу якларда җәен бик кызу, температура утыз-кырык дәрәҗәгә күтәрелә. Килү белән әле эш табылмады. Берара хуҗабикә булып яшәргә дә туры килде. Андагы төрек ханымнары – хуҗабикәләр – кешеләргә гаять игътибарлы. Гел хәлемне белешергә кереп, үзләре мине кунакка чакырып, шул рәвешле вакытлы моң-зарымны таратырга тырыштылар. Үзләре дә ирләре белән Төркиянең төрле якларыннан күчеп килгәннәр икән. Аларга да башта кыен булган, соңрак ияләшкәннәр. Мин дә ияләштем Адыяманга. 2009 елда Казаннан китерелгән барлык документ-таныклыкларым тигез һәм тиң хокуклы табылды. Декабрь аенда улыбыз Әмирхан дөньяга килде. Мартта инде мин университетка урнаштым. Семестр уртасы булу сәбәпле, шунда ук укытып китү мөмкин түгел иде. Улым да кечкенә. Төрек теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире Сөләйман әфәнде миңа ярдәмгә килде һәм атнага ике тапкыр, үземә уңайлы вакытта университетка килеп, дәресләремә материаллар тупларга мөмкинлек бирде. Мин «Хәзерге төрки халыкларның әдәбияты» курсын алып бара башладым. Бу курска казакъ, кыргыз, татар һәм башка төрки халыкларның әдәбиятын өйрәнү керә иде. Баштарак шактый вакытымны университет китапханәсендә үткәрдем. Чөнки Казанда алган белемем бары тик татар әдәбияты буенча гына иде. Төрек телен исә бала туганчы, сүзлек белән үзлегемнән китаплар, гәҗит- журналлар тәрҗемә итеп өйрәндем. Ирем дә ярдәмче булды. Иртән эшкә китәр алдыннан яңа гәҗит тоттыра, төшке ашка кайткач, андагы яңалыкларны сөйләп бирүемне сорый. Ул минем халкымны – татарларны бик ярата, хөрмәт итә. Хатын-кызны алга чыгара белә, үзен түгел, күбрәк мине үстерергә тырыша. Бишек җырым татарча Балага нинди тәрбия бирү бик мөһим, әлбәттә. Әлегә гаиләдә берүзе генә булса да, башкалар белән бүлешергә өйрәттек, бик еш балалар бакчасындагы дусларына тәм-томнар, җиләк-җимеш алып китә. Бер яшенә сеңлем Гөлнара аңа китап бүләк иткән иде – шуны кулыннан да төшерми. Йомшак уенчык урынына китап белән йокыга китә, уянгач та беренче эш итеп китабын сорый. Рәсем ясау, сызу, буяу эшләрен бик ярата. Әкренләп рус телен дә, татар телен дә өйрәтергә тырышам. Йокларга ятканда татарча бишек җырлары көйләп йоклата идем, хәзер җырлавымны үзе сорый. Улым төрек-татар рухлы булып үссен иде. Киләчәктә әтисе, Төркия белән беррәттән, Казанда да белем алуын тели. Ерактан яхшырак күренә Студентлар иң элек: «Татар теле төрек теленә охшаганмы?» – дип сорыйлар. Мин аларга беренче эш итеп татарча шигырь укып күрсәтәм. Егерменче йөз ел башында төрекләр дә, татарлар да әкренләп телләрен гарәп-фарсы сүзләреннән арындырган. Телләребез үзара ераклашкан. Монда Россия, Татарстан, Казанны өчесе өч төрле ил кебек кабул итәләр, бик еш Татарстанны Казакъстан, Кыргызстан белән бутыйлар. Мин беренче дәрескә дөнья картасын тотып керәм. Күбесе Идел елгасын белгәнлектән, Татарстанны Иделгә бәйләп аңлатам. Аннары кыскача гына татарларның тарихын, кыпчак, Идел Буе Болгар дәүләте чорларына, ислам динен кабул итүгә тукталам, шәхесләребез турында сөйлим. Йосыф Акчура, Рәшит Ибраһимов (аны төрекләр Токиода беренче мәчет төзеткән шәхес буларак бик хөрмәт итәләр), Әхмәт Тимер, Гаяз Исхакыйлар аша беләләр татарны. Мин исә исемлекне киңәйтәм. Гаяз Исхакый әсәрләрен анализлаганда милли гореф-гадәтләрне, йолаларны аңлатам. Аяз Гыйләҗевнең төрек теленә тәрҗемә ителгән «Өч аршын җир» әсәрен үткәндә исә ул вакыттагы колхозлашу чорына бәя бирәбез. Татарларны танытуны бурычым дип саныйм. Татар теле буенча эзләнүләр алып барган яшьләрне үстереп, аларны Казан белән бәйләнешкә кертәсем килә. Бәлки, миннән соң киләчәк татарларга да берникадәр юл ярып, ишекләрне ачык калдырып булыр. Гомумән, мин бу эштә үзем генә түгел. Алсу Камалиева бар, ул – Бартон университетында төрки телләр бүлеге мөдире. Чулпан Зариф-Четин – Каре университетында, славян телләре бүлеге мөдире. Илсөяр Рәмиева, Ләйсән Шаһин һәм башкалар... Без барыбыз да туксанынчы еллардан соң Төркиягә килгән яшь буын, һәм безнең Төркиядә башкарасы вазыйфабыз, бурычыбыз - үзебезне, милләтебезне таныту. Әлегә бу эшне Төркиянең төрле җирләрендә башкарабыз. Ә киләчәктә хыялыбыз бер җиргә тупланып, бу максат өстендә инде ныклап, тагын да көчлерәк эшләү. Казан-Адыяман-Казан
--- |
Иң күп укылган
|