|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2016 Фаҗига
Татарстанда, трактор астында калып, 4 яшьлек бала үлгәнЮл-транспорт һәлакәте Актаныш районы Югары Яхшый авылында бүген 10:45 сәгатьтә булган. Тракторның юлдан төшеп каплануы аркасында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән. Трактор белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Пассажирлар утыртырга рөхсәт ителмәгән трактор кабинасында йөртүчедән тыш бала белән хатын-кыз да булган. Бала урында ук җан биргән. Аның әнисенең сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ир-ат бераз гына җәрәхәт алган.
--- |
Иң күп укылган
|