поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.04.2016 Язмыш

Бер елдан артык хәмерсез тормыш алып баручы Лилиянең айну тарихы

2015 елның 14 ноябрендә “Бердәмлек” газетасының 46 санында чыккан “Бер айну тарихы” дип аталган язмада аноним алкоголиклар оешмасына йөреп, эчүен ташлаган Дамир турында язылган иде. Бу язманы укып, аның телефонын сорап алучылар да булды. Бәлки аларга да ярдәме тигәндер.

Бүген үзенең айну тарихын Лилия исемле кыз яза. Бөтен кешеләрнең дә алкоголикка әверелүе бертөрлерәк җиңел һәм күңелле була, ә менә ул баткаклыктан чыгуы бик кыен. Лилия үзендә көч тапкан. Бәлки башкаларга да ул үрнәк булыр. Элемтәгә керергә теләсәгез, телефоны редакциядә.

Әтиемне Самарадан ерак булмаган район үзәгенә зур начальник итеп куйганда миңа ун яшь чамасы булгандыр. Авыл зур булса да, анда барысы да бер-берсен бик яхшы белә иде. Мәктәпкә килгән яңа укучының начальник кызы булуы да алдан ук билгеле булган, әлбәттә.
Абруйлы әтиемнең дәрәҗәсен төшермәс өчен, миңа бик тә тырышырга туры килде. Гел “яхшы” билгеләренә генә укыдым, мәктәп һәм районара спорт ярышларында беренчелекне беркемгә дә бирми идем, класс старостасы итеп сайландым, бөтен иҗтимагый эшләрдә дә әйдәп баручылар санында йөрдем, мәктәп театрында да мине “шәп актриса” дип атыйлар иде. 14 яшемнән район газетасына мәкаләләр дә яздым. Шуларның берсе белән “Яшь журналист” дип аталган өлкә конкурсында җиңеп, бүләк тә алган идем әле.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әти-әни мине бик престижлы юридик колледжга укырга җибәрделәр. Алар миңа зур ышаныч белдереп, Самарада аерым фатир алдылар,  ихтыярыма беркайчан да чик куймадылар. Тик шушы зур ышанычны аклый алмам, тәрбияле һәм җаваплы кызның нәкъ тискәресе булып китәрмен дип, бер дә уйламаган идем мин.

Зур түрәләрнең, бай кешеләрнең балалары укыган уку йортына кергәч, ничектер югалып калдым. Мин башкалардан бернәрсә белән дә аерылып тормый торган, гади генә киенгән соры корт икәнмен ич. Авылдан килгән кызлар мине аңлар дип уйлыйм, шәһәр балаларының затлы киемнәрен, ирекле аралашуын күреп, коелдым да төштем.

Беренче мәртәбә исерткеч эчемлек татып караган көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Без төркемдәшләр белән танышу кичәсе үткәрергә җыелдык. Минем белән бергә укый башлаган егетләр-кызлар бу яктан миннән тәҗрибәлерәк булып чыкты. Ләкин авызыма исерткечне егып салдылар, дип әйтә алмыйм. Үзем каптым һәм чиксез ләззәт һәм ирек тойдым. Ниһаять, мин әти-әни, җәмгыять сүзе, намус кебек төшенчәләрдән арындым. Гомеремдә беренче тапкыр теләсә нәрсә эшли алам, теләсә нәрсә әйтә алам икән бит!

...Әлбәттә, бераздан бу җиңеллек, җавапсызлык, ирек хисен кабатлыйсы килде. Сәбәп булса да, булмаса да, комплексларымнан арыну өчен дип, шул аракыны капкалый башладым. Эчкәч бит бөтенләй башка кешегә әвереләсең - үз-үзеңә акыллырак та, матуррак та, талантлырак та кебек күренәсең. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде.

Тора-бара исерткечне күбрәк һәм ешрак эчәргә кирәк була башлады. Шешә төбендә үземнең камиллегемне эзләгән арада вакыт үткәнен, күп нәрсәләрне югалтуымны да сизмәгәнмен. Үткән тормышны кабатлап булмый шул. Колледжны көч-хәл белән тәмамлаганнан соң, югары уку йортына укырга кергән идем, ташларга туры килде. Үз-үземне юатып, менә хәзер яхшы эш килеп чыгар да, барысы да үз урынына кайтыр, эчүдән туктармын, дип уйлый идем. Ләкин эштә мине берсе дә озак тотмады. Кемгә эчүче хезмәткәр кирәк булсын инде?

Шул чакта башымда яңа идея туды: “Мине эчүчелектән гаилә коткарачак!” Бөтен гайрәтемне җигеп, үземә пар эзли башладым. Һәр яңа очрашуны зур мәхәббәтнең башы дип кабул итә идем. Гаҗәп, кайбер ирләр миңа карата артык түземле була белделәр, акча булмауда, тиешле хөрмәт күрсәтмәүдә гаепләп, исерек баштан чыгарган гаугаларыма никтер чыдап тордылар. Мин үз-үземне жәлләп, ирдән бәхетсез дип уйлый башладым һәм бу эчүчелекне ташламас өчен тагын бер сәбәп булды.

Әти-әнисез калгач, бертуган энемнең һәм туганнарымның ышанычын югалткач, дусларымнан ваз кичкәч, беркемгә дә кирәк булмаганлыгымны аңлагач, алкоголизм һәм хәерчелек белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Мин, 32 яшьлек хатын, аракыны элеккечә дару кебек түгел, һава урынына, ризык урынына эчә идем. Хәзер мин үземнең алама кием кигән, авыру, ихтыярсыз кеше икәнлегемне аңласам да, алкоголик булуыма ышанмый идем әле. Яшәргә урыным, исерткеч алырга акчам калмагач, хакыйкать үз-үземә башка күзлектән карарга мәҗбүр итте.

Аноним алкоголиклар оешмасы турында элек тә ишет¬кәнем бар иде минем. Ләкин ул вакытта колагыма да элмәдем. Ә хәзер менә танышларыма шалтыратып, адресын эзләргә туры килде. Вакыты җиткән күрәсең, кемдер колагыма пышылдады кебек. Эчүчелекне ташларга, дигән карарымнан бер сәгать вакыт та үтмәгәндер, мин инде аноним алкоголиклар арасында утыра идем.
Шул көнне минем белән нәрсә булганны могҗиза дип атамыйча булмый. Өйгә кайттым да башлаган шешәдәге аракымны түктем. Гомеремдә беренче мәртәбә мин аракыдан баш тарттым! Шул көннән башлап бер генә тамчы да эчмим һәм эчәсем дә килми. Әйтерсең лә гомеремдә дә исерткеч эчемлек эчеп карамаганмын.

Ләкин ун көннәр чамасы вакыт үтүгә, мондый айнык тормышның ямен тапмый башладым, чөнки мин башкача яши белми идем. Күңелем яна: 17 ел эчендә күпме үпкә җыйганмын, күпме якын кешеләремне югалтканмын икән! Ничек итеп бурычларымны түләргә, ничек итеп Ходайдан һәм кешеләрдән ярлыкау алырга?

Шушы проблемаларым турында аноним алкоголиклар төркемендә сөйләдем. Алар бертавыштан: “Унике адым”ны үтмичә, кеше була алмыйсың, – дип әйттеләр. - Адымнар гади, ләкин аларны үтмичә, айнык һәм сәламәт  тормыш белән яшәп булмый”, - диделәр. Мин инде барысына да әзер идем.

Шуннан бирле бер ел һәм өч ай вакыт үтеп китте. Мин, үлемнән котылган кеше кебек, яңа һәм бәхетле тормышта яшим. “Унике адым” рәнҗеткән кешеләремнән гафу үтенеп, бурычларымны түләп, үзем кебек мәхлукларга ярдәм итеп яшәргә көч бирә.
Алкоголизм гөнаһ та түгел, кимчелек тә түгел, ул – үлем чире. Аның нигезендә үз-үзеңне чамадан тыш ярату, башкалардан аерылып тору теләге ята.  Шуңа күрә кеше үз-үзе белән һәм тирә-ягындагы кешеләр белән тыныша алмый.  Мин хәзер үземне түгел, кешеләрне яратам, аларның ышанычын тоям, тормыштан курыкмыйча яшим.

Бер ел һәм өч ай дәвамында айнык тормыш алып баручы Лилия.


---
Бердәмлек
№ --- | 07.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»