поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.04.2016 Милләт

Искәндәр Гыйләҗев: “Тарихтагы хаталарны белергә кирәк”

Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев – тарихчы-галим, фәннәр докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе. Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры һәм Казан университетында Татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы мөдире. Танылган язучы Аяз Гыйләҗевнең олы улы.

Искәндәр Гыйләҗев университетта безгә Татарстан тарихын укыткан иде. Зыялы, сабыр, тыныч, кешелекле һәм гаҗәеп чибәр мөгаллим иде ул.

– Искәндәр әфәнде, бүгенге көндә ниләр эшләп ятасыз?


– Февральдә Татар энциклопедиясе институты директоры булып сайлануыма бер ел булды. Мин килгәч институт киңәйтелгән исем алды. Хәзер ул “Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты” дип атала. Исем белән бергә юнәлешләребез, вазыйфа-максатыбыз да киңәйде. Без хәзер мәгълүмати-фәнни үзәк вазыйфасын үтәячәкбез. Әлбәттә, энциклопедия безнең төп юнәлеш булып кала. Менә хәзер татарча 4, урысча 6 том чыкты. Быел татарча 5 нче, киләсе елга 6 нчы том чыгачак. Шуның белән татар энциклопедиясе тәмамлана. Ә аннан соң планнар зурдан. Моннан тыш, безнең әле дәүләт йөкләмәсе дигән нәрсә дә бар. Мәсәлән, “Населенные пункты Республики Татарстан” дигән өч томлык белешмә әзерлибез. Быел беренче томын чыгарырга тиешбез.

– Урыс телендәмени?


– Кызганычка каршы, басмаларыбызның күбесе урыс телендә. Әмма торак пунктларның атамалары урыс телендә дә, татарча да биреләчәк, бераз гына тарихи мәгълүмат та булачак. Менә хәзер Татарстанның югалган торак пунктлары (кешеләр ташлап киткән, су күтәрелгән вакытта су астында калган авыллар, башка сәбәп белән ташландык хәлгә килгән торак пунктлар) белешмәсен эшлибез. Алар бик күп, 100дән артык һәм бу да безнең тарихыбызның бер өлеше. Аннан соң Татарстанның табигатенә багышланган басма, Казан энциклопедиясе әзерлибез, журналистика һәм матбугат турында энциклопедия әзерләргә җыенабыз. Татарча да бик зур бер проект планлаштырабыз. Тик анысы турында хәзергә сөйләп булмый, чөнки әлегә расланмаган ул. Кыскасы, якындагы 5-6 елга планнар зурдан. Менә хәзер без төрле-төрле юнәлешләр буенча энциклопедияләр чыгару турында уйлыйбыз. Әйтик, төбәк энциклопедияләре. Хәзер Чүпрәле, Спас районнарын эшлибез, күптән түгел генә Аксубайдан мөрәҗәгать иттеләр. Аннан соң безне диаспоралар да кызыксындыра. Казахстан татарлары турында басма әзерлибез менә, Азәрбайҗан татарлары турында эшләргә дигән план да бар. Болар һәрберсе безне – татарны күрсәтү, пропаганда бит.

И.Гыйләҗев әнисе Нәкыя ханым, энеләре Мансур һәм Рәшат белән, 2016 ел.

– Тормыш тиз бара, китап басылып чыкканчы күп нәрсә үзгәрәдер бит?

– Анысы бар. Тормыш чыннан да тиз бара, ритм үзгәрде. Монда бер генә юл – барысын да онлайн ясарга. Безнең “Татар энциклопедиясе онлайн” дигән кызыклы гына проектыбыз бар. Аны киләчәктә өч телле итеп күрәбез. Ул бөтен кагыйдәләргә туры китереп ясалган, профессиональ, классик энциклопедия булачак.

– Чыккан һәм чыгачак басмаларны кайдан алырга була?

– Безнең тиражларыбыз әлләни зур түгел. Әмма энциклопедияләрне министрлыклар, китапханәләр, иҗтимагый оешмалар аша бик күп тараттык. Татарча 4 томны интернетта – Татар иле сайтында (tatarile.org – ред.) табарга мөмкин. Урысча 6 томны Петербургның Салтыков-Щедрин китапханәсе соратып алды. Тиздән бу томнар да интернетта булачак. Кайбер мәгълүматны үзебезнең сайтта табарга мөмкин. Әле менә сайтыбызны да яңартабыз. Яңартылганнан соң анда да бик күп мәгълүмат булачак. Кайбер томнар безнең институтта да калды әле. Кыскасы, кызыксынган кеше таба алыр дип уйлыйм.

– Искәндәр әфәнде, университеттагы эшегез турында да сөйләгез әле?

– Мин хәзер Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында Татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы мөдире булып эшлим. Филологлар, тарихчылар әзерлибез, элеккечә үк Татарстан тарихы һәм Татарстан тарихы белән бәйле дисциплиналарны укытабыз. Хәзер безнең юнәлеш төрки халыклар тарихы дип атала.

– Университетта шактый факультетлар ябылды, кемнәргәдер кушылды, юкка чыкты. Сезнең кафедрага ябылу куркынычы янамыймы?

– Куркыныч һәрвакыт яный. Бу бөтен гуманитар дисциплиналарга да кагыла. Әмма монда күп нәрсә үзеңнән тора. Ничек тырышасың, студентларны ничек чакырасың, ничек кабул итәсең... Безнең кафедра белән кызыксыну бар, тик мәгълүмат тарату дигән нәрсә генә җитеп бетми.

– Сездә бюджетлы урыннар бармы соң?

– Бюджетлы урыннар юк, әмма бер хәйләкәр әйбер бар. Соңгы 4 елда без ел саен Президентыбыз ярдәме белән хөкүмәттән 30 урынга акча алабыз. Ягъни, студентларыбыз түләүле укуга килешү төзи, ләкин алар өчен акчаны хөкүмәт түли. Икенче төрле әйткәндә 30 бюджетлы урын бар дигән сүз бу. Бары тик теләк белдерергә, безгә килеп кызыксынырга гына кирәк.

Дөрес, әлеге урыннар беренче чиратта Татарстаннан читтә яшәгән татар балалары өчен дип планлаштырыла, ләкин читтән килеп укучылар 50-60 процент кына. Калганнары Татарстан балалары. Шуңа күрә, әгәр дә кеше татар тарихы, мәдәнияте белән кызыксына икән, имтихан тапшырсын да, килсен. Безгә дә шул ук БДИ нигезендә (тарих, җәмгыять белеме, урыс теле) керәләр.

– Бүгенге көндә Татарстан тарихын укытуда яңалыклар бармы?


– Күп нәрсә мәктәп программасыннан тора. Ә мәктәп программасында шактый үзгәрешләр булды. Милли региональ компонент дигән нәрсә бетерелгәч, мәктәпләрдә Татарстан тарихы факультатив рәвештә генә калды. Соңгы арада яңадан милли мәгариф концепциясе, дәреслекләр турында сүз чыкты, министрлыкта берничә тапкыр киңәшмәләр булды, авторлар билгеләнде. Димәк, мәктәптә Русия тарихын узганда, шул чордагы Татарстан тарихын кертеп җибәрергә дә мөмкин булачак.

– Моны Русия расладымы соң әле?

– Русия каршы булмас дип өметләнәбез. Бу Русия тарихы дәресләренә бернинди дә зыян китермәячәк, бары тик дәвам, өстәмә буларак кына укытылачак.

– Эшләрегезнең икесен дә яратып эшлисезме?

– Мин тарихны гомумән яратам. Бер генә үкенечем бар – фән өчен, мәкаләләр язу өчен вакыт та, көч тә калмый. Һәм вакыт бик тиз уза. Миңа әле яңа гына 30 яшь иде, инде 60 тула икән. Аннан соң ярату-яратмау бер нәрсә, бу минем өчен бик җаваплы да эш. Холкым шундый – алынам икән, бөтен күңелемне, көчемне, белемемне биреп башкарырга тырышам.

– Ә ни өчен тарих? Бу кызыксыну кайчан, нидән башланды?

– Минем нинди гаиләдә үскәнне беләсең бит. Бездә китапка, телгә, әдәбиятка, тарихка, белемгә омтылыш традиция булгандыр инде. Әти сөйли иде, алар үскәндә, гаиләләрендә кичләрен бергәләшеп өстәл янына җыелып китап уку традициясе булган. “Әни безгә Жюль Верн, Майн Ридларның 20-30 нчы елларда чыккан татарча басмаларын укый иде”, – дип әйтә иде әти. Ә без җыелышып китап укымасак та, аның атмосферасы шундыйрак булгандыр, мөгаен. Аннан соң миндә беркайчан да төгәл фәннәргә тартылу булмады. Сайлавым гади иде – тел яки тарих. Телләр белән дә кызыксынам анысы. Әтинең “балаларым чит тел белсеннәр иде” дигән хыялы бар иде. Совет вакытында моның әлләни кирәге булмаса да, нимес телен мәктәптә дә укыдык, мәктәптән тыш өстәмә дәресләр дә алдык. Һәм еллар узган саен, чит тел белүнең мөһимлеге ныграк сизелә, аңлашыла барды.

– Хәзер ничә тел беләсез?


– Нимес телен яхшы беләм, инглизчә һәм бераз төрекчә укыйм. Гомумән, кирәк чакта теләсә кайсы телдә укый алам. Әгәр берәр нинди фәнни хезмәт кирәк икән, ул нинди генә телдә булса да, сүзлек ярдәмендә укый алам.

– Ә ни өчен нимес теле?

– Мин Казанның 94 нче мәктәбендә укыдым. Без укыганда бик көчле мәктәп иде ул, хәзер дә шулай. Мин укыганда анда нимес теле укытыла иде. Шуңа күрә мин дә, энем Мансур да алман теле өйрәндек. Ә өченче энем Рәшат инглиз мәктәбендә укыды, аның инглизчәсе әйбәт. Алман телен өйрәнү соңрак миңа бик зур дөньяны ачты. Мин, 90 нчы еллардан башлап, нимес университетлары галимнәре белән элемтәдә, анда яшәп тә алдым, китапханә-архивларда күп эшләдем. Гиссен университетында бер семестр дәвамында нимес телендә Идел буенда дәүләтчелек тарихы һәм хәзерге Татарстанның сәяси тормышы турында дәресләр дә алып бардым. Гомумән, Алмания белән аралашу минем өчен фәндә дә, тормышта да яңа офыклар ачты дип әйтеп була.

– Бу нимес студентларына ни өчен кирәк соң?

– Алар фәнни белемнәрен киңәйтү өчен төрле юнәлештәге лекцияләр тыңлыйлар. Аларда уку-укыту системасы бөтенләй башка, бездән аермалы буларак, анда барысы да мөстәкыйльлеккә корылган. Мәсәлән, нинди дә булса белгечлек буенча диплом алу өчен, билгеле бер курслар җыелмасы үтәргә кирәк. Моның тәртибен студент үзе сайлый, үзе планлаштыра. Анда гадәттә ике төрле юнәлештә укыйлар, әйтик, берсе тарих булса, икенчесе театр булырга мөмкин. Ә бездә бит ярты елга расписание бирелә, студент, хәтта кызык булмаса да йөрергә, укырга, имтихан тапшырырга тиеш. Шуннан башка булмый да, чөнки безнең балалар мөстәкыйльлеккә әзер түгел. Укырга кергәндә аларның 90 проценты кая килгәнен, ни өчен килгәнен аңлап бетерми кебек. Балалардан имтихан кабул иткәндә еш кына: “Син кем булырга телисең?” – дип сорыйм. Күбесе: “Белми-и-им”, – дип җавап бирә. Алар әлегә алларына максат куя белмиләр, күп очракта алар өчен әти-әниләре сайлау ясый.

– Искәндәр әфәнде, әтиегезнең җыентыклары әледән-әле чыгып тора. Бу эш белән кем шөгыльләнә?


– Аллага шөкер, әниебез исән-сау. Энергиясе дә, сәламәтлеге дә, сөбханалла. Бөтен эшне ул башкара. Бу аның бөтен тормышы, максаты хәзер. Менә җыентыкларның 4 нче томы чыгачак. Фәнни яктан бик матур, төгәл эшләнгән басма бу. Аңлатмалар, комментарийлар, хатлар, моңа кадәр басылмаган кулъязмалар, фотолар бар. Һәм бу язмалар Аяз Гыйләҗевне киңрәк ачарга, аның язмышын, иҗатын тагын да тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирәләр.

– Бу язмалар Сезнең үзегез өчен дә кызыклымы?

– Миңа да кызык, әлбәттә. Тик кайвакыт үкенеч туа: нидер аңлашылмый калган, ниндидер сорау бирелмичә калган. “Менә моны әтигә сөйләргә иде, аның белән фикер алышырга иде, ул ничек дияр иде икән? Бу фильмны күрсәтергә иде... Хәзерге көн турында нәрсә әйтер иде икән?” – дигән уйлар да килгәли. Гомумән, олыгайгач күп нәрсәне бүтәнчәрәк аңлый башлыйсың. Бу гадәти күренештер инде, һәр кешедә булган һәм шулай булачак та.

– Әтиегез эштә, укуда киңәшләр, ниндидер юнәлеш бирә, төзәтмәләр кертә идеме?

– “Тегеләй эшлә, болай ит!” – дип басым ясау юк иде. Безнең нинди юнәлештә китәсен чамалый иде ул. Төрле вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдерә иде, шул чагында аның нинди киңәш бирүе дә аңлашыла иде. Әмма кайбер нәрсәләрдә басым булды анысы. Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне кайгырту, телләр өйрәнү катгый куелган иде. Аннан соң нинди дә булса һөнәргә өйрәнергә кирәк дип басым ясады ул. Ул заманда төрле түгәрәкләр күп иде, без аларның күбесенә йөрдек бугай.

– Ә татарча сөйләшү мәсьәләсе?

– Бу минем өчен гадәти күренеш, мин аны табигый дип саныйм. Шуңа күрә балаларның туган телләрен белмәвен аңлап җиткермим, хәтта аптырап та калам... Минем кызларым да, оныкларым да татарча сөйләшә. Бүгенге җәмгыятьтә кеше ике телне дә менә дигән итеп өйрәнә ала. Гадәттә бала бакчадан, мәктәптән урыс телен алып кайта һәм әти-әнисе күп очракта “ярар инде” дип кул селти дә, баласы белән урысча сөйләшә башлый. Ялкаулык бу.

– БДИ тапшырасы бар, шуннан куркабыз диләр бит...

– Мин Германиядә студентларга биремнәр бирә һәм китаплар тәкъдим итә идем. Берсеннән дә: “Син бу телне беләсеңме?” – дип сорап тору юк иде. Алар да: “Мин бу телне белмим бит”, – дип тормыйлар иде. Алар укырга тиеш һәм укый. Шуңа күрә БДИны урысча тапшыру сылтау гына ул. Ике телне, өч, дүрт телне үзләштерү дә проблема түгел. Теләк кенә кирәк. Безнең гаиләдә бу шулай булды һәм шулай ук дәвам да итәр дип өметләнәм.

– Гаилә дигәннән, хатыныгыз кем, кызларыгыз ниләр белән шөгыльләнә?

– Хатыным Тәскирә Эрмитаж музеенда фәнни хезмәткәр. Бик тәҗрибәле, яратып, белеп эшли. Университетта танышып, 84 нче елда өйләнешкән идек, хәзер 32 ел инде бергә яшәвебезгә. Олы кызым Галия филология факультетын тәмамлады, инглиз теле белгече. Күпмедер вакыт КАИда укытты, улы Хәсән тугач, өйдән торып кына эшли башлады. Кечесе Миләүшә социология бүлеген тәмамлаган иде, хәзер шулай ук бала тәрбияли. Кече оныгым Бәхтияр тиздән ике яшен тутыра.

– Искәндәр әфәнде, бераз булса да буш вакытыгыз каламы? Аны ничек уздырырга яратасыз?

– Шимбә-якшәмбе көннәрендә авылга кайтам (Питрәч районының Кызыл Яшьләр авылы). Җирдә казынырга, агачлар, помидор үстерергә яратам. Бу эш бик рәхәт булып тоела, ял бирә.

– Энегез Мансурның пьесалары ошыймы сезгә?

– Минемчә, Мансур Гыйләҗев дигән кеше бик кызыклы драматург, татар дөньясын үзенчә күрә, аны башкаларга да күрсәтә торган автор. Заманны аңлый торган, әйбәт, сыйфатлы драматург. Сәхнәгә куелганнарын карап барам, куелмаганнарын да укып барырга тырышам. Мин гомумән театрны бик яратам. Театр – кабатланмас могҗиза ул. Аның могҗизасы да, фаҗигасе да кабатланмас булуында. Телевидениегә төшерсәң, аның могҗизасы югала. Чөнки театрның үз атмосферасы, залда ютәлләп, номерларын идәнгә төшереп утырган тамашачысы булырга тиеш.

– Сез – өч туган. Кече энегез әдәбият-сәнгать өлкәсендә түгел бугай. Ул ниләр белән шөгыльләнә?

– Рәшат – эшмәкәр. Ул медицина институтын тәмамлаган иде, хәзерге эше дә медицина белән бәйле. Туганнарым бик кадерле кешеләр. Аралашып-киңәшләшеп яшибез.

– Искәндәр әфәнде, бүгенге сәяси вакыйгалар шактый катлаулы. Бу фәнни аралашуларга зыян китерәме?

– Китерә. Менә хәзер Төркия юнәлеше куркыныч астында. Без элемтәләрне югалтмаска тырышабыз, әлбәттә. Ләкин конференцияләр, бердәм проектлар туктап калды. Минемчә, бу дөрес түгел, чөнки татар тормышы – төрки дөньяның бер өлеше ул. Европа белән дә мөнәсәбәтләр мактанырлык түгел. Ләкин шәхсән мин үзем Германиядәге коллегаларым белән элемтәләрне сакладым. Без конференцияләр дә уздырабыз, басмалар да чыгарабыз. Анда баргач та мөнәсәбәт үзгәрде дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, сәясәт тәэсир итә, ләкин күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора дип уйлыйм.

– Тарихчы буларак әйтегез әле – Сезнеңчә илдәге хәзерге хәлләр кая барып чыгар?


– Фаразлыйсым килми. Әмма мин оптимист булырга тырышам. Хәзерге хәл әллә ни мактанырлык түгел анысы. Әмма тарих үз юлы белән бара инде ул. Ниндидер кризислардан соң барыбер күтәрелеш булыр. Ышанырга кирәк. Мин дә ышанып яшим. Ә тарихи яктан бер генә нәрсәне әйтә алам: кызганычка каршы, тарих бернәрсәгә дә өйрәтми, сабак бирми. Тарихтагы хаталарны кабатлап булмый, ләкин аларны белергә кирәк. Алардан гыйбрәт алып, акыл җыеп була. Ә киләчәккә дөрес фаразны бер генә кеше дә әйтә алмый.

Чулпан Фәттахова әңгәмәсе.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»