поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
01.04.2016 Җәмгыять

Матбугатта спиртлы эчемлекләр рекламасын кире кайтармакчылар

Русиянең Элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгы газета, радио-телевидениегә спиртлы эчемлекләр, рецепт буенча сатыла торган дарулар һәм БАДлар (биологик актив өстәмәләр) рекламалауны кире кайтарырга тәкъдим итә. “Матбугат чараларын әледән-әле бюджеттан төрле дотацияләр биргәләп, теләнче хәлендә яшәтергә була, әлбәттә.

Әмма бу дөрес түгел, – диде элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры урынбасары Алексей Волин. – Алар үзләрен асрарлык матди база булдырырга тиешләр. Ә моны бары тик реклама гына тәэмин итә ала”.

Монополиягә каршы федераль агентлык министрлыкның әлеге тәкъдимен хуплый һәм алкоголь белән дару рекламасын тыюны 2018 елга кадәр туктатып торырга тәкъдим итә.
 
Үзәк матбугат чараларына реклама, чыннан да, бик зур табыш китерә. Әмма былтыр матбугат өлкәсенә рекламадан кергән акча 29 процентка кимегән. “Әгәр дә без “туклану” базасын арттырмасак, илдә бернинди дә матбугат чарасы калмаячак”, – ди матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең федераль агентлыгы башлыгы Михаил Сеславский. Ул төбәкләрдәге матбугат чараларын “асрау” өчен федераль бюджеттан котчыкмалы акчалар тотыла, ә реклама чыгымны киметергә ярдәм итә дип саный. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы