поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.03.2016 Киңәш-табыш

Машинаңны газга көйләүнең плюслары һәм минуслары

Газда йөрүче машина хуҗаларына бүген күпләр көнләшеп карый. Бензин бәяләре 35-36 сумга якынлашканда, пропанның литры 15 сум, ә метанның кубометры 11 сум 50 тиен. 1 апрельдән бензин бәяләре кабат 2-3 сумга сикерәчәк. Мондый шартларда машиналарын газга күчерергә теләүчеләр саны артырга мөмкин.

Өстәвенә, быелдан Татарстанда автомобильләрен метанга (пропан белән бутамаска!) күчергән гражданнарга һәм оешмаларга дәүләт субсидия түләячәк. Газга күчүчеләргә өстәмә стимул чаралары буларак процентсыз займнар һәм бушлай заправка карталары да каралган. 
 
Җиңел автомобильгә газ җайланмасын урнаштыру хәзерге вакытта якынча 75 мең сумга төшә. Кыйммәт. Халык арасында газ куркыныч дигән миф та яши. Өстәвенә, метан заправкалары аз. 
 
Метанга күчерелгән машина шартларга мөмкинме?
 
Транспортны пропанга, йә булмаса метанга күчерүгә каршы кешеләрнең үз аргументлары. Газ ягулыгы, бердән, машинаның көчен киметә диләр, икенчедән, зәңгәр ягулык куркыныч, җиһаз төзек булмаганда газ салонга чыгып, кешене агулап үтерергә мөмкин. Шартлау куркынычы да юк түгел. Мисал өчен, машиналарга урнаштырыла торган метан баллонында басым 200-300 атмосферага кадәр җитә. Чагыштыру өчен, пропан баллонында ул 16 атмосфера гына. 
 
– Метан газының исе бар, – ди “Автоэкосистемы” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Мансур Фәхретдинов. – Салонда газ исе килсә, шунда ук машинаны туктатып, сервис үзәгеннән белгеч чакыртырга кирәк. Тик мондый очраклар бик сирәк була. Без машиналарга газ җиһазларын 2013 елдан бирле урнаштырабыз. Бу вакыт эчендә, Аллага шөкер, бер генә гадәттән тыш хәл дә килеп чыкмады. Бүген сыйфатлы Италия җиһазлары белән эшлибез. Ләкин җиһаз-җиһаз белән, аны әле дөрес итеп урнаштырырга да кирәк. Акчаны экономияләп, теләсә нинди шикле оешмаларга мөрәҗәгать итмәгез. Бүген Казанда транспортны метанга ике оешма гына күчерә. Аның берсе – без, икенчесе – “Шанс” җәмгыяте. 
 
Газга күчерүнең тагын бер минусы – яңа машинаның гарантиядән төшеп калуы. Әлеге очракта авто хуҗасы транспортка үзгәрешләр кертә. Ә гарантия таләпләре буенча бу – тыелган. 
 
Бөтен Татарстанга 9 заправка 
 
Транспортны метанга күчерү эшен тоткарлаучы сәбәпләрнең иң зурысы – бүген бөтен Татарстанда 9 метан заправкасы бар. Өчесе Казанда, берәр станция Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Буа һәм Мамадышта. Татарстанның 37 районында метан заправкалары бөтенләй юк. Ә алар юк икән, газга күчерүнең мәгънәсе бармы соң дигән сорау туа. 
 
“Газпром газ-мотор ягулыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Казандагы филиалы директоры Булат Газизуллин быел республикада тагын 7 “Газпром” заправкасы ачылачагын әйтә. Алар Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Азнакай, Алексеевск, Алабуга һәм Лениногорскида булачак. 
 
Метанга күчерүнең төп плюсы – аның түбән бәясе. 
 
– Газга күчерү бүген таксистлар өчен отышлы, – ди машина йөртүче Илдар Яруллин. – Алар күп йөри. Ә гади гражданнарга метанга йә пропанга күчәргә киңәш итмәс идем. Газ, аеруча метан заправкалары бездә әле аз. Узган ел Грузиядә булдым. Анда менә хәтта күчмә метан заправкалары эшли.
 
Машина йөртүчеләрне тагын бер нәрсә шикләндерә. Ярый, бүген халык дәррәү кубып машиналарын метанга күчерде ди. Ә иртәгә нәрсә? Хөкүмәт көннәрдән бер көнне метан газының бәясен күтәреп куймасмы? Ул вакытта кабат бензинга әйләнеп кайтырга туры килмәсеме?

Газга күчкән машинага субсидияне ничек алырга?
 
Татарстанда быелдан башлап транспорт чараларын метан газына күчергән физик һәм юридик затларгахөкүмәттән субсидия биреләчәк. Әйтик, җиңел машинага метан җайланмасын урнаштыру якынча 75 мең сум тора икән, хөкүмәт шуның 30 %ын үз өстенә алырга әзер. Компенсациянең күләме транспорт чарасының төренә карап, 27 мең сумнан алып 76 мең сумга кадәр. Җиңел автомобильләргә субсидия газга күчерү чыгымнарының 30 %ына кадәр булачак.

Марсель ӘСКӘРОВ
Акчарлак
№ --- | 25.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»