поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.03.2016 Шоу-бизнес

Эльмира Кәлимуллинаның Казандагы беренче концертында ниләр була

31 март көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Эльмира Кәлимуллина концерты була. “Голос” телепроектының финалчысы, ТРның атказанган артисты өчен бу беренче концерт һәм анда Эльмира белән бергә “Голос”та катнашып, җиңү яулаган Динә Гарипова, шулай ук, әлеге проекттан Анастасия Спиридонова, Маргарита Позоян, “Голос.Дети” проектының финалчысы Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашуы көтелә. Моннан тыш, тамашачылар Филүс Каһиров башкаруында җырларны да ишетә алачак.

Бу хакта бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә Эльмира Кәлимуллина хәбәр итте.
 
Аның сүзләренчә, концерт программасы бик киңкырлы. Тамашачылар классик музыка, халык көйләрен, авторлык җырларын тыңлый алачак. Җырчы шулай ук көтелмәгән дуэтлар булачагына да вәгъдә бирде.
 
“Минем күптәнге хыялым бар иде. Үземнең беренче концертымны оештырганда, сәхнәдә дүртәү — Маргарита Позоян, Динә Гарипова, Анастасия Спиридонова һәм мин бергә чыгып җырлау”, - диде артист һәм “Пирамида”да узачак тамашада аларны бер сәхнәдә бергә күрү мөмкинлеге булачагын ассызыклады.
 
Әлеге программаны Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт калаларында яшәүчеләр күрергә өлгергән инде. “Залларның тулы булуы мине бик сөендерде”, - дип белдерде Эльмира Кәлимуллина.
 
Журналистлар белән очрашуга Мәскәүдән килгән җырчы Маргарита Позоян сүзләренчә, ул Казанда беренче тапкыр һәм әле каланың матур җирләрендә булырга өлгермәгән. “Мин бу концертта үзем язган җырларны башкарачакмын. Билгеле инде, тамашачыларны сюрпризлар да көтә”, - диде ул.
 
Концертта катнашачак Сәидә Мөхәммәтҗанова да матбугат конференциясенә килгән иде. Ул хәбәр иткәнчә, концертта Эльмира Кәлимуллина белән дуэт башкарачак. “Әлеге җырны Эльмира һәм Пелагея “Голос” проектының финал өлешендә башкарган иде. Концертта без дә шуны җырлаячакбыз”, - диде яшь җырчы кайбер серләрне ачып.
 
Концертта җырчылар “Новая музыка” Казан камера оркестрына кушылып чыгыш ясарга ниятли. Оркестрның дирижеры Анна Гулишамбарова һәм виртуоз-пианиночы Андрей Руденко матбугат конференциясендә әлеге чарада катнашу тәкъдимен бик теләп кабул итүләрен белдерде.
 
“Без мондый тәҗрибәләрдән беркайчан да баш тартмыйбыз. Бигрәк тә мондый дәрәҗәдә музыкантлар җыелганда. Без бик зур кызыксыну белән әлеге эшкә тотындык”, - дип билгеләп үтте Анна Гулишамбарова.
 
“Бу безнең өчен бик кызыклы тәҗрибә һәм Эльмира безгә каршы килә алмаслык тәкъдим ясады. Хәзер безнең бик ныклы, яхшы төркем формалаша. Миңа калса, начар жанрлар була алмый − бары яхшы һәм бик үк яхшы булмаган көй генә булырга мөмкин. Без исә бик яхшы көйләрне генә уйнаячакбыз”, - диде Андрей Руденко. 

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 22.03.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»