поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.03.2016 Киңәш-табыш

Ролларны өйдә дә ясап була (РЕЦЕПТ)

Хәзер япон рестораннары бик популяр. Рестораннарга йөри торгач, без ирем белән андагы ризык-ларны өйдә әзерләп карарга булдык. (Дөресен әйткәндә, бу эштә Димага мин ярдәмче генә.) Хәзер исә бәйрәмдә дә, атна уртасында да японча тукланып алабыз.

Кирәк:
5 төрем өчен:
* стакан ярым түгәрәк дөге;
* 2 аш кашыгы дөге серкәсе;
* нори (япон суүсемнәре);
* маринадланган имбир;
* көнҗет (кунжут);
* васаби (япон керәне);
* соя соусы (берүк арзанын алмагыз — ролл тәменә тәэсире мөһим!);
* бамбук тастымал;
* ризык тасмасы (пленка).
 
Дөге пешерәбез:
Дөгене 20-25 минутка җылымса суга салып торабыз. Дуршлагта юып, суның агып беткәнен көтәбез. Кәстрүлгә стакан ярым дөге һәм стакан ярым су салабыз һәм, капкачын бераз гына ачып, көчле утка куябыз. (Тоз салмыйбыз.) 
 
Су кайнап чыгу белән, утны киметәбез. 15 минуттан соң, су парга әйләнеп беткәч, дөгенең әзер булуын карыйбыз һәм уттан алып куябыз. Дөгене башка кәстрүлгә бушатабыз да, дөге серкәсе сибеп, агач кашык белән сак кына болгатабыз. Капкач белән каплап, 15 минутка читкә алып куябыз.
 
(Дөгене дөрес пешерү өчен пропорцияләрне саклау мөһим!)
 
Кызыл балыклы ролл
Эчлек өчен:
* җиңелчә тозланган кызыл балык (сөмбаш);
* кыяр;
* авокадо;
* брынза тибындагы сыр;
* нори;
* кыздырылган көнҗет.
 
Эш барышы:
Балык, кыяр, авокадоны бик юка итмичә тасмалап турыйбыз. 
 
Бер савытка салкын су салабыз (дөгене җәйгәндә кулларны суда чылатып торабыз). Агач такта өстенә бамбук тастымал куеп, норины буйга ике кисәккә бүләбез дә кытыршы ягына кайтарып салабыз. Бер өлеш дөгене шарчык итеп формалаштырабыз да, нори уртасына салып, якынча 5 мм калынлыкта җәябез. Өстенә көнҗет сибәбез.
 
Ризык тасмасын дөгеле якка «ябыштырганнан» соң, бамбук тастымал ярдәмендә норины икенче ягына әйләндерәбез. 
 
Эчлеген сала башлыйбыз. Нориның буеннан-буена сыр җәябез. Як-ягына, өстенә балык, кыяр һәм авокадо тезеп чыгабыз. Норины төрәбез. Бамбук тастымал белән тыгызлыйбыз. Тасманы алып, ролл төремен өлешләргә турыйбыз.
 
 
 
 
 

Яшелчәле ролл
Эчлек өчен:
* сыр; 
* кыяр;
* авокадо.
 
Эш барышы:
Норины кытыршы ягы белән өскә каратып, бамбук тастымалга салабыз һәм бер кырыеннан берникадәр урын калдырып (ул җөй булачак), дөге җәябез. Дөге өстенә сыр, авокадо, кыяр куябыз. Роллның дөгесен эчкә каратып, бамбук тастымал белән тыгызлап төрәбез. Җөйне бераз су белән чылатып ябыштырабыз.
 
Ролл төремен турыйбыз. 
 
 
 
 
 
 
 
 
* Пешеп җитмәгән авокадо кыркурак була. Авокадога баскалап карагыз – кабыгы эчкә бераз батса, өлгергән дигән сүз.
 
* Имбир роллга тәм өстәү өчен генә кулланылмый. Ул чи балыкта булырга мөмкин бактерияләрдән саклый, ашкайнату системасына ярдәм итә. Өстәвенә, башка төр ролл тәмен татыр өчен, әле генә авыз иткән ролл тәмен «оныттыра».
 
* Васаби порошогы кайнаган суда (1:1) эретелә. Ролл өстенә бераз гына салына.

Дима ДМИТРИЕВ
Сөембикә
№ --- | 22.07.2015
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»