|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2016 Экология
Ялларда һава торышы нинди булачак?Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 19 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар ява. Аерым районнарда буран чыгып, күз күременең 500-1000 метрга кадәр кимү ихтималы да бар. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-17 метрга кадәр җитә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 4-9, аязганда 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез исә – 1-6 градус салкын.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 6-9, аязганда – 11 градус салкын. Көндез бераз җылыта – 2-5 градус салкын булыр, дип фараз кылына.
Якшәмбе, 20 мартта, бераз кар ява. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе мөмкин диелә. Төнге сәгатьләрдә – 9-14, аязганда – 18 градуска кадәр салкын булачак. Көндез – 3-8 градус чамсында салкын температура саклана.
Дүшәмбегә каршы төндә, 21 мартта, аязган вакытта һава температурасы 19 градуска кадәр түбән төшә.
--- |
Иң күп укылган
|