поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.08.2009 Җәмгыять

АВГУСТ

Элегрәк, бала чакта, май, ноябрь айлары күңелгә бигрәк якын иде. Бәйрәм булганга гына түгелдер. Май озын кышны исән-сау үтеп яшел җәйгә җитү, җылыга тиенү белән бәйле булгангадыр. Ноябрь инде көз ае. Тамак ярыйсы ук тук вакыт. Ә тамак туклыгы буын баекларының иң зур куанычы. Олыгайгач күңелне август биләде. 30 август татар өчен иң истәлекле, иң кадерле көн булды. Бүген без ул көнне төрле яклап тикшерәбез.

Без көткән, без өмет иткән суверенитетның тормышка ашмый калуы күпләрнең кәефен төшерде, бер-беребездән гаеп эзләргә дә керештек. Үз вакытында суверенитет игълан ителүдән, Рәсәйдә күсәк сәясәтенең йомшара төшүеннән файдаланып кала алмадык дип җитәкчеләрне тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел. Шулайдыр, форсаттан нәкъ вакытында файдаланып кала алмау сәясәтчеләрнең генә түгел, һәр кешенең дә уртак ялгышыдыр. Ләкин ни генә булмасын, безнең өчен яңа сүз – суверенитет күңелләребезгә нык кереп урнашты. Без бит дәүләтчелегебезне күптән югалтсак та, дәүләт тоткан халык икәнлегебезне онытмыйбыз. Аны үзебездән соң килгән буыннарның җанына сеңдереп барабыз. Ә заманында дәүләт тоткан халык һәрвакытта югалтканын эзли, табарга омтыла, шуның өчен көрәшә. Суверенитет игълан ителү дә шул көрәшнең бер эпизоды иде. Әйе, без теләгәнебезгә бу юлы да ирешә алмадык. Әмма исән-сау милләт, киләчәк көрәшләргә әзер икәнлегебезне, дәүләт тотарга, аның белән идарә итәргә сәләтле икәнлегебезне күрсәтеп өлгерә алдык. Әкрен генә пыскып яткан учак кинәт кабынды да безнең өскә албасты булып яткан хакимиятне куркуга салды. Ельцин мөстәкыйльлекне йота алган кадәр алыгыз, дип, бәлки, шаярып, безне мыскыллабрак әйткәндер. Безнең күпне «йота»рга әзер икәнлегебезне күргәч, пошаманга төште һәм аннан соң килгәннәр Россиянең безгә карата 450 ел буе алып барган режимына кире әйләнеп кайттылар. Күсәк белән генә идарә итә белгән илдә башкача уйлау өчен сәяси акыл да җитмидер, тарихи сабакларның да файдасы тимидер. Бу – Россиянең фаҗигасе. Шуңа күрә регионнар үзәккә, үзәк регионнарга ышанмый. Мондый вакытта дәүләтчелек идеясе, суверенитетка омтылу безне өметсезлектән коткарып килә, үз-үзебезне саклау имунитетын югалтмаска ярдәм итә, көч өсти. Безгә сыгылсак та сынмаска кирәк. Кеше җаны, кеше күңеле белән эш итүче сәнгатькәрләргә бу аеруча мөһим. Сәхнәдә суверенитет сүзе пессимистик рухта ишетелергә тиеш түгелдер. Сәхнәдән торып сөйләгәндә тамашачы күңелендә без әле исән, без әле көлә беләбез, без әле көрәшергә сәләтле дигән чаткы калырга тиештер. Театрларыбызның күп булуы, анда талантлы халыкның сәләтле уллары-кызлары иҗат итүе безгә киләчәккә ышаныч бирә. Без Россиядә буталыш чорларында да театрларыбызны саклап калдык. Әлбәттә, театр сәнгатендә финанска бәйле проблемалар хәттин ашкан. Әлбәттә, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә заман таләпләренә җавап бирә алган театр биналары юк. Бу безнең кебек халыкка килешми. Монысын мин җитәкчеләребезнең эшләнәсе эшләре дип бәялим. Әйткәнем бар – театры булмаган шәһәр ул шәһәр түгел, вакытлыча яшәү урыны гына. Суверенитет рухының исән икәнлеген без милли сәнгатьне даими кайгыртып, аның киләчәген тәэмин итеп тә күрсәтсәк, чын ил хуҗалары булырбыз. Без, ни кызганыч, спорт-шоу белән кирәгеннән артык мавыгабыз. Сүз дә юк, анысы да адәм баласына кирәк. Ләкин театрлар кирәгрәк.

 

Кыскасы, суверенитет тирән мәгънәгә ия. Ул бер ай, бер ел, ун ел яшәп кенә ирешелә торган бәхет түгел. Суверенитетны беркайчан да бирмиләр, аны яулап, көрәшеп алалар. Ә көрәшнең ысуллары күп төрле, рухыбыз гына аңа әзер булсын.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 8 | август 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»