поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.03.2016 Криминал

Машина караклары арасына нинди маркалар популяр?

Машинам саклана торган урында калды дип тынычлап йокларга ашыкмагыз. Саклап бетермәүләре дә ихтимал. Йозакка бикләнә торган гаражга да ышаныч юк. Иң яхшысы – машинаның педаль, руль һәм тизлекне алмаштыру тартмасына махсус блокиратор кую. Машинамнан колак какмыйм дисәң, әнә шул киңәшне истән чыгармаска кирәк, ди хокук сакчылары.

Татарстан Эчке эшләр ми­нис­тр­лыгының автомототранспортны куып алып китү һәм урлау очракларын ачу бүлеге җитәк­чесе Рафаэль Габбазов сүзләренә караганда, түләүле машина кую урынында калдырган машиналарны урлап китүнең бернинди авырлыгы юк хәзер. “Җинаять­челәр машина кую урынындагы күңеленә хуш килгән автомобильне сайлый да, сакчы янына килеп, иптәш егетем авырып хастаханәдә ята, шуңа машинасын килеп алырга кушты, дип ялганлый. Ни кызганыч, сакчылар да бу сүзләргә һич шөбһәсез ышана”, – ди ул. Алай гына да түгел, араларында хәтта угрыларга үз куллары белән булышучылар да булган. Мисал өчен, күптән түгел Казанның Вахитов районындагы машина кую урыныннан автомо­бильгә тагу җайланмасын урлаганнар. Угры, иптәшем шәһәр читендә, шуңа үзе килә алмады, дип “сакал теккән”. Сакчы исә аңа, рөхсәт бирү генә түгел, “прицеп”ны машинасына тагып ук җибәргән. “Ниндидер “дус” машинагызны урлап китмәсен дисә­гез, сакчыга телефон номерыгызны калдырыгыз”, – ди Габбазов. – Угрылар пычкы ярдәмен­дә гараж ишекләрен дә кисә, ачкыч яратып, йозакны да ачып керә. Гараж диварын сүтеп, машина урлап киткән очраклар да булды”. Узган ел азагында гына да Бөгелмә шәһә­рендәге гаражлардан дүрт машина юкка чыккан.
 
Ел башыннан бирле исә Татарстанда 27 машина урлаганнар. Уз­ган елның шул чорында 21 машина чәл­дерелгән. Быел караклар арасында үзебездә җитеш­терел­гән ма­шина­лар популяр икән. Агымдагы елның ике аенда гына да республикада 12 “Лада” һәм бер “ИЖ-Ода” ма­шина­сын урлаганнар. Чит ил машиналары арасында андый яз­мыш­ка дучар булучылар азрак. Ел башыннан бирле республикада 5 кыйм­мәтле машина гына (“Киа-Рио”, “Шевроле-Круз”, “Нис­сан-­Каш­­кай”, “Тойота-Хайлендер”, “Ауди Q5”) урланган.
 
Бу очракларның күбесе, га­дәт­тәгечә, Казанда теркәлгән. Ә менә Биектау һәм Лаеш районнарында карда йөрү машиналарын урлау очраклары күп. “Бу аңла­шыла да: әлеге районнарда хәлле кешеләрнең бакчалары урнашкан. Хуҗаларның күбесе кыйм­мәт­ле чанасын ишегалдында гына калдырырга ярата. Шуңа уг­рыларның эше икеләтә җиңеләя”, – ди бүлек җитәкчесе. Ел башыннан бирле шәһәр яны бакчаларыннан шундый җиде җайланма урлаганнар. Аларның икесе генә хуҗасына кайтарылган.

Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»