поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.03.2016 Ир белән хатын

Кеше җиргә бәхет өчен туа

Ун кызга тугыз егет туры килә, дигән сүзләр бик үк дөрес түгел икән. Киресенчә, кызлар җитми дип, егетләр утырып еларлык вакытлар җитә. Кәләш белән кияүләр дә картая. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина ШӘВӘЛИЕВА әнә шулай ди. Әңгәмәсендә ул кызларга авылдан качмаска, егетләргә шәһәргә барырга курыкмаска киңәш бирде. Ул гына да түгел, Альбина ханым кызының кияүгә ник соңрак чыгарга теләве турында да әйтте.

– Альбина ханым, барысы­ның тел очында – икътисадый кризис. Һәр өлкәдә дә тор­мыш­ның кайсы якка борылуы, нинди үзгәрешләр булу хакында фикерләр яңгырый. Ә сез­нең эштә ничегрәк? Ке­сәләр бушый барган заманда халык гаилә коруны кичектермиме?

 – 2008 елда да кризис булды, әмма ул чорда никахлашучылар саны күп иде. Бүген исә вәзгыять икенчерәк. Тик моның сәбәпләре кризис мәшәкате белән бәйле түгел. Бүген 1990 нчы елларда туган балалар никахлашу яшенә җитте. Ә ул вакытта балалар аз туды, шул чордагы демографик хәлнең мөшкеллеген бүген татыйбыз. Узган еллар белән чагыштырганда никахлар саны азрак булу шуңа бәйле. 2015 елда республикада 30 мең 572 гаилә барлыкка килде. Алдагы елдан 6,1 процентка азрак бу.

Шул ук вакытта аерылышучылар да кими. 2014 елда 15 мең 106 гаилә таркалган булса, былтыр бу сан 13 мең 450 иде. Ягъни 11 процентка кимү күзәтелә. Күрше тө­бәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда мең никахка иң аз аерылышу очрагы туры килә. Бу – Идел буе төбәкләрендә иң яхшы күр­­сәткеч. Икътисадый кризис ва­­кытында аерылышучылар азрак булу аңлашыла да: авырлыкны бергә ерып чыгу күпкә җиңел­рәк. Шуңа парлар ызгышудан биг­рәк бер-берсенә елышырга тырыша. Кызганыч, күп очракта яшь гаиләләр таркала. Аеры­лышучыларның 38 проценты – бергә биш елдан азрак яшәгән парлар. Гаиләдәге менә шул кризис чоры узуын көтмичә, түзә алмыйча таркала гаиләләр. Аларга тормыш тәҗрибәсе җитеп бетми. Хис белән эш итәләр дә барысын да чәлпәрәмә китерәләр.

– Аерылганда дәүләт пошлинасын арттыру, аерылышу процессын катлауландыру турында фикер булды. Гаи­ләләрдә төрле хәлләр була бит. Ире эчкече яки наркоман икән, аерылышу хәерлерәк түгелме? Ә бу чаралар гаилә саны статистикасын бозмас өчен тырышу кебек килеп чыга. Сез нинди фикердә?

 
– Дәүләт пошлинасын арттыру турында сүзләр имеш-ми­меш­ләр дәрәҗәсендә генә. Бу хакта бернинди канун да, фәрман да кабул ителмәде. Хәзерге вакытта аерылышканда түләнгән дәүләт пошлинасы 650 сумны тәшкил итә. Әмма аны арттыру яки башка штраф санкцияләре белән генә аерылышучылар санын киметеп булмый. Монда гаилә нигезен ныгыта торган максатчан дәүләт сәясәте кирәк. Яшь гаи­ләләрнең бу социаль проблемаларын хәл итү дә мөһим. Бу бер яки ике ел эчендә башкарыла торган эш түгел. Уңай нәтиҗәгә ирешер өчен дистә еллар узарга мөмкин.

Аерылышу сәбәбе – бер-бе­ре­безне аңламау, дип әйтүчеләр – күпчелек. Бу авырлыкны булдырмас өчен, ЗАГСлар каршында яшь гаилә мәктәбе эшли. Сер түгел: иң тату, мәхәббәтле гаи­ләдә дә савыт-саба шалтырамый калмый. Без алдан ук парга бергә хуҗалык алып барганда нинди кыенлыклар белән очрашу ихтималын, мөнәсәбәтләрне ничек җайларга кирәклеген аңлату өчен шундый мәктәп оештырдык. Әмма туйга әзерлек мәшә­катьләре, мәхәббәттән башы әйләнгән кешеләр андый очрашуларга йә килми, яки әйткәнне ишетми дә. Бу безгә кагылмый, без барыбер бәхетле булабыз, дип кул селтиләр. Әмма белемле булу артык түгел.

2016 елда безнең тагын яңа проект барлыкка килде. Аерылырга теләп гариза алып килүчеләргә “Умай” гаилә академиясе белән берлектә психолог, медиаторлар ярдәмен тәкъдим итәбез. Алар ЗАГСта ук эшли. Гаиләне саклап калыр өчен мөмкинлек бар икән, аны кулланырга кирәк. Низагны җайлап була. Беләсезме, бу мәсьәләдә уңай нәтиҗәләр дә бар: ике ай эчендә Казанда аерылышырга килүче 62 пар психологлар ярдәменә риза булды. 40 пар аерылышу ниятеннән кире кайтты, гыйнварда – унбиш, февральдә – егерме биш пар. Тагын унөче психологлар белән аралашуын дәвам итә, чөнки бер тапкыр гына күрешү җитмәскә дә мөмкин. Аерылышу ниятеннән кайтмаган очракта да ике кеше арасында үпкәләрне юкка чыгару мөмкин, конструктив сөйләшү кирәк. Гаиләдә балалар бар икән, аерылышуны алар авыр кичерә. Дустанә мөнәсәбәтләр сакланса, балага да җиңелрәк. Әлегә бу хезмәт Казанда гына бар, якын киләчәктә психолог, медиаторлар башка шәһәр, район ЗАГСларында да эшләячәк. Кем Казанга килә алмый, алар интернет аша “Семейная консультация” сервисында психологлар белән аралаша ала.

– Рөстәм Миңнеханов “катнаш никахлар – Татарстанның тотрыклы нигезе” дигән фикер әйткән иде. Әйе, бер яктан, шулай, толерант мө­нәсәбәт бар, урыс-татар гаилә­ләре дә – гадәти күренеш. Әм­ма катнаш никахларның татарга зыяны күбрәк. Көчлерәк мәдәният – безнең очракта ул урыс мәдәнияте – кечерәкне үз эченә йота. Ә бездә телне дә, динне дә саклау теләге бар. Катнаш никахлар саны күпме? Алар арасында аерылышу күзәтеләме?

– Бездә милләтне күрсәтү, тану – һәркемнең үз ихтыярында. “Милләт” графасы да юк, шулай да никах теркәлгәндә күбесе милләтләрен күрсәтә. Тер­кәл­гән никахларның 80 проценты бер милләт вәкил­ләреннән тора. Татар татарга өйләнер­гә тырыша, урыс урыс­ны сайлый. Теркәлгән гаиләләрнең чама белән 20 проценты – катнаш никахлар. Казанда, мәсәлән, узган елда 12 мең 495 гаилә теркәлде, шулар­ның 1 мең 981е – катнаш никахлар. Ягъни 15,9 процент. Чаллыда 2015 елда исә андый гаи­ләләр күбрәк, никахлашкан парлар – 4 мең 261, шуларның төрле милләт вәкил­ләренең кушылуыннан туган гаиләләр – 1 мең 125. Бу – 26,4 процент дигән сүз. Актанышта узган елда 179 гаилә барлыкка килгән, шуларның 15е – катнаш никах. Балтачта 251 пар кавышкан, шуларның 9ы – катнаш никах. Сарманда 200 гаилә туган, шуларның 25е – төрле милләт вәкиллә­реннән торган гаиләләр. Сабада хәлләр болайрак: 220 гаи­ләнең 11е – катнаш никах. Катнаш никахлар гына аерылыша дип әйтеп булмый, алар арасында аерылышучылар гомуми санның 20 процентын тәшкил итә.

Мин дә Татарстан Президенты белән килешәм. Республикада барысы да дус яши, шуңа күрә катнаш никахлар – гадәти күре­неш. Тел, дин, гореф-гадәтләр югала дигәндә, бу – катнаш никахлар проблемасы гына дип өздереп әйтеп булмый. Атасы да, анасы да татар була торып, балалары туган телне белмәүчеләр азмы? Кызганыч, андыйлар да күп. Алар гаиләдә татарча сөй­ләшми, гореф-гадәтләрне саклау максатына исе китми. Ирем – катнаш никахта туган кеше. Әнисе – марҗа, әтисе – татар. Әм­ма алар башка милләт мәдә­ниятенә дә бик игътибарлы. Телне саклау – гаиләнең бурычы, әмма бу эштә аңа мәктәп тә, балалар бакчасы да, мохит тә булышырга тиеш. Телне өйрәнү теләге булу да мөһим. Улыма тиздән 7 яшь тула, мәктәпкә әзерләнәбез. Татар теле дәресләре дә бар, яратып укый дип ялганламыйм, ул аны дәрес буларак кабул итә. Вакыт узгач, мөнәсәбәте үзгәрер дип уйлыйм, чөнки 19 яшьлек кызымда татар мәдәниятенә карата кызыксыну нык артты. Театр­ларга йөриләр, татарча музыка тыңлыйлар. Безгә әби дә булыша, ул безнең белән татарча гына аралаша.

– Зур проблемаларның тагын берсе – татар авылларында буйдак ир-егетләр арту. Кызлар шәһәрдә ялгыз йөри, егетләр, өйләнмичә, туган нигезне саклый. Кызлар исә егет­л­әр аз дип зарлана. Статис­тика кызларны куандырырлык якка кайчан үзгәрер икән? Буйдак егетләр, ялгыз кызлар мәсьәләсен чишү юллары нинди?

– Беренчедән, кызлар саны күп, барысына да егетләр җитми, дигән фикер дөреслеккә туры килми. Ир-егетләрнең саны җитәрлек. Ел саен ир балалар кызларга караганда күбрәк туа. Бу күптәннән күзәтелә, ягъни баланс бар. Мәсьәлә аларның бер-берсе белән табышмавында. Һәр районда диярлек буйдаклар бар. Шөкер, бу мәсьәләне хәл итәр өчен, яучылар барлыкка килә башлады. Яшьләрне таныштыру, очраштыру клублары барлыкка килде. Бу юнәлештә Арча, Мөслим, Балтач якларында бик актив эшлиләр. Түрәләр тарафыннан фәрман биреп, бу эшне ерып чыгып булмый, мөнәсәбәт­ләр кору, гаилә тудыру бик нечкә яссылыкта ята. Руханиларның да бу эштә катнашуы – безгә зур ярдәм. Әйе, авылда кызлар юк, ә егетләр күп. Гүзәл затлар шәһәр­гә китә, бу авылдагы тормыш дәрәҗәсе белән дә бәйле. Шә­һәрдә эш табу да җиңелрәк, тормыш та кызыграк, күңеллерәк. Әмма салада да социаль өлкә­дәге проблемалар азмы-күпме уңай хәл ителә. Кайсы район үзәген алма – зур спорт комп­лекс­лары бар, мәдәният йортлары эшли, балалар үстерәм дигән кешегә югары дәрәҗәдә эшләүче мәктәпләрдә белем бирәләр. Авылларда хастаханәләр дә җи­һазландырылган. Шартлар бар, кызларның авылдан качу тенденциясе үзгәрер дип уйлыйм. Соңгы елларда шәһәрдән авылга күчеп кайтучылар да күзәтелә. Хәзер интернет заманы, кешеләр социаль челтәрләр аша таныша. Бернинди дә авырлыгы юк. Ялгыз калырга ярамый. Һәр кеше бәхет өчен туган, гаилә булып яшәүнең тәмен һәр кеше тойсын дип телим.

 – Кәләш белән кияүләрнең яше үзгәрдеме? Яшьләр хәзер олыгаеп кына никахлаша кебек.

– Әйе, андый күренеш күзә­телә. Элегрәк кызлар 24 яшькә кадәр кияүгә чыгарга тырышты, утырып калудан куркалар иде. 10 ел элек хатын-кызларның 57 проценты 18-25 яшьтә кияүгә чыккан. Бүген бу яшьтә кияүгә чыгучылар саны 41 процентны тәшкил итә. Ун ел элек 25-34 яшьтә гаилә коручы кызлар 28 процент булган, 2014 елда андыйлар – 43 процент. Мин үзем дә 19 яшьтә кияүгә чыктым, әмма кызымның бераз соңрак гаилә коруын теләр идем, белем алу да кирәк. Аннары тормыш тәҗри­бәсе булганда, ир белән мөнә­сә­бәтләр кору җиңелрәк.

Егетләр элегрәк тә, әле дә өйләнергә ашыкмый, алар өчен гаилә коруның иң яхшы вакыты – 25-35 яшь. Бер яктан бу – яхшы күренеш. Яшьләр бер-берсен сыный, никахка җитди карый, хис кенә түгел, акыл белән дә эш итә дигән сүз. Андый парларның мөнәсәбәтләре дә ныклы нигезле була. Әмма таякның ике башы булган кебек, моның тискәре ягы да бар. Соңрак кияүгә чыккан саен, хатын-кызның бала табу яше дә уза. Һәр гаиләнең максаты – сау-сәламәт хәерле нәсел калдыру. Гаилә бала тудыру, аны тәр­бияләү белән бәхетле. Мәхәббәт хисе балалар туганда тагын да көчәя. Күпбалалы гаилә матур, күңелле бит! Шуңа күрә вакытында гаилә кору кирәк.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»