|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2016 Криминал
Түбән Камада кыз баланы кыйнаган ир-атны тотканнар (ВИДЕО)Түбән Каманың полиция хезмәткәрләре спорт мәктәбенә бару юлында 12 яшьлек кызны кыйнауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган. Ул шәһәрдә яшәүче 70 яшьлек ир-ат булып чыккан. Ул үз гаебен тулысынча таныган, ә кызга ташлануын начар кәефтә булуы белән бәйләп аңлаткан. Моңа кадәр аның хокук бозганы булмаган, сәламәтлеге белән бәйле рәвештә бернинди исәптә дә тормый. Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл 1 мартта булган иде. Түбән Камада бер ир-ат 12 яшьлек кыз баланы кыйный. Әлеге хәл 1 нче номерлы балалар спорт мәктәбе янында, көндезге сәгать 3ләр тирәсендә була.
РФ Җинаять кодексының 116 нчы маддәсе (кыйнау) буенча җинаять эше кузгатылган. Шикле адәмне сак астына алу мәсьәләсе карала.
--- |
Иң күп укылган
|