|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2016 Медицина
Сак булыгыз: Зика бизгәгеШундый заманда яшибез: бер чирне икенчесе алыштырып кына тора. Соңгы арада Зика бизгәге вирусы турындагы хәбәрләрне әле бер ил, әле икенче ил яңалыкларыннан ишетәбез. Узган атнада Франциядә бер авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта илнең сәламәтлек саклау министры кисәтә һәм халыкны уяулыкка чакыра. Анда Зика вирусын урта яшьләрдәге бер ханымның җенси юл белән үзенең өйдәшеннән иярткәнлеге ачыкланган. Ир-ат исә күптән түгел генә Бразилиядән кайткан. Вирусны шунда черкиләрдән иярткән булуы ихтимал. Зика бизгәге вирусы беренче тапкыр 1947 елда беленә һәм шуннан соң озак вакыт ул кешегә куркыныч тудырмый дип саналган. Бары 2014 елда гына вирус ияртүчеләр саны кинәт күбәеп киткән һәм хәзер 30дан артык илдә теркәлгән. Әлеге вирусны 120 меңнән артык кеше йоктырган. Чир билгеләренә килгәндә, ул өлешчә грипп, ОРВИ авыруларыныкына охшаш: температура күтәрелә, күз эренли, кеше бизгәк тоткандай калтырый башлый, буыннар һәм арка авырта, битне тимгел баса, хәл китә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы Зика вирусы күп табылган илләрнең исемлеген булдырган. Чир аеруча Үзәк һәм Көньяк Америкада – Мексика, Боливия, Бразилиядә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә – Камбоджа, Һиндстан, Индонезиядә, Таиландта, Сингапурда шактый таралган. Шулай да бу җәһәттән эпидемиологик яктан иң катлаулысы дип Бразилияне атыйлар.
Роспотребнадзор белгечләре әлеге илләргә барырга җыенучыларга алдан ук саклык чаралары күрергә киңәш итә. Белгечләр кисәтүенчә, әлегә Зика вирусына каршы торырлык бернинди дәва да, вакцина да юк. Чир бигрәк тә йөкле ханымнарда авыр уза. Вирус карындагы бала өчен куркыныч, чөнки баш мие үсешенә комачаулый һәм ул очракта баш сөяге тышчасы тиешенчә үсә алмый. Бу исә церебраль паралич, акыл тайпылышы һәм күрү проблемаларына китерәчәк, диләр. Зика вирусы, авыру черки тешләгәннән соң, берничә көннән үзен сиздерә. Олы кеше чирне балаларга караганда җиңелрәк үткәрә.
Әлеге вирусны төп таратучылар – тропик илләрдәге Aedes токымлы черкиләр. Әлеге бөҗәкләрнең бүтән йогышлы чирләрне таратуы да мәгълүм. Безнең җирлектәге озынборыннар күбрәк кичкырын кешегә тынгы бирмәсә, ә Зика бизгәге вирусын йөртүче бөҗәкләр көндез дә актив икән. Дымлы, җылы климатта алар бик күп үрчиләр. Россиядәге шартлар әлеге черкиләр яшәү өчен кулай урын саналмый. Шул ягы куркыныч: черкиләр кеше белән бер урыннан икенче урынга күчәргә мөмкин. Әйтик, машина багажнигында, биштәрдә, үсемлек туфрагында.
Россия халкы арасында да Зика бизгәге вирусын йоктырып кайтучы бар. Ел башында Доминика Республикасында булып кайткан Мәскәүдә яшәүче хатын-кызга, авырып дәвалау оешмасына эләккәч, шул диагноз куелган. Бу җәһәттән аэропортларда санитария күзәтүе көчәйтелгән. Эпидемиологик хәл тотрыксыз саналган илләрдән килүчеләрдә югары температура күзәтелгәндә, тикшерүне йогышлы авырулар хастаханәләрендә дәвам иттерәләр.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|