поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.03.2016 Медицина

Ринат Галиев: “Донор булганда елына йөз бөер дә күчереп утыртабыз”

Кешенең бер органын икенче кешегә күчереп утырту ярый торган эшме, күчерсәң ничек була да, күчермәсәң ничек – бу гамәлгә диннең мөнәсәбәте нинди? Табиб Ринат Галиев әлеге сорауларга җавап эзләп, уйланып шактый күп йокысыз төннәр үткәргән. Укыган, эзләнгән, медицина галимнәренең хезмәтләрен өйрәнгән, дин әһелләре белән киңәшкән һәм эшләгән дә эшләгән.

Нәтиҗәсе – ул бүген Русия күләмендә данлыклы трансплантология үзәге оештырган табиб, коточкыч катлаулы операцияләр ясап, дистә мең-ләгән кешенең гомерен саклап калган трансплантолог, Республиканың Органнарны һәм тукымаларны трансплантацияләү үзәге җитәкчесе, Татарстанның баш урологы, медицина фәннәре докторы, профессор. Шунысы кызык, әлеге чиксез хезмәтләр дәрьясына ул “бер генә ай эшлим” дигән уй белән килеп кергән булган...
 
– Ринат Харисович, сүзне диплом алган көннән үк башлыйк әле, беренче операцияләрегезне искә төшерик.
– Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, мине Әлмәткә туберкулез диспансерына терапевт итеп җибәрмәкчеләр иде. Ә мин хирург булып эшләргә хыялландым. Ул чакта да спортчыларны “сатып алу” гадәте яшәде, мин чаңгы шуу буенча спорт мастеры идем. Без диплом алган көннәрдә институтка Мари-Элдан спорт өчен җаваплы кеше килде дә, мине үзләренә эшкә чакырды. Аңа шарт куйдым: сезгә бары хирург булып эшләсәм генә барам. Беренче операцияләрне сукыр эчәккә ясый идек инде. Интернатурада эшләгәндә бер тәүлектә 12 кешенең сукыр эчәгесенә операция ясадым. Элек өч йөз мең кешегә бер дежур хирург хезмәт күрсәтә: сынган аяк-кулны ялгау, кисү дисеңме, хатын-кызның аналыгы тышында яралган баланы кисеп алу, сукыр эчәк – барысын да эшли идек. Бер ел шулай хирург булып эшләдем дә, урология бүлеге мөдире, укытучым Давид Наумов: “Әйдә, бездә эшләргә кеше юк”, – дип, үзе янына чакырды. Кулларны күтәртеп карады да: “Бармакларың озын, синнән әйбәт уролог чыгачак”, – диде (аденомага операция ясаганда озын бармаклар кирәк). Юк, мин әйтәм, уролог булып бармыйм, мин хирург булам! Әйдә, бер айга дип, тәки үгетләде. Мине шунда ук бу эшкә тартып кертте, урология буенча укырга җибәрде, анда миңа бик яхшы укытучылар эләкте. Шулай итеп, бер ай дигәнем 45 елга сузылды, менә шул дәвер инде уролог булып эшлим. Ул чакта, 70 нче еллар бу, эндоскопия аппараты бүтән белгечлекләрдә юк иде әле, ул иң беренче урологларда пәйда булды. Шуның белән органга кереп, сидек куыкларын карап, кирәк урында яндырып-дәвалап, җайлы эшләү мөмкинлеге бар иде.
 
– Ринат Харисович, Сез Татарстанда трансплантология хезмәтен оештырган кеше, ничегрәк башланды ул эш?
– Бутлеров урамында анатомичка бар, шунда ветеринария лабораториясе дә эшли иде. Без шунда этләрдә сынаулар үткәреп, кан тамырлары хирургиясен өйрәндек. Элек кан тамырларын тегү дигән нәрсә дә һәм аларны тегәргә махсус инструментлар да юк, аларны хәтта Мәскәүдә дә ясамыйлар иде. 1979 еллар бу. Казан дәүләт медицина кораллары заводы директоры Нур Шакировка барып, безгә шундый-шундый нәрсәләр кирәк дип, күрсәтеп, ясатып, шул инструментлар белән этләрнең кан тамырларын тегә башладык. Кан тамырларына операцияләр ясап, мин кандидатлык диссертациясе якладым. Икешәр миллиметр калынлыктагы тамырларны, микроскоптан да карамыйча, бер-берсенә ялгап, җеп белән тегә идек.
 
Фуат Шәрәфисламов исемле бик данлыклы остазым бөерләрендә яман шеш барлыкка килеп, шешләре бөер венасына да үскән этләргә операция ясарга өйрәнде. Ун ел үткәч кенә, 1978 елда, шундый ук операцияне кешеләрдә ясый башладылар. Минем үземә дә шактый ясарга туры килде аны. Беренче пациентым Казандагы бер завод директоры иде. Бөерендә зур яман шеш, ул калын кан тамырына – венасына да үскән. Израильгә барам диде. Бармагыз, үзем ясыйм дидем. Бу вакытта мин Мәскәүдәге Онкология үзәгендә бүтән юнәлеш буенча докторлык диссертациясе яклаган идем. Мәскәүгә Онкология үзәгенә күренергә килгәч, аңа: “У-у, ул әйтсә ясый, аның кебек җүләр бүтән юк”, – дигәннәр. Чыннан да, авыру бөерен алып, веналарын кисеп, ялгап, тегеп, мин аңа катлаулы операция ясадым. Шуннан соң ул биш ел яшәде әле.
Кан тамырлары хирургиясе белән шөгыльләнгәннән соң бөер күчереп утырту эшенә керештем. 1987 елда 16 яшьлек баланың сукыр эчәгесенә операция ясаганда табиблар ялгыш аның сидек куыгыннан бөеренә бара торган сидек юлын кискәннәр һәм бөеренә тегеп куйганнар, ә икенче бөере начар эшли, шулай итеп, үсмер гомерлеккә инвалид калган. Уйладым-уйладым да, аның бөерен кисеп алып, турыдан-туры сидек куыгына ялгадым һәм кече тазга төшереп утырттым. Бүгенге көндә кешенең бөере үзенә шулай күчереп утыртыла, бу аутокүчерү дип атала. Бу операция шактый тәнкыйтьләнде, бәхәс кузгатты: ничек алай, шулай ярыймы, пациент белән алга таба ни булыр? Ә алга таба әйбәт булды. Ул үсмер операциядән соң безгә килеп күренеп йөрде. Рентген ясап тордык, бөере менә дигән эшли. Бервакыт ул миңа шофер буласы килүен әйтте. Юк, мин әйтәм, ул эш синең саулыгыңа зыянлы, син хезмәт укытучысы бул. Ул, чыннан да, техникум тәмамлады. Хәзер аңа 46 яшь, Шәле авылында гаиләсе белән яши, өч баласы бар, хезмәт укытучысы булып эшли. Татарстанда беренче аутокүчерү менә шушы булды. Кешенең бөерен күчерү мәеттән бөер күчереп утыртуга караганда техник яктан катлаулырак.
 
Быел менә үлгән кешедән беренче тапкыр бөер күчереп утыртканга 25 ел була. Ул чакта мондый операцияне Мәскәү табиблары килеп ясап күрсәтергә тиеш иде. Без аларны көттек, әмма самолет оча алмый торган көн булды һәм алар килә алмадылар. Бөерне алдык, ә аны озак тотарга ярамый (алгач та, махсус эремәдә юганнан соң суыткычта, күп дигәндә, 12 сәгать саклана, ләкин тизрәк күчереп утырткан саен яхшырак – бөер тизрәк эшләп китә). Шуннан операцияне үземә ясарга туры килде. Ул уңышлы чыкты. Дөнья күрсәткече буенча, күчереп утыртылган бөер ун ел уңышлы эшләсә, бу яхшы нәтиҗә санала. Шул вакыт үткәч, кешенең куелган бөере эшләми башлый һәм ул тагын безгә чиратка баса, тагын бөер куябыз, андый операцияләрне шактый ясадык инде. Кешегә бөерне өч тапкыр күчереп утыртырга була, безнең өченче тапкыр алыштырганыбыз юк әле. Дөрес, куелган бөер белән 15әр ел әйбәт кенә яшәүчеләр дә бар, монысы чит органның кешегә ни дәрәҗәдә килешүенә карый инде. Күчерелгән бер генә бөер дә гомер буена чыдамый, чөнки кеше организмы ят органнан ничек тә котылырга тели. Шунлыктан чит бөерле пациентлар гомер буе кыйммәтле дарулар эчеп торалар. Бары игезәкләрнең берсеннән икенчесенә күчереп утыртылган бөер генә гомерлек булырга мөмкин. Беренче тапкыр өч кешегә мәеттән бөер күчереп утырткан идек, бер хатын шуннан соң хәтта бала тапты. Ләкин ул корсаклы икәнен яшергән иде, ә безнең кайбер дарулар ана карынындагы балага начар тәэсир итә, гадәттә без корсаклы хатыннарга аларны кулланмыйбыз. Бу ананың баласы исән туды, әмма, кызганыч, бер айдан үлде.
 
– Димәк, бөер күчереп утыртылган хатыннар бала таба алалар? Хәтәр куркынычтыр инде ул?
– Әйе, куркыныч, әмма үләрлек түгел. Бездә әле хәзер дә бөер күчереп утыртканнан соң бала тапкан таҗик хатыны ята. Татарстан буенча бөер куелганнан соң бала тапкан дүрт хатын бар, үзләре дә, балалары да исән-саулар. Без андый хатыннарны гинекологлар белән бергәләп йөклелек башыннан ахырынача күз уңында тотабыз, аннан тудыру йортына барып, балаларын таптыруда үзебез катнашабыз.
Ә егерме ел элек Русиядә беренчеләрдән булып, бө-ерне туганнан туганына күчереп утырттык. Ульяновскида үтте ул операция. Баласын 18 яшендә тапкан 37 яшьлек ананың бер бөерен 19 яшьлек улына күчереп утырттык. Мондый операцияләр өчен бала белән ана арасында яшь аермасының зур булмавы да әһәмиятле. Операция уңышлы чыкты. Аны үзәк телевидениедән дә күрсәттеләр хәтта. Туганнардан күчереп утыртуда җаваплылык бик зур. Әйтик, анасыннан баласына күчерәбез икән, анага хәтта инвалидлык та бирә алмыйбыз. Чөнки безгә: “Әгәр инвалид ясыйсыз икән, нигә кешенең бөерен аласыз?” – диләр. Шуңа донорларны бик җентекләп сайлыйбыз, бер бөере алынган кеше алга таба да тулыканлы тормыш белән яши алырга тиеш. Кешеләр бер бөер белән дә яшиләр. Дөньядагы халыкның 7 проценты бер бөер белән генә туа.

– Донор табу катлаулымы? Аның сау-сәламәт булуы кирәк бит, ә хәзер тулы сәламәт кеше дә юк кебек...
– Әгәр дөнья күләмендә карасак, Япониядә бары тик туганнардан туганнарга гына күчереп утырталар, чөнки японнар туганнарын яраталар. Ә Татарстанда туганнарына бөер бирергә әзер кешеләр бик күп түгел. Хәзер безгә чит төбәкләр өчен дә квота бирделәр. Чувашиядән, Мари-Элдан, Удмуртиядән киләләр, хәзер күбрәк шуларга ясыйбыз. Шунысы үзенчәлекле, мәетләрдән бөер күчерү уңышлы барса, пациентлар туганнарыннан күчерүдән баш тарта башлыйлар. Ә үлгән кешеләрдән бөерне бөтенләй күчереп утыртмаучы төбәкләрдә чирлеләргә бүтән чара юк, аларның бар ышанычы – туганнарында.
 
– Чит төбәкләрдән авырулар туганнары белән киләләрме?
– Әйе, аларны җентекләп тикшерәбез: кан составлары килешәме, кан буенча 30 төрле күрсәткеч, шуның күпмедер проценты булса да туры килергә тиеш, туганының икенче бөере нинди хәлдә калачак – нечкәлекләре бик күп аның.
Бөер күчереп утырту операцияләреннән соң, республика җитәкчелеге мине фатир биреп яки бүтәнчә бүләкләү тәкъдимен белдерде. Ул чакта республика Министрлар Кабинеты Рәисе Рөстәм Миңнеханов иде. Аның янына бардым да: “Миңа фатир кирәкми, акча биреп, Германиягә укырга җибәрсәгез иде”, – дидем. 3 мең марка бирделәр, Гановер шәһәрендә бер ай укып кайттым. Мин инде хәзер олы яшьтәге кеше (Ринат Харисовичка быел 70 тула – Н.С.), туган яктан – Әлмәт районы, Нәдер авылыннан Казанга килгәндә җүнләп урысча да белми идем. Чит тел өйрәнү кирәклеген аңлап, улым Шамилне 8 сыйныфта Англиягә җибәрдем. Укып, телне өйрәнеп кайтты. Аннан Казан медицина институтын тәмамлагач, Мәскәүгә җибәрдем. Анда Трансплантология институтында аспирантура үтте. Аннан Германиядә – ике тапкыр, Англиядә һәм Италиядә укыды. Элек, бөерләрне күчереп утырта башлаган чакта, организм органны кире какмасын өчен кулланыла торган нибары өч препарат бар иде. Әйтик, шуларның берсенең кешегә ничек тәэсир итүен менә ничек ачыклый идек: кешенең кулы калтырый икән, димәк, азайтабыз, калтырамый икән – өстибез. Ә хәзер препарат күпме кирәк – кан барысын да күрсәтә. Соңгы тапкыр Шамил Италиядә булды, аннан күчереп утыртылган органны кире кагылудан яклаучы шулкадәр яхшы схема алып кайтты, күз генә тимәсен дип телибез хәзер. Былтыр 24 кешегә бөер күчереп утырттык, барысыныкы да әле генә күчереп утырткан кебек яхшы хәлдә. Ә дөнья статистикасында үлгән кешедән күчерелгән бөерләрнең – 80, туганнардан күчерелгәне 90 процент нормаль эшләп китсә, бу бик яхшы күрсәткеч санала. Без исә 100 процентка ирештек.
 
Донор органнарына килгәндә, 1991 елдан бирле төрле этапларны үттек. Хәтәр чаклар да булды. Мин менә моннан урман аша өйгә кайтып йөри идем, шунда көтеп торып, мал ияртеп килгәндәй: “Менә сезгә кеше алып килдек, ул сезгә бөерен бирә, ә сез акча түләгез”, – диючеләр дә, бөер сатып бизнес ачарга тәкъдим итүчеләр дә булды. Дөньяның әллә кемнәре бар бит. Кызык та, кызганыч та. Җир йөзендә кеше ике төрлегә бүленә: берәүләре үлгән туганнарының бөерен алдыруга 100 процент каршы, икенчеләре: “Миңа кайчан бөер күчереп утыртасыз?” – диючеләр. Кеше үз башына төшмичә проблеманы аңламый.
 
– Үлгән кешедән бөер алу дигәндә, нинди мәетләр алар – юл һәлакәтенә очраган кешеләрме, үз үлемнәре белән китүчеләрме? Туганнарының рөхсәте белән алынамы алардан бөерләре?
– Без “ризалык презумпциясе” нигезендә эшлибез. Ягъни, закон буенча без үлгәч барыбыз да органнарыбызны бирүгә риза. Әлеге закон булмаса, без бер бөер дә күчереп утырта алмас идек. Мин трансплантология эшенә тотынганчы шактый уйландым, эзләндем, дин әһелләре белән дә киңәштем. Ислам дине трансплантологиягә бервакытта да каршы булмады. Бервакыт Равил Гайнетдинны Трансплантологларның Мәскәүдә узган конгрессына да чакырдык. Ул миңа болай диде: “Ислам дине – ул корбан китерү дине. Әгәр кеше үлгәч тә кемгәдер ярдәм итә ала икән, бу изге эш санала”. Конгресска үзе килә алмады, ә яшь хәзрәт килеп, ислам диненең органнарны күчереп утыртуга уңай мөнәсәбәтен Равил хәзрәт кебек матур, үтемле итеп аңлатып бирде. Мисал өчен, без беренчеләрдән булып бөерен алган егет башта асылынырга маташкан, кемнәрдер күреп, элмәктән төшергәч, җиденче каттан сикергән. Андый кешенең бөерен алу гөнаһмыни? Әйткәнемчә, мин бу хакта күп уйландым, чит илләргә барып, анда трансплантологиягә мөнәсәбәтне күргәч кенә тынычландым.
 
– Яшьләй үлгән барлык кешенең бөерен алалармы?
– Әгәр бөере сәламәт булса. Кеше үлде дә, аны кискәли башладылар дигән сүз түгел бу. Моның өчен махсус комиссия җыела, әгәр кеше фаҗигале төстә үлгән икән, ул комиссиягә суд-медицина эксперты да керә һәм соңгы сүзне ул әйтә. Комиссиядәге табиблар кешегә “мие үлде” дигән диагноз куярга тиешләр. Бу эштә трансплантолог катнашмый. Кешегә тоташтырылган махсус җайланма аның үлгәнлеген күрсәтә икән, җайланманы сүндерәләр. Сигез сәгатьтән тагын кабызалар. Шунда йөрәге эшләп китмәсә, аңа “мие үлгән” дигән диагноз куела, инде трансплантологларга эш башларга ярый дигән сүз. Донор-мәетләр – инсульттан, миләренә кан савудан үлүчеләр. Әмма болар уңышлы донорлар түгел, чөнки аларның кан тамырлары бик начар була. Аннан үлгән кешеләрнең яшьләре дә әһәмиятле. 1987 елда 50 яшькә кадәр үлгән кешеләрнең органнарын гына алу рөхсәт ителә иде. Ләкин хәзер 60 яшьтә дә бик яхшы бөерле кешеләр бар. Шуңа 60-65 яшьлекләрдән дә алабыз. Билгеле, башта донорның бөеренә УЗИ ясыйбыз, анализ алабыз, кан тамырларын карыйбыз. Ә калган донорлар – юл һәлакәтендә, көнкүрештә – гомерләре төрлечә өзелгән кешеләр. Ләкин әле ике ел мондый мәетләрдән орган ала алмадык. Эш шунда, ике ел элек кемнәрдер чит төбәктәге трансплантологларга шушындый мәетләрдән кисеп алып, биоматериал буларак табан сөякләре сата башлаган.
 
Шуңа бәйле рәвештә Татарстанның Тикшерү комитеты безгә фаҗигале төстә үлгән мәетләрдән бөер алуны тыйды, гәрчә ул табан сөякләренә безнең бер катнашыбыз булмаса да. Быел Тикшерү комитеты белән сөйләштек, хәлне аңлаттык, инде фаҗигале үлгән кешеләр белән дә эшләргә рөхсәт иттеләр. Гомумән, каршылыклар чыгып кына тора. Орган күчереп утыртуга кагылышлы тузга язмаган уйдырмалар иҗат итүчеләр дә җитәрлек. Бервакыт миңа бер районнан кайчандыр прокурор булып эшләгән кеше чылтыратып: “Сез органарын алу өчен бер баланы урлап киткәнсез икән, булдымы шул хәл?” – диде. Закон буенча 18 яше тулмаган бала донор була алмый, аңа кагылырга ярамый. Мин чылтыратучыга бу хакта саллы гына итеп аңлатып бирдем. Аннан Татарстан Прокуроры янына бардым, ул чакта прокурор Кәфил Әмиров иде, шундый-шундый хәл дидем. Ул бик грамоталы кеше, темага кагылышлы шигырь сөйләп, органнарга бәйле риваятьләргә үз мөнәсәбәтен образлы итеп аңлатып бирде. Барлык прокурорларны аякка бастырачагын әйтте. Чыннан да, районнардан прокурорларны җыйган, аларга органнарга кагылышлы юк-бар сөйләп йөрүнең наданлык билгесе икәнлеген аңлаткан, законны укып күрсәткән, шуннан миңа акылсыз сораулар белән мөрәҗәгать итми башладылар. Шуннан эш хутка китте, без Русиядә беренчеләр рәтенә чыктык. Ләкин менә табан сөякләрен сатучылар безнең эшне дә туктатуга китерделәр...
 
– Бөер күчереп утырту буенча ел саен ничә операция ясала?
– Дәүләт заказы буенча бер елга 30 операция ясарга тиешбез. Моңарчы заказны арттырып та үти идек әле. Мәскәүдәге Трансплантология институтына ел саен хисап бирәбез һәм без анда гел дәрәҗәле урын биләдек. Чөнки кайбер төбәкләрдә бөер күчереп утырту белән тулы институтлар шөгыльләнә, ә барыбер елына уннан артык операция ясый алмыйлар.
 
– Хәзер бөерне алганда тәнне кечкенә генә итеп кисәләр дип укыган идем...
– Әйе, туганнарыннан алганда билдә кечкенә генә ярык ясыйбыз. Хәзер дүрт тишек тишү юлы белән генә дә алалар. Ләкин моның нәтиҗәсе күпкә начаррак. Мин классик операция яклы. Бу мәсьәләдә мине консерваторга саныйлар. Хәзер хәтта операция ясаучы роботлар бар. Безгә дә Мәскәүдән килеп, шундый робот тәкъдим иткәннәр, Президентка барганнар иде. Ә ул робот коточкыч кыйммәт. “Аны алганчы, бөерләрдәге ташны ваклый торган аппарат, яңа медицина кораллары алырга кирәк”, – дидем. Бер миллион халык яшәгән җирдә таш ваклаучы бер литотриптор булырга тиеш, Татарстанга ул бик кирәк. Шуннан Русиянең баш урологы, күптәнге танышым, миңа үпкәләде: “Татарстанга робот нәрсәгә, аларның бер роботлары бар инде”, – диде, мине күздә тотып.
 
– Ә бөер ник авырта ул? Нәселдән күчәме аның чирләре, кеше үзен-үзе бөер алыштыру хәленә китереп җиткерәме?
– Беренче урында – тумыштан, нәселдән килгән аномалияләр. Әйтик, бөер поликистозы. Элек мондый чирле кешеләр 40-45 яшькә кадәр генә яшиләр иде. Хәзер “ясалма бөер” ярдәмендә шактый гомер кичерәләр. Икенче урында хроник гломерулонефрит. Аның килеп чыгу сәбәбен әле беркем дә төгәл әйтә алмый. Ул ялкынсыну да түгел, салкын тигәннән дә килеп чыкмый. Анатомик яктан барысы да яхшы, ә бөер эшләми башлый. Нигездә менә шушындый чирлеләргә бөер күчереп утыртабыз. Алар башта гемодиализга йөриләр. Гади генә әйткәндә, бу “ясалма бөер” дип йөртелүче махсус аппарат ярдәмендә канны чистарту була инде. Аннан безгә бөер алыштыру буенча чиратка басалар. Әгәр донор туганнары бар икән, шунда ук алыштырабыз, кайберләре хәтта гемодиализга да йөреп тормый. Күптән түгел шулай булды, бөере эштән туктаган егеткә әнисенекен куйдык.
 
– Бездә түләүле трансплантология хезмәте бармы?
– Юк. Закон буенча трансплантологиядә теләсә-нинди түләүле хезмәт тыела. Бездә шулай ук бүтән өлкәләрдән килүчеләргә мәет бөере күчереп утырту да тыела – бары үзебезнең татарстанлыларга гына күчереп утыртырга тиешбез. Русиядә яшәүчеләргә бары русиялеләрнекен генә күчереп утырталар. Кайвакыт “чит илдә орган алыштыру өчен акча кирәк” дип язалар, сөйлиләр. Алыштырмыйлар анда безнең ил кешеләренең бөерләрен! Балаларга бавыр алыштыру турында сүз булырга мөмкин, ә бүтән илдән килгән олы кешеләрнең бөерләрен чит илдә күчереп утыртмыйлар! Мин бу өлкәдә күптән эшлим бит инде, мин белгән берәүләр акча җыеп чит илгә киттеләр, кисәттем, алыштырмыйлар анда дидем. Чыннан да, акчаларын алып калганнар, ә үзләрен: “Читтән килгәннәрнең органнарын алыштырмыйбыз”, – дип, кайтарып җибәргәннәр.
 
Төркиядә түләүле хезмәт бар, әмма цивилизацияле һәр илдә чит ил кешесенә орган күчереп утырту тыела. Миңа бөер алыштыру бәрабәренә Трансплантология үзәген ремонтлыйбыз дип тә тәкъдим иткәннәр иде, баш тарттым – закон кушмый. Бу нисбәттән полиция еш тикшерә безне. Әйтик, миңа полиция хезмәткәре килә дә, ә мин аларны бик тиз танып алам, менә акча түлим, бөерне алыштырырга кирәк ди. “Хәзер-хәзер, мин әйтәм, әнә урамда бер матур кыз бара, бар йөгереп чыгып, аны сөйрәп кер, үтер, аннан аның бөерен сиңа күчереп утыртам”. “Сездә түләүле операция бар дигәннәр иде бит”, – ди. “Менә шулай эшлим инде мин, бар, әнә шул кызны сөйрәп кер”, – дим. Әле шушы көннәрдә берәү: “Миңа бөер күчереп утыртырга кирәк, бөерне үзем алып киләм”, – ди. Кайвакыт менә шундый ахмак сүзләр белән тәмам туйдырып бетерәләр, кәефне кыралар. Гомумән, медицинада үз юнәлешемдә яңа ысул уйлап тапкан саен каршылыклар белән очрашырга, үз татарларыбызның “җылы карашын” да тоярга туры килде. Элек сидек куыгында яман шеш булганнарга операция ясыйлар, әмма аларның 92 проценты үлә иде. Мин моны дәвалауның яңа ысулын эшләдем – “эчәк пластикасы”. Ул эчәкне кисеп алып, аңардан сидек куыгы ясаудан һәм чирле куыкны кисеп атып, эчәктән ясалганын куюдан гыйбарәт. Иң беренче мондый операцияне мин ясадым, аннан Русиядә бүтәннәр ясый башладылар. Шул ысул буенча өч патент алдым, әмма үзебездә миңа бу эш буенча диссертация яклатмадылар. Алай гына да түгел, тыелган операция ясый, кеше идеясен урлаган дип, хәтта төрмәгә утыртып куйдылар. Дөрес, бер генә тәүлек утырдым – бер прокурорның әтисенә операция ясаган идем, шул прокурор килеп чыгарды. Мәскәүнең Онкология институтында эшләп, әлеге дәвалау ысулының бик нәтиҗәле булуын расларга (Мәскәүдә андый операция ясамыйлар иде әле), докторлык диссертациясен шунда якларга туры килде. Бер пациентым князь Голицыннарның туганнары булып чыкты. Алар мине әләм кебек күтәрделәр. Шушы көннәрдә космонавт Гречко чылтыратты әле. “Сезгә операциягә киләм, Голицыннар киңәш иттеләр”, – диде.
 
Трансплантология белән 25 ел шөгыльләнү дәверендә “дусларым” бик күп булды. Кандидатлык диссертациясен яклаганда да Мәскәүгә минем турыда “җылы эчтәлекле” хат юллаганнар иде. Мәскәүдә “Сез – татарлар, нәрсә бүлешә алмыйсыз?” дип аптырыйлар иде. Һәр яңалык шулай авырлык белән генә гамәлгә аша.
 
– Сез әле бавыр да күчереп утырттыгыз бит?
– Өч ел элек бик каты эшләдек, өч бавыр, өч йөрәк күчереп утырттык. Бавыр күчерү операциясенә Мәскәүдән Шамилнең укытучыларын чакырттык, алар белән берлектә ясадык. Андый пациентларыбызның икесе исән-сау, берсе, кызганыч – юк. Ә йөрәкләре күчерелгәннәр барысы да сау-сәламәт бугай, аларга операцияне МКДЦда ясыйлар.

– Чирлеләр бөер алыштырырга чиратны озак көтәләрме?
– Барлык цивилизацияле илләрдәге кебек – ике ел.
 
– Ә чират көткәндә гемодиализда торалармы?
– Әйе, кайберәүләр гомер буе да диализда утыра, чөнки чирләре буенча бөер күчереп утыртып булмый торган кешеләр дә бар. Операция көтүчеләр чиратын ике ел элек яхшы ук киметкән идек. Цивилизацияле илләрдә бер миллион кешегә елына 40 бөер күчерелеп утыртылырга тиеш. Русиянең бер төбәгендә дә бу кадәр эшләмиләр. Татарстанда өч миллион кеше дип исәпләсәк, димәк, бездә елына шундый 100дән артык операция ясалырга тиеш. Донорлар булганда без моны эшли алабыз. Үлгән кешенең бөере әйбәт икән, хәтта аның миендә рак булса да бөерен ала алабыз.

– Чит илләргә тәҗрибә уртаклашырга йөрисезме?
– Күп илләрдә булдым: Германиядә, Австриядә, Америкада, Италиядә, Парижда, Испаниядә. Чит ил табибларының да безгә килгәннәре бар, монысы Шамилнең казанышы. Ул хәзер Трансплантология буенча Идел буе федераль үзәге җитәкчесе. Ул яңа – бик грамоталы буын вәкиле. Бик күп илләрдә яхшы белгечлек алды, операцияләрне оста ясый. Минем ике улым бар. Кечкенәсенә: “Кулларың яхшы, хирург бул”, – дигәч, “И, әти, акча санарга да яхшы куллар кирәк”, – дия иде, чыннан да, финанс-икътисад институтын, аннан юридик факультетны тәмамлады.

– Хатыныгыз да табибмы?
– Юк. Әле интернетта укыдым: уңышлы ирнең машинасы – Германиянеке, сәгате – Швейцариянеке, ислемай-хушбуе – Франциянеке, ә хатыны Оренбургныкы булырга тиеш дип язганнар. Менә мин нәкъ шундый кеше инде. Хатыным Галия минем операцияләрдә ярдәмче шәфкать туташы иде. Аннан гомер буе тамография буенча шәфкать туташы булып эшләде. Балаларны тәрбияләү белән нигездә ул шөгыльләнде. Ул миннән ун яшькә кечерәк, пенсиягә чыккач та ун ел эшләде әле. Хәзер эшләми инде. Мин 27 яшьтә Казандагы Вишневский клиникасында урология бүлеге мөдире идем. Ул Казанда медицина училищесын тәмамлап, Вишневский клиникасында эшкә калган иде.

– Ә Сез табиб булырга кечкенәдән хыялландыгызмы?
– Мин математик булырга теләгән идем, әни укытучы бул диде. Репрессияләнгәнче веттехникумда укыган әти (бабасы Нәдер волосте старшинасы булган өчен әтине һәм туганнарын 1937 елда сөргенгә сөргәннәр): “Улым, врач бул”, – диде. Казан медицина институтында бер ел укыгач, фаҗигале төстә әни үлеп китте. Ул чакта “Уфа-Казан” поезды белән йөри идек. Шунда төш күреп кайтам: анатомичкага мәетләр китерәләр, берсенең йөзен ачып карасам: әни! Авыл башына җиткәч, сыйныфташ егет Фоат очрады. Минем авыз ерык, имтиханнар бирдем дим, көләм, шаярам, шатланып каникулга кайтып киләм бит инде. Ә ул мине кочаклап алды да, елап җибәрде. Аны-моны әйтмәде. Әллә салган инде бу дип, сәерсенеп китеп бардым. Карасам, безнең капка төбенә кешеләр җыелган. Өйгә керсәм, әни үлеп ята. Бик зур фаҗига булды бу. Иртән Әлмәткә операциягә киткән, наркоз итеп эфир мае салалар иде, операция ясарга да өлгермәгәннәр, шул наркоздан үлеп киткән. “Улым, җылы киенеп йөр, салкын тидерә күрмә”, – дип язган хатын үзе үлгәч кенә алдым. Әни үлеп, 40 ел үткәч, аңа операция ясарга җыенган хирург хатын бөер рагы белән чирләп киткән. “Менә Ринатны эзләп табам, әгәр ул ясаган операциядән исән калсам, яшим”, – дип, миннән операция ясатып китте. Уңышлы чыкты. Мин табиб буларак аңладым аны, әни фаҗигасен ул махсус китереп чыгармаган бит инде.

– Көнгә ничә операция ясау норма санала?
– Төрлечә була. Мин төрле операция ясыйм бит. Шул исәптән, бер бөерендә яман шеш булганнарга да. Элек бөерне алып ташлый идек, ә хәзер шешне генә алабыз, бөерне калдырабыз. Билгеле, шеш инде бөергә таралган булса, алырга туры килә, бер бөере дә калмаган андый кешеләр атнага өч тапкыр гемодиализга киләләр: “ясалма бөер”дә каннарын чистартып йөриләр. Хәзер Татарстанда шундый дүрт кеше бар, тагын ике кешене әзерлибез.
Хәзер 1243 кеше гемодиализда, бөерләре алыштырылганнар саны – 206, ә 170 кеше бөерен алыштырырга чират тора.
 
– Кайдадыр Сезне дүрт меңләп операция ясаган дип язганнар иде...
– Хәзер инде 10 мең тирәсе. 400е – сидек куыгына эчәк пластикасы – бу Русия буенча иң зур күрсәткеч, 300ләбе – бөер күчереп утырту, калганы башка төр операцияләр: бөер яман шеше, бөеренә, сидек юлына таш утырганнар, сидеге тотмаучылар, берничә операция кичергәннәр – авыр хәлдә, бүтәннәр алынмый торган чирлеләргә миңа ясарга туры килә. Бер кыз шикәр диабетыннан сукырайган иде, бөерен алыштырдык, күзләре ачылды, Аллага шөкер, әйбәт яши.
 
Ил чигендәге Биробиджаннан алып, бөтен тирә-яктан безнең үзәккә җыелалар. Ирләрдән күкәй күчереп утырту операциясен яңадан башлап җибәрергә торабыз. Элек аны үлгән кешедән тере кешегә күчереп утырталар, тире астына тегеп кенә куялар иде. Ә мин сәламәт әти кешенең бер күкәен улына күчереп утырттым. Шундый өч операция ясарга туры килде. Бу төр операциядә безнең яңалык – ул иң авыры – бала булдыру функциясен саклау иде. Бер ирнең шуннан соң баласы туды. Менә хәзер микрохирурглар белән шундый операцияләрне дә ясарга планлаштырабыз.

– Сез көне-төне эш турында гына уйлап йөрисезме, тагын ниндидер шөгыльләргә вакыт каламы?
– Билгеле, эш турында күп уйларга туры килә. Операцияне килдең дә ясадың түгел бит, аны башыңда мең тапкыр әйләндерәсең, күңелеңнән “ясап карыйсың”. Аннары дөрес ясадыммы дип уйлап ятасың. Ә мавыгуга килгәндә, Питрәч районы, Күн авылында 25 сутый җир алдым, йорт салдым, бәрәңге утыртам, җәй көне чираттагы ялны шунда казынып үткәрәм. Хуҗалык нигездә Галия өстендә, бизи, матурлый, таштан юллар сала, биш сутыйда чәчкә үстерә.
 
Аннан мин элек язучы булырга да хыяллана идем, язган шигырьләрем бар. Интернетка кую өчен бирегә килеп, миннән шигырь дә укыттырып киттеләр әле, Такташның “Мокамай”ын һәм үзем берничә ел элек язган шигырьне укыдым.
 
Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»