поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.03.2016 Җәмгыять

Куйсуында күптән ябылган мәктәп бинасына яңа сулыш өрделәр

Кызыл Октябрь районы Куйсуының күптән ябылган мәктәп бинасында уку залы ачылды. Биредә авыл халкы өчен китап-журналлар уку белән беррәттән домино һәм шашка-шахмат уйнарга, шулай ук телевизордан телетапшырулар карап, яңалыклар турында фикер алышырга да мөмкинлекләр бар.

Совет чорындагы “Изба-читальня”ны хәтерләткән шушы уку бүлмәсе Кызыл Октябрь районының Куйсуы авылы буенча Уразавыл советы депутаты Наил Үмәров көче белән булдырылган һәм җиһазландырылган. Чиста, якты һәм җылы бүлмәдә Куйсуы халкы белән бергәләп, Сергач районына кергән янәшәдәге рус авылы кешеләренең күңелле генә аралашуларын күрү – безнең төбәктә милләтара дуслыкның нык

булуын белдерә. Шушы мәдәни-ял урынын ачарга килгән район вәкилләре Наил әфәнденең тырышлыгын югары бәяләделәр.
 
- Кадерле куйсуылылар! Мин үзем дә чыгышым белән шушы авылдан һәм төрле еллар буе биредә балалар укыттым. Наил Әхмәтовичның авылдашларыбыз алдында депутат буларак сүзләр белән түгел, эше белән үзен күрсәтүе сокландыра. Ул халыкка ярдәм итүгә көчен кызганмый, үзенең партиясе исәбеннән шушы залны түшәменнән алып идәненәчә ремонт эшләү өчен йөз мең сум акча бүлеп бирде, җылытты, өстәвенә дәүләт думасының бер депутаты аркылы кыйммәтле телевизор да алып бүләк итте. Мин барчабыз исеменнән дә аңа рәхмәт белдерәм, - диде район Земство җыеныннан килгән Таһир әфәнде Юсипов.
 
Районның мәдәният, спорт һәм яшьләр эше буенча комитет рәисе Максут Яруллин да Наил Үмәров исеменә мактау сүзләре юллады.
 
- Илебез кризис кичергән чакта биредә һәм районның кайбер башка авылларында да Наил әфәнденең ярдәме күренә, мин, үз чиратымда, аңа һәм шулай ук районыбызның барча депутатлар составына мәдәни-агарту һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куйганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Максут Мансурович.
 
Биредә җыелган куйсуылылар да шушы олы бүләк өчен Наил Әхмәтович исеменә изге теләкләр теләп рәхмәт юлладылар. 
 
- Мин инде озын-озак итеп сөйләп тора алмыйм, бу бит депутат буларак башкара торган эшләремнең беренче адымнары гына, киләчәккә таба авылдашларымның ышанычларын аклап, башка юнәлешләрдә дә көчемне кызганмаячакмын, Алла кушса! Шушы бинаның түбәсен ремонтлау өчен 300 мең сумлык смета проекты әзер инде, агымдагы елда аны гамәлгә ашырырга тырышырбыз, - диде Наил Әхмәтович.
 
Максут Яруллин әйтмешли, Наил Үмәровның игелеге кайбер башка авылларда яшәүчеләргә дә тия. Мәсәлән, үткән елның көзендә ул Кече Рбишчада яшәүче ярдәмгә мохтаҗ булган ялгыз хатын Афия Мунҗәфәровага да йортын төзекләндерер өчен КПРФның өлкә комитетыннан илле мең сум алып бирде. Авылларда һәм районда депутат булырга теләүчеләр күп, тик Наил Үмәров кебек сайлаучылары алдында вәгъдәләрен үтәүчеләр генә бик аз.

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 02.03.2016
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»