поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.03.2016 Милләт

Ркаил Зәйдулла: Юкәдә гел чикләвек...

Халыкара туган тел көне алдыннан гына Россия Дәүләт Думасы рәисе С. Нарышкин Мәскәүдә Пашков йортында (Дәүләт китапханәсе) Россия федерациясе халыкларының телләрен саклауга һәм үстерүгә, тәрҗемә мәктәбен терелтүгә багышланган киңәшмә үткәргән. Бу хәбәрне ишеткәч, мин бик сөендем. Мәскәү үзе Рәсәйдәге телләрне, шул исәптән татар телен дә (!) сакларга, үстерергә керешкәч, ничек сөенмисең?!

Дөрес, татар телен үстерүчеләр Казанда да җитәрлек, Министрлар кабинетында хәтта махсус бүлек тә бар, акча да шактый бүленә. Нәтиҗәле эшлиләр, әйтсәм әйтим! Телебез шулкадәр үсте, хәтта авызга сыймый башлады. Шуңа, табигый, бик җәелеп сөйләшә дә алмыйбыз. Аерым авазлар гына чыга, Гадел Кутуйның егерменче елларда язган футуристик шигырендәге кебек.

Ә Мәскәү инде ул Мәскәү! Ул тотынса, җиренә җиткереп тотына. Киңәшмәгә кайбер милли республикалардан төрле каләм әһелләрен дә чакырганнар. Милли телләрне хөрмәт итү генә җитми, аларны үстерергә һәм сакларга кирәк, дигән Нарышкин, шуның өчен дә чөнки, дигән, иң беренче нәүбәттә әдәби әсәрләрне милли телләрдән русчага тәрҗемә итү эшен җайга салу зарур. Советлар вакытында тәрҗемә мәктәбе бик көчле булган, ләкин соңгы чирек гасырда тәмам күтәрәмгә калган нигәдер, Ходаның хикмәте.

Әлеге дә баягы шул соңгы чирек гасырда мин милли телләрне үстерү һәм саклау җәһәтеннән йөзләрчә тәкъдимнәр ишеттем, хәзергечә әйтсәк, дистәләрчә проектлар белән танышып мәмнүн булып йөрдем, тик моңарчы үз шигыремне урысчага тәрҗемә итү юлы белән мәҗрух татар телен саклап һәм үстереп буласын һич башыма китермәгән идем.

Яшәгән саен үз наданлыгыма шакката барам, валлаһи!

Милли телләрдә иҗат итүче бик күп талантлы шагыйрьләр, язучылар бар, дип дәвам иткән Нарышкин, алар милли әдәбият кысаларында гына калмаска, ә хаклы рәвештә күп телле Рәсәй мәдәниятенең алтын фондына керергә тиеш. Мондый сүзләрне ишеткәч, кайсы гына татар язучысы шатланмас икән?! Шул мәңге скептик Вахит Имам гына чыраен сытса сытып куяр. Ул шулай һәр мәсьәләнең төбенә тоз коярга ярата. Мәскәү, янәсе, тикмәгә генә, безнең күңел булсынга гына андый өметләндергеч сүзләр ычкындырмас. Берәр этлек ятмагае тел төбендә... Ә мин самими кеше, алкышладым үзалдыма – татар әдәбиятына, мәрхәмәтләре килеп, киң дөньяга чыгу юлын күрсәтәләр бит! Файдаланырга кирәк, без алтын фондка керергә нипруч, күрсен рус телле укучы да безнең кемлекне. Әле русча укыганнан соң нимеч теленә яисә инглизчәгә дә тәрҗемә итсәләр? Һи, идрит-кудрит!  Хәер, совет чорында рус теленә безнең бик күп язучы-шагыйрьләрнең әсәрләрен тәрҗемә иткәннәр иде итүен... Кайда икән ул алтын фонд? Алтын сүзе булгач, болганчык туксанынчы елларда кем дә булса чәлдерде микән әллә?

Сөенечемне тыя төшеп, тагын Нарышкин сүзләренә колак салам. Дөнья телләренең күбесенә юкка чыгу янаган глобализация дәверендә тәрҗемә эше (ягъни бүтән телләрдән русчага) аеруча мөһим, дигән ул.

Әһә, менә хәзер аңлашылды! Юкәдә икән чикләвек. Телебез юкка чыкса да әдәби әсәрләребез рус телендә саклансын! Музейдагы кебек. Әлбәттә, рус әдәбиятына яңа сулыш өргәндә алтын фондка эләгү мөмкинлеге дә бар. Иң мөһиме, без рус дөньясында үзебезне бербөтен итеп тоярга тиеш. Юкса әнә киңәшмәгә Казаннан килгән Алена Кәримова нәрсә дигән (со всей ответственностью заявила!): татар язучылары үзләрен рус әдәбияты контекстының бер өлеше итеп санамый...

Нишләп мин үземне рус контекстында санарга тиеш? Мондый сорауга җавап эзләүнең ахмаклык икәнлеген мин инде Вахит Имам булмасам да яхшы беләм.

Былтыр Казанда төрки телле шагыйрьләрнең форумы үткән иде. Анда бөтен төрки дөньядан йөзгә якын шагыйрь катнашты. Мәскәү киңәшмәсендә ул турыда да сүз булган. Безнең шул форумга рус журналистлары килгән икән дә берни аңламый кайтып киткән. Чөнки форум төрек телендә барган! Киңәшмәдәгеләргә шушы акылга сыймаслык хәл турында сөйләгәч, Аленабыз (ата-анасы кушкан исеме Алия инде аның) үзе үк нәтиҗә дә ясап куйган: «Это не очень хороший симптом».

Мин катнашкан идем ул форумда. Һәр төрки халык вәкиле үз телендә сөйләде, бер-беребезне аңладык. Кемдер төрки телләрне аңламый икән яки җаны сөйми икән, монда инде кемнең гаебе бар? Инглиз телендә барган форумнарны бик табигый кабул итәләр бит. Инглиз телен аңламасалар да...

Хәер, безгә бу яңалык түгел, патша вакытында да, совет хакимиятендә дә безне бүтән төрки халыклар белән аралашудан тыйганнар, “пантюркизм” дигән карачкы уйлап тапканнар. Моңа гаепләнеп, Сталин дәверендә җаны кыелган кан кардәшләребез меңләгән...

Удмурт шагыйре Алексей Арзамазовның чыгышы да гыйбрәтле. Фин-угыр телләрендә (мари, удмурт, мордва, коми, карел һ.б.) иҗат итүче язучыларның күзе хәзер Мәскәүдә түгел, ә Аурупада икән. Чөнки Финляндия, Венгрия, Эстония фондлары аларга грантлар бирә, китап чыгарырга ярдәм итә, төрле форумнарга чакырып тора. (Арзамазовның үз китабы да Эстония тугандаш халыклар программасы ярдәмендә удмурт, эстон, инглиз, рус телләрендә Арво Валтонның кереш сүзе белән Таллинда нәшер ителгән).  Нарышкин бу мәсьәләдә хәбәрдар икәнен белдереп, эстон грантларында эстон акчасы түгел, ә бүтән илләрнең яки бүтән илнең акчасы файдалануын ачып салган. Югыйсә удмурт яисә марига кем акчасы булса да барыбер түгелмени? Аңа китапның чыгуы кадерле. Нәтиҗә шул: Мәскәү үзе хәзер милли язучыларга грантлар, субсидияләр бирергә җыена, имеш. Әйе, ныклап тотынмакчы болар безне канат астына алырга. Кризис кына мишәйт итмәсә инде...

Дагыстаннан килгән Миясәт Мөслимова дигән ханым үз чыгышын рус теленең цивилизацион роле турында сөйләүдән башлаган. Ләкин хәзер бүтән халыкларның балаларына аны начар укыталар, дәреслекләрдә хилафлыклар бар һәм әлеге ханым моңа бик борчыла икән. Андый борчылучылар тау халыклары арасында да очраштыргалап тора. Ләкин аны тиз тынычландырганнар. Пушкин исемендәге рус теле институты ректоры вазифаларын башкаручы М. Русецкая рус теле һәм әдәбияты укытуның концепциясен эшләүләрен, тиздән аны Дәүләт Думасында кабул итәчәкләрен белдергән. Шулай ук һәр регионда рус теленең торышын күзәтүче совет оештырырга да тәкдим иткән.

Әлеге концепциядән без дә хәбәрдар. Әгәр дә ул гамәлгә ашса (ә аны Нарышкин җитәкләгән Думада һичшиксез кабул итәчәкләр!), татар телен һәм рус булмаган башка телләрне мәктәптән, балалар бакчасыннан бөтенләй кысып чыгарачаклар.

Кеше юк икән, проблем да юк, дигән Сталин. Россиянең хәзерге җитәкчеләре бу хикмәтле сүзне аерым халыкларга, телләргә карата да әйтергә җыена булса кирәк. Әмма юаныч кала – безгә алтын фондта урын әзерләп куелган! Анда эләгә алырбызмы, юкмы, анысы башка мәсьәлә, юкка чыканнан соң без аны барыбер белә алмыйбыз.


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Интертат.ру
№ --- | 01.03.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»