|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2016 Шоу-бизнес
Гөлназ Солтанова операция кичергәнЯгымлы җырчы Гөлназ Солтанова бик тә гаилә җанлы: балалары белән төшкән фотосурәтләрне һәрдаим социаль челтәрдә урнаштырып тора. "Кая гына барсак та, һәрвакыт балаларны үзебез белән алырга тырышабыз. Хәтта бассейнга да гаилә белән йөрибез", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ. Күпләр өч бала әнисе Гөлназ Солтанованың үзен ничек формада тотуы белән кызыксына. "Аның сере гади: күп хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, үзеңне яратырга һәм кич белән ашамаска кирәк", ди җырчы. Гөлназ шулай ук сәламәтлекнең дә мөһим булуын белдерде. Сүз уңаеннан, күптән түгел җырчы операция кичергән булган. "Бар да яхшы, Аллага шөкер. Дөресен генә әйткәндә, шәхси тормышым турында бөтен дөньяга сөйләргә яратмыйм", – ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|