|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2016 Җәмгыять
"Матбугат.ру"ны армиядә дә укыйлар (ФОТО)Ринат Габдуллин - Мөслим районы Югары Табын авылы егете. Бүген Ринат Псков якларында армия хезмәтендә. Тагын 100 көн хезмәт итәсе бар әле аның.
Форма кигән егетне "Матбугат.ру"ның "кече энесе" булган "Татар-онлайн" төркемендә күреп алдык. "Вконтакте" социаль челтәрендәге әлеге төркемдә яшьләр дә, өлкәннәр дә үзләренә кызык таба. Ринат та барлы-юклы вакытын сарыф итеп, комментарий язып куйган. Сирәк кенә булса да, "Матбугат.ру"га да керә икән. "Армиядә татар телен онытмаска интернет бар!" - ди Ринат шатланып. Хәер, хезмәттәшләре арасында да татарлар юк түгел. "Хезмәт итү авырмы?" дигән сорауга солдат болай дип җавап бирде: "Бик авыр әйберләр юк, барысына да түзәрлек, килгәч башта армиягә чыныгуы авыррак инде, күнегеп кенә китәргә кирәк, аннары служить итүе җиңеләя".
--- |
Иң күп укылган
|