|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2009 Шоу-бизнес
“МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ”: АЧЫК ҺАВАДАМЫ ЯКИ ТӨНГЕ КЛУБТАМЫ?“Барс-Медиа” компаниясе “Музыкаль десант” гастроль турларын өченче ел рәттән уздыра инде. Нигездә яшьләргә исәпләнгән проект республиканың кайбер шәһәрләрен йөреп чыгачак. Оештыручылар мондый концертны үткәреп заманча татар музыкасы аша яшьләрне телгә һәм мәдәнияткә тарту максатын куялар. Быел Нурлатка “Музыкаль десант” 20 июльдә (ачык һавада) аэропорт территориясенә “төште”. Концертта 20 популяр татар яшь башкаручылар чыгыш ясады. Алар арасында алыштыргысыз “десантчылар” – Дилә Нигъмәтуллина, Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Мөнир Рахмаев, Илназ Сафиуллин, “Эссе” төркеме бар иде. Концертны ди-джей Гөлназ Сәфәрова һәм җырчы Айрат Ильясов алып барды.
– Гөлназ әйт әле, алып баручы буларак сиңа ачык һавада, әллә төнге клубларда эшләү кулаеракмы?
– Ачык һавада мондый форматтагы концертларны оештыру һәм алып та бару яхшырак. Бирегә бик күп кеше килә ала, урамда җәйнең иң матур вакыты, гомумән атмосфера бик яхшы. Әнә карагыз әле, тамашачы килә дә килә (без сөйләшкәндә вакыт әле кичке җиде генә иде, ә концерт сигездә башлана – Х.Ә.) – бу бит үзенә күрә бер кечкенә Сабан туе. Ә төнге клубта ничектер башкачарак – тәмәке исе, караңгылык, тамашачының күп сыймавы, ниндидер дискомфорт сизелә.
– Төнге клубларны татарлар әлегә кабул итә алмый сыман?...
– “Музыкаль десант” булып узган төнге клубларда руслар күбрәк иде диясе килә. Дөресрәге рус телле милләттәшләребез шактый булды. Алып бару да кыенлашты, аларга күбрәк русча сөйләргә туры килде. Кызганыч, андый урыннарга әбиләр дә, бабайлар да, балалар да килә алмый шул. Шуңа күрә аудитория дә азая.
– Ә нигә төнге клубларны сайларга булдылар икән оештыручылар?
– Әлеге дә баягы кризис сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Без мондый проектлар бушка булуын, яшьләрнең күбрәк тартылуын телибез. Ләкин бүгенге шартлар масштабларыбызны кечерәйтергә мәҗбүр итә.
– Ландыш, ә сез нинди дә булса аерма сизәсезме үзегезнең чыгышларда, ачык һавада һәм төнге клубларда диюем?
– Әллә ни зур аерма юк инде, тамашачыга кайда да бирелеп эшлисең. Ачык һавада эшләү күпкә күңеллерәк һәм җиңелерәк.
– Мөнир, ә сиңа кайда эшләве җиңелерәк?
– Ачык һавада әлбәттә. Без бит барыбыз да урамда үскән балалар, шуңа күрә һәркем үзен урамда иркенерәк тота. Бу миңа гына түгел тамашачылар өчен дә бик уңайлы. Аларга рәхәт булса, безгә икеләтә рәхәт сәхнәдә чыгыш ясавы. Бирегә бит һәр теләгән кеше килә ала, ә төнге клубка ниндидер бер катлам кешесе генә йөри. Төнге клубта чыгыш ясаганды мин үземне бер читлектәге кош сыман тоям, ачык һавада иркенлеккә чыгам, рәхәтләнеп биеп чыгыш ясыйм.
– Илназга да ачык һавада чыгыш ясау кулаеракмы әллә?
– Минем өчен нинди форматта эшләүгә карамастан – барлык сәхнәдә дә мин 100 процентка эшлим. Ә менә тамашачылар төрлечә. Һәр сәхнәнең дә үз тамашачысы бар. Төнге клубта күбрәк яшьләр биер, күңел ачар өчен килә. Концерт залында – уйланып, җырның мәгънәсен тыеп, җырчыны якыннан күрү теләге белән килсә, ачык һавада җырлавы да, җырны тыңлавы да рәхәт.
Әлбәттә, мондый фикерләр барлык чыгыш ясаучы артистларда гына түгел, тамашачылар арасында да шактый булды. Һәм әле матбугат битләрендә быелгы “Музыкаль десант”ның ни өчен төнге клубларда булуы хакында бик күп язмалар күренер. Чөнки, Нурлат муниципаль район башлыгы Наил Шарапов кебек, ачык һавада - үз халкына матур музыкаль бүләк ясаучылар юк дәрәҗәсендә.
www.tamasha.ru фотосы.
Хәлим ӘЛИМОВ |
Иң күп укылган
|