поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.02.2016 Киңәш-табыш

Йөкле хатыннарга машина йөртергә ярыймы? (Замирә Рәҗәпова фикере)


Хәзерге заманда руль артында йөрүче хатын-кызга беркем дә гаҗәпләнми. Нәфис затларыбыз юлларда үзләрен кыю тота, кайвакыт хәтта ирләрне дә уздыра. Ә йөкле хатыннарга руль артында йөрергә ярыймы? Белгечләрнең күбесе моңа каршы чыга һәм йөкле хатыннарга бары тик пассажир утыргычында гына йөрергә киңәш итә. Шул ук вакытта йөкле хатын-кызның машина йөртүендә бер начарлык та күрмәүчеләр бар.

Хәер, һәр хатын-кыз йөклелек чорын төрлечә кичерә, шуңа күрә һәр очракка аерым тукталырбыз.

Токсикоз. Токсикоз булганда (күбесенчә беренче триместрда), машинада йөрү түгел, урын җиреннән дә тору авыр булырга мөмкин. Ул, гадәттә, иртән түгел, ә төшке аш тирәсендә үзен сиздерә башлый. Көтмәгәндә-уйламаганда баш әйләнергә, йокы төшәргә, хәл китәргә мөмкин. Бу хәлләргә әзер булырга кирәк. Әгәр йөкле хатын-кыз токсикоздан интегә икән, машина йөртүдән токсикоз чоры узганчы баш тартырга киңәш ителә.

Руль артындагы хатын-кыз, ирләр фикеренчә, юлда көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Ә инде йөкле хатын-кыз, кызганычка каршы, чынлап та, куркыныч тудыра ала, чөнки авырга узган хатын-кызның игътибары аз була икән. Бигрәк тә өченче триместрда хатын-кызның кәефе кискен үзгәрүчән булуы белән аерыла.

Йөклелекнең соңгы чорында машина йөртү. Күп вакытын руль артында үткәрә торган хатын-кызны машина йөртүдән баш тартырга зур корсагы кына мәҗбүр итә аладыр, мөгаен. Бу - табигый хәл, психологик фактор. Дөрес, кайбер хатын-кызлар ахырга кадәр - бала тапканчы машина йөртә. Ул вакытта кайбер мөһим кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Мәсәлән, куркынычсызлык каешы корсак уртасыннан үтмәскә тиеш. Андый очракта махсус адаптер яисә аерым каеш сатып алырга да мөмкин. Утыргыч белән руль арасындагы ара да иркен булырга тиеш.

Руль артына утырырга теләүче йөкле хатын-кызларга берничә киңәш:

1. Руль артына утырганчы, кәеф-хәлегезгә карагыз. Үзегезне яхшы хис итүегез мөһим.

2. "Час пик" вакытында хәрәкәт итәргә тырышмагыз. "Бөке"дә утырганда хасил булган газ концентрациясе сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Аннан соң "бөке"дә йөкле хатыннар гына түгел, хәтта ирләр дә нервлануга дучар була.

3. Ерак юлга чыкканда, тукталышлар ясап, саф һавага чыгып керергә тырышыгыз.

4. Руль артында йөрүче йөкле хатын-кыз барлык документларын үзе белән йөртергә тиеш. Ә йөклелекнең соңгы чорында бала тудыру йортына алып барырга тиешле "чемодан"ны да онытмаска киңәш ителә.

5. Организмдагы үзгәрешләргә, бигрәк тә күз күременә игътибарлы булыгыз. Кирәк булса, табиб белән киңәшләшегез.

Әгәр йөкле хатын-кызга машина йөртү ошый икән, нигә әле бу гадәттән баш тартырга? Ләкин алай да чамасын белегез, бала тудыру йортына булачак әти кеше алып барсын! Юлларда сак йөрегез!

Талантлы, популяр алып баручы, Аяз исемле ул үстерүче һәм тиздән кабат әни булачак Замирә Рәҗәпова фикере: "Йөкле хатын-кызга машина йөртергә ярыймы-юкмы икәнен белмим, ләкин йөртмичә булмый. Җәяү йөрү файдалы дисәләр дә, минем тормыш рәвешем белән бу мөмкин түгел. Баланы авыр сумкалары белән хоккейга алып барырга кирәк, үзем көненә берничә җиргә очрашуга барам, шуңа күрә миңа җәмәгать транспортында яисә таксида йөрергә уңайсыз булыр иде. Әлегә бер авырлыгын да тоймыйм, бик җайлы. "Бөке"дә утырганда, киресенчә, кызыл ут озаграк торсын иде дим, чөнки ул арада берәр кешегә шалтыратып алырга, смс язырга өлгерәм. Руль артында йөрүемә ирем каршы түгел, шулай да үземне генә ерак юлга - Башкортстандагы авылыма җибәрергә курка".


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 21.02.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»