поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.02.2016 Мәдәният

Наил Сәгъдиев: «Баян – үзе бер оркестр ул»


Соңгы вакытта эстрадага килеп кергән талантлы музыкантларның берсе – баянчы Наил Сәгъдиев. Байтак кына конкурсларда лауреат, дипломант исемнәрен алуы, дистә елга якын «Казан нуры» халык музыка уен кораллары ансамблендә эшләве, танылган җырчыларыбызга уйнавы аның башкару осталыгының елдан-ел арта баруы хакында сөйли.

Узган ел ноябрь аенда аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем дә бирелде. Шул чакта ук очрашып, сөйләшергә килешсәк тә, аның белән гыйнвар урталарында гына очраша алдык. Ни өчен дигәндә, Наилнең бер генә сәгать тә буш вакыты юк: гастрольләр, репетицияләр, концертлар... Яңа ел алдыннан гына да бер төркем артистлар белән Себер, Урал якларында булып кайтты, гыйнвар ае керүгә үк Оренбург якларына чыгып китте. Нишлисең, артист тормышының күп өлеше юлда үтә, кем әйтмешли, «бүрене аяклары туйдыра».

– Наил, безнең талантлы баянчыларыбызның күбесе авылдан чыккан, ә менә бетә, менә бетә дип күпме генә сөйләсәк тә, авыл һаман да җырчылар, шагыйрь-язучылар тудырып тора. Ә син шәһәрдә – Әлмәттә туып-үскән малай. Моңга мәхәббәт синдә каян килде?

– Үзем дә аптырыйм – гаиләдә беркем дә гармунда уйнамый безнең. Әти-әниләр дә, әби-бабайлар да, туганнар да. Әмма зур бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә җыелышып җырлашып утырырга яраталар иде. Миңа 4 яшьләр тирәсе булгандыр – әбием (әтинең әнисе) кечкенә генә гармун бүләк итте. Мин шуңарда телевизордан, радиодан яңгыраган көйләрне «шыңгырдата» башладым. Ул чорда балалар берәр шөгыль белән кызыксына башлыйлар да, аннан тиз генә туеп ташлыйлар бит. Ә минем алай булмаган ахры, 6 яшем тулуга әнием 2 нче музыка мәктәбенә алып барды. Гадәти мәктәпкә җиде яшьтән укырга керәләр, ә музыка мәктәбенә сигез яшьтән генә алалар. Әмма гармунда уйнатып караганнан соң мәктәп директоры Василий Иванович Самойлов мине искәрмә тәртибендә укырга алды. Әмма ул да мәгариф кануннарына каршы килә алмады, мин баштагы өч елны «нулевой» класста шөгыльләндем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң инде музыка училищесына күчтем. Анда да гадәти өч ел ярым түгел, ә биш ел укыдым.

– Нәрсә, өлгермәгән өчен бер-ике ел класста «утыртып калдырдылармы» әллә?

– Әйе, «утыртып калдырдылар» (көлә). Тик өлгермәгән өчен түгел, киресенчә, башкалардан аерылып торган өчен. Училищеда укыганда ук мин төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый башлаган идем инде. Мәдәният министрлыгының махсус стипендиаты да булдым. Ә аны бик сирәк студентларга гына бирәләр. Бераз мактаныйм әле. Шулай итеп, мин училищеның абруен күтәрүгә дә шактый өлеш керттем. Сер түгел: безнең мәгариф учреждениеләренең күбесе үзләренең талантлы шәкертләре белән мактанырга яраталар бит.

– Зур җырчы, музыкант булырга теләүчеләр өчен училищедан соң юл я консерваториягә, я мәдәният университетына. Син кайсы юлны сайладың?

– Консерваториягә кердем. Тик анда өч кенә ел укыдым. Шулай да соңрак Казан мәдәният һәм сәнгать университеты дипломына ия булдым.

– Консерваториядән өлгермәгән өчен кудылармы яисә үзең ташлап киттеңме?

– Үзем киттем. Бөтенесенә дә өлгереп булмаганлыктан (уку, эшләү, гаилә) ташларга туры килде. Башкалага килү белән «Казан нуры» халык музыка уен кораллары ансамблендә эшли башлаган идем. Көн саен диярлек репетицияләр, концертлар – кая анда укырга өлгерү? Гаиләм дә бар иде бит инде.

– Гаилә дигәннән, ялгышмасам, хатының да Әлмәттәге училищеда баян классында укыган бугай?

– Әйе. Лилия тумышы белән Мөслимнән. Баян классында бергә укыдык. Училище тәмамлаганда өйләнештек тә, Казанга – консерваториягә юл тоттык. Мин әле өч елга түздем, хатыным ике ел укыгач ташлады, чөнки беренче улыбыз Зөфәр туды. Хәзер Зөфәргә 6 яшь, кечесе Зиннурга җиде ай гына әле.

– Чыннан да, инструменталь ансамбльләрдә авырлыгы җиңелрәк, күләме кечерәк музыка коралларында, әйтик, скрипкада, саксофонда, кубызда уйнаучы хатын-кызлар байтак, ә менә баянчы хатын-кызлар юк диярлек. Сәбәп нәрсәдә?

– 18 килограммлы баянны күтәреп сәхнәдә басып торып карасаң, аңларсың. Беренче һәм иң зур сәбәп шулдыр. Аннан соң артист чегән кебек гел юлда бит. Ә хатын-кызның бала үстерәсе, гаиләсен кайгыртасы бар. Лилия дә бер балалар бакчасына җыр-музыка укытучысы булып урнашты. Дөресрәге, бүген ул икенче улыбыз белән декрет ялында әлегә.

– Ә олысы Зөфәрнең музыкага сәләте бармы?

– Бар. Пианинода уйный, синтезаторны да шактый нык үзләштерде кебек. Җырласа да гаҗәп булмас, музыкаль белемле гаиләдә үсә бит.

– Бер күрешкәндә син мәдәният университетында һәм музыка училищесында укытып та йөрим дигән идең. Уен коралларында уйнарга теләүче балалар, яшьләр күпме?


– Икесендә дә берәр ел эшләп карагач ташладым мин укытуны. Дөресрәге, тегендә дә, монда да чабып йөрергә вакытып җитми. Балаларны да жәлләдем. Аларны бит атнага бер, айга ике-өч тапкыр гына түгел, ә көн саен өйрәтеп торырга кирәк. Бигрәк тә музыкаль коралларда уйнарга теләүчеләрне. Гармунда бераз гына, әйтик, бер атна уйнамый торсаң да бармаклар «ката башлый», яңадан элекке эзгә төшү бик авыр. Ә талантлы балалар бик күп бездә. Тик аларның күбесе музыка мәктәбенә бер-ике ел йөриләр дә, укуларын ташлыйлар.Чөнки гадәти мәктәптә дә укырга кирәк, музыка мәктәбендә дә. Аннан соң музыка мәктәбенә килеп кергән 8 яшьлек баланы шунда ук сольфеджиога өйрәтә башлыйлар. Иң башта аны гадәти тавыштан моңны аера белергә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Урысча әйткәндә, башта аның слухын камилләштерергә, ә аннан соң гына ноталарга тотынырга. Теләсә кайсы баланы әти-әнисе башта сөйләшергә, шуннан соң гына язарга өйрәтә бит. Музыка өлкәсендә дә шулай булырга тиеш.

– Алдарак без 18 килолы баянны (бер поттан артык авырлык бит инде бу) сәхнәгә күтәреп чыгып, сәгатьләр буе анда көйләр уйнап торуның никадәрле авыр хезмәт икәнлеге хакында әйтеп киткән идек. Физик яктан гел яхшы формада тору өчен ниләр эшлисең?


– Вакыт булган саен спорт залына фитнеска йөрим. Хатыным көн саен диярлек аркага массаж ясый. Иртәнге күнекмәне дә калдырганым юк. Менә ун еллап инде без җырчы, композитор һәм көрәшче Вил Усманов белән бергә эшлибез, гастрольләргә дә гел бергә чабабыз. Яхшы физик формада торырга аның киңәшләре бик нык ярдәм итә. Гомумән, Вил бик якын дус, авырып китсәң хәлеңне белергә төн уртасында да килеп җитәргә мөмкин.

– Иҗат юнәлешендә үскәндә бигрәк тә кемнәрдән үрнәк алдың, тормышта сиңа кемнәр булышты?


– Иң әүвәл мине укыткан барлык укытучыларыма да зур рәхмәт әйтер идем. «Казан нуры» халык музыка уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясовка хөрмәтем бик зур. Ул бервакытта да бер кешегә дә каты бәрелми, хаталарың булса тыныч кына аңлатып бирә. Ул үзендә музыкант һәм җитәкче талантын берләштергән сирәк шәхесләрнең берсе. Соңгы вакытта Фердинант Сәләхов белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Ул нигездә халык җырларын, ретро җырларны башкара. Аның һәр җырга, һәр кешегә, һәр вакыйгага карата үз фикере бар. Һәм беркемнән курыкмыйча шул фикерне кычкырып әйтә ала торган кеше.

Иң зур рәхмәтем – «Таттрансгаз» җәмгыяте генераль директоры Рәфкать Габделхәй улы Кантюковка. Узган ел ул миңа 37 мең еврога Италиядә эшләнгән ак баян алып бирде.

– Моны белгәч, башка баянчылар көнләшмәдеме соң?

– Бәлки көнләшүчеләр дә булгандыр, әйтә алмыйм. Әмма мин үзем башкалар уңышына ак көнләшү белән генә карый алам. Бүген мин Ринат Вәлиев, Айнур Моратов, Рөстәм Рәхмәтуллин, Булат Хисмәтов кебек чагыштырмача яшь, әмма инде шактый оста баянчылар белән бергә эшлим. Яшерен-батырын түгел, корпоративларга, юбилей мәҗлесләренә чакырганда берәребез бара алмаса, аны икенчебез алыштыра. Кыскасы, дус яшибез. Әйтик, Рөстәмдә 12 кило авырлыктагы җиңел бер баяны бар. Самолетка утырып гастрольләргә барганда, гадәти баяннар авыр дип, аларны самолетка кертмәскә мөмкиннәр, шундый чакларда Рөстәмнекен алып китәбез.

– Син тальян гармунда да искиткеч шәп уйныйсың. Ул авырлыгы буенча баянга караганда җиңелрәк тә, моңлырак та кебек.

– Тальянның, хромканың, баянның, аккордеонның – һәркайсының үз тавышы,үз мөмкинлекләре бар. Алар арасында баян әле чагыштырмача яшьрәк уен коралы саналса да, аның башкару мөмкинлекләре киңрәк һәм зуррак. Баян – чын мәгънәсендә оркестр ул. Аның ярдәмендә халык җырын да, джаз музыкасын да, хәтта симфонияләрне дә башкарырга мөмкин. Мин яшьтән үк баян классында укыгач бу инструмент миңа бик якын һәм аны башкага алыштырмаячакмын!

– Әле өч-дүрт ел элек кенә син «Татар моңы» конкурсында гармунчылар арасында җиңеп, лауреат исемен яуладың. Ә менә соңгы ике елда конкурсантларга булышып, баянда уйнап тордың, узган ел хәтта жюри составында да утырдың. Синеңчә, бармы яшьләр арасында талантлы җырчылар һәм баянчылар?


– Авыз тутырып әйтә алам: бар һәм булачак. Хәер, мин генә түгел, жюри составындагы Салават Фәтхетдинов, Фердинант Сәләхов, Рамил Курамшин кебек танылган шәхесләребез дә шул фикердә. Лауреатларның, дипломантларның барысы да халык арасында танылу ала алырмы, җыр-моңга хезмәт итәргә әзерме – менә кайда бөтен хикмәт.

– Бүгенге эстрадага мөнәсәбәтең?


– Нигездә уңай. Үзем шунда кайнаган кеше буларак кына әйтүем түгел. Бүген Татарстан һәм Башкортстанда тулаем алганда 2 меңләп җырчы бар дип сөйлиләр. Әмма профессиональ яктан карап иләктән или башласак, шуларның 200е генә калырга мөмкин. Әйтик, кеше җырчы икән, ул җырларга гына тиеш. Ә соңгы вакытта бездә нәрсә күзәтелә: җыр буенча да әлләни югарылыкка күтәрелә алмаганнар сәхнәгә чыгалар да бии-бии шыңшый башлыйлар. Аннан соң тотыналар очсызлы мәзәк сөйләргә. Үзе җырчы, үзе композитор, үзе шагыйрь (урысча «три в одном» дигәндәй) кешеләр күбәйде. Туйлар, юбилей мәҗлесләре, корпоративлар алып барганда бәлки кирәктер андыйлар да. Ә менә чын концертларга күпчелек халык җыр тыңларга килә бит. Сиңа мәзәк кирәк икән, бар «Мунча ташы»на, Буа театры концертына. Бик талантлы егет-кызлар күренеп ала, әмма үз өсләрендә эшләмиләр. Мин бер яктан үзем дә шул этапларны үткән кеше буларак аңлыйм: яшьләргә бүген акча эшләргә кирәк. Менә шуңа күрә дә чын талантларга хөкүмәт дәрәҗәсендә булышырга кирәк: рухи яктан да, матди яктан да.

– Байтак кына чит илләрдә булдың, Русиянең дә инде син булмаган төбәкләре сирәктер. Артистлар үзебезнең Татарстан районнарында концерт куйганда ярты зал буш иде дип сөйләргә яраталар. Ә читтә ничегрәк?

– Читтә безнең бәя тагын да арта. Кытайда да, Финляндиядә дә, Германиядә дә чын сәнгатьне үзешчәнлектән аера беләләр. Минем читтә концерт вакытында һәм концерттан соң күз яшьләре белән елаган ирләрне күргәнем бар. Кайчандыр моннан киткән читтәге татарлар үз туган җирләрен гел сагынып яшиләр. Ник үзебез дә шулай ич: бер-ике атна читтә йөрсәк, тизрәк өйгә кайтасы килә башлый. Ә болар гомер буе чит җирдә дигәндәй...

Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм әйтмешли, үз халкыңның бөеклеген аңлыйсың килсә, еракка китеп кара син, еракка китеп кара!

Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ.

37 мең евро торучы баян шушы инде; Наилгә 6 яшь – ул балалар бакчасындагы утренникта чыгыш ясый.

1990 ел; икенче уллары Зиннурны бала тудыру йортыннан алып чыкканда төшерелгән сурәт. 2015 елның июле.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»