|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2016 Фаҗига
![]() Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә 20 яшьлек кыз үлгән, икенчесе – комада (ФОТО, ВИДЕО)Юл-транспорт һәлакәте бүген, 17 февраль иртәсендә – 9:30 сәгатьтә булган. Һәлакәтнең шаһитлары җиткерүенчә, фаҗигагә китергән хәл Түбән Камадан ерак түгел урында, Чаллы – Зәй трассасында (ягулык салу станциясе каршында), шәһәргә борылыш янында килеп чыккан диелде. "Газель" белән җиңел машина – "ВАЗ-2106" бәрелешкән. Җиңел машинаның 24 яшьлек йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан дип фаразланыла. Шуның аркасында ул каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Җиңел машинаның пассажиры – 20 яшьлек хатын-кыз урында ук үлә. Йөртүче ир-ат комада, ди. Аны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. Аларны изелгән машинадан коткаручылар ярдәмендә генә чыгарганнар.
![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|