|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2016 Җәмгыять
Ил төкерсә, күл булаКызыл Октябрь районы Кече Рбишчаның Луговая урамындагы аз тәэмин ителгән күп балалы Сабировлар гаиләсе яшәгән йортка табигый газ керде. Авыл күптән газлаштырылган булса да, Сабировлар йорты читтәрәк, өстәвенә, кечерәк елга аша да урнашканга күрә, газүткәргеч сузу кыенлыклары һәм төрле кәгазьләрне туплау мәшәкате шактый сумма таләп итә, ә бу гаиләнең андый мөмкинлеге юк. Үткән елда Дзержинск шәһәрендә яшәүче Мостафа әфәнде Фатыйхов шушы күп балалы гаиләнең йортын газлаштыру буенча хәйрия акциясе оештырырга кирәк дигән инициатива белән чыккан иде. - Әлбәттә, идея минеке булса да, аны гамәлгә ашыру Кече Рбишча халкы һәм җирле мәчет көче белән булдырылды. Мин бу турыда сүз кузгаткач ук, иң беренче булып кече рбишчалы Зәһит Измайлов үзеннән садака бирде һәм Мәскәүдә яшәгән хәлле авылдашларына шалтыратып, аларның да бу эшкә финанс ярдәм итүләрен үтенде. Мәскәүдәге өч рбишчалы иллешәр мең сум бирделәр, әмма: “Без Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, шушы гаиләдәге сабыйлар өчен бирәбез”, - дип исемнәрен күрсәтергә теләмәделәр. Аллага шөкер, җирле халык та мондый эшләрдә авылдашларының язмышына битараф калмый, 400 мең сум бит кечкенә генә акча түгел, күмәкләшеп хәл иттеләр.
Югарыда әйтеп үткән Зәһит Измайлов акча җыюны да үз өстенә алды. Шушы изге гамәлләре өчен Кече Рбишча мәчетенә һәм барча авыл халкына рәхмәтләремне белдерәм, аларга нык сәламәтлек, тыныч тормышлар һәм теләгән морадларына ирешүләрен телим, - диде Мостафа әфәнде.
- Кечерәк балам белән Түбән Новгородтагы хастаханәгә күренергә чакырдылар һәм мин транспорт тарафлый мәчет эшләре белән шөгыльләнүче Абдулхай Юсиповка мөрәҗәгать иттем. Аның үтенече буенча, мине балам белән мәчетнең кассиры Нәҗип әфәнде үз машинасы белән һәм шулай ук үз исәбеннән өлкә үзәгенә илтеп китерде. Юлда барганда көнкүрешебез һәм кышкы суыкларга әзерлегебез турында сорагач, хәлебезне сөйләп бирдем. Җомга намазы уңаеннан җыелган халык алдында Нәҗип әфәнде безнең проблемабызны күтәргәч, газлаштыру буенча эш хәрәкәт алды. Авыл халкы безнең хәлебезгә керешеп, кыска вакыт эчендә тиешле сумманы җыйды һәм мәсьәләне чишеп куйды. Без Мостафа абый Фатыйховка, Кече Рбишча мәчете мәхәлләсенә һәм мәрхәмәтле авылдашларыбыз исеменә олы рәхмәтләребезне белдерәбез һәм аларга теләкләребезнең изгеләрен теләп калабыз, - диде йорт хуҗабикәсе Светлана Сабирова.
Ришат Рамазанов .
Автор фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|