поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
05.02.2016 Шоу-бизнес

Хуш киләсең, худсовет?

Тамашаларның сыйфаты мәдәният министрының да тешенә тия башлаган. Ми­нист­р­­лыкның киңәйтелгән колле­гиясендә, ниһаять, худсовет оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Иҗади берлекләр­нең эшчәнлегенә дә канәгать­сезлек белдерелгәч, иҗти­магый оешмалар рәисләре ирексездән кәнәфидә боргалана башлады.

Баксаң, 2015 елда куелган барлык бурычлар да үтәлгән икән. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бу сүзләрне әйткәндә тарихка кереп калган вакыйгалар дип Ринат Таҗетдиновның “Алтын битлек” премиясенә лаек булуын, Илһам Шакиров, Туфан Миңнул­линның юбилейларын һәм Гүзәл Яхинаның Татарстан язучысы тарафыннан плагиатлыкта гаеплән­гән “Зөләйха күзләрен ача” романын атады.
 
Мәдәният өлкәсенең икътисадына килгәндә, бу юнәлешкә бюджеттан 10,1 млрд сум акча (6,9 миллиарды – республика бюджеты, 3,2 миллиард – муниципаль берәмлек­ләрдән) тотылган. Бу – алдагы елгыдан азрак. Уртача хезмәт хакы 19 мең 800 сум тәшкил итә, дисә дә, министр моннан түбән хезмәт хакы алучылар барын яшермәде. Андыйларга ул китапханәчеләрне кертте. 
 
Кино өлкәсенә дә дикъкать зур булды. Монда хезмәт хакы түбән, репертуар кичәге көнгә туры килә, менеджмент аксый, хезмәт күрсәт­кәндә тамашачыга ни кирәк дигән сорау бөтенләй кызыксындырмый дигән сүзләр яңгырады. Әлеге тар­макның хезмәт күрсәтү дәрә­җәсен генә түгел, бюджет акчасына төшерелгән фильмнарның сыйфатына да анализ ясау мөһим­леге барлыкка килгән. Соңгы премьерадан соң булса кирәк...
 
Хәзер без авылларда клублар бар дип авыз тутырып әйтә алабыз. Бүген муниципаль мәдәни учреж­дениеләр челтәренә (105 балалар сәнгать мәктәбен дә кертеп) 3 мең 749 объект керә. Шу­лар­ның 1981е – мәдәният йортлары. Әмма моңа карап кына авылларда мәдәни чаралар үткәрелә дип уйлау хаталы булып чыга. Министр бу җәһәттән коллегия алдыннан үткәрелгән тикшерү турында сөйләде. Баксаң, шимбә көннәрендә авыл клубларына махсус барганнар икән. Клублар­ның 20 проценты ишек­ләренә йозак эленгән килеш каршы алган, күбесе атнага 3 тапкыр гына ачыла, мәдәни чараларда халыкның 16 проценты гына катнаша. Эшләмәгәч, нәрсә дип акча туздырып салдык соң без клубларны, дип тә сорады министр. Авылга клуб кирәкме, диде ул. Лаеш районының Пәрәү авылы клубы җитәкчесе Фәридә Гомәрова моңа каршы, шиклән­мәгез дә, кирәк, дип (татарча сөйләүче бердәнбер кеше ул булды) чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 300 урынлык Пәрәү клубы 692 кешегә хезмәт күрсәтә. Алар һәрбер кешенең талантын үстерү юнәлешендә эш­лиләр икән. 
 
Рухи мирас югала
 
ЮНЕСКОның Россиядәге матди булмаган мәдәни мирас буенча рәисе Тамара Пуртова исә югалу алдында торган рухи байлык­лар турында искәртте. Бүгенге көндә әлеге мирас анализланган һәм исемлек төзелгән икән. Рухи мирасны саклау буенча төбәкләр арасында Урмуртия алда бара. Ә безгә калышмаска кала. Сүз уңаеннан, юкка чыгу куркынычы янаган матди булмаган мәдәни байлыкка тел дә керә. Татар теле шул хәлгә калмас дип исә бүген беркем дә кистереп әйтә алмый.
 
Бу җәһәттән бездә нәрсә эшләнә соң? Айрат Сибагатуллин сүзләренә караганда, “Каравон”, “Уяв”, “Учук” кебек милли бәй­рәмнәр үткәрелә. Фольклор мирасны саклау җәһәтеннән матди булмаган мәдәни мирас объектлары каталогы төзелгән. Татарс­тан­ның фольклор коллективлары исем­леге барланган. Ә менә Традицион мәдәниятне үс­терү республика үзәге бу юнәлеш турында закон проекты әзерләү инициативасы белән чыккан. Боларны сөй­ләгәндә министр эш сыйфатына кат-кат тукталды. Баксаң, күрсәтелә торган хез­мәткә бәйсез кешеләр тарафыннан бәя бирдерү узган ел шактый кимчелекләрне ачыкларга яр­дәм иткән. Иҗтимагый совет мәгълүматны кулланучыга җит­керү дәрәҗәсенә, мәдәният йортларындагы шартларга, хез­мәт­кәрләрнең компетентлыгына игътибар иткән, халык фикерен туплаган. Читтән караш моннан ары башка мәдәни объектларны да сынаячак. 
 
Элеккесенең өрәге куркыта
 
Сыйфат дигәннән, Айрат Сибагатуллин чыгышында иң күп мөрәҗәгатьләрнең мәдәни чара­лар­ның түбән сыйфаты хакында булуын искәртте. Бу бигрәк тә шоу-бизнес өлкәсенә кагыла. “Сәнгать дәрәҗәсе яки әсәрнең сыйфаты, кагыйдә буларак, субъектив бәяләнә. Шуңа күрә еш кына гадел бәя бирү өчен коллектив хезмәт, эксперт бәясе таләп ителә. 2016 елда Мәдәният министрлыгында худсовет оештыру кирәк дип саныйм”. Ул әлеге советка кемнәр керәчәген дә билгеләп үтте. Министр фикеренчә, анда сәнгать әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре керергә тиеш. Ул сүз репертуар сәясәт турында бармый, сыйфатны күтәрү турында ба­ра дип тә искәртте. Әмма бу фикерне сәнгатькәрләр шикләнеп кабул итте. Элеккеге худсовет өрә­ге өркетүеме бу, гаделлеккә шик­ләнүме – анысын вакыт күрсәтер.
 
Иҗат берләшмәләре турында да сүз булды. Министр докладыннан күренгәнчә, берлекләргә бюджет хисабыннан хәйран акча тотыла. Быел иң күп акча Композиторлар берлегенә (ремонтны да кертеп) киткән. Ләкин, дип кисәтте министр, минем эшем – иҗат, калганын дәүләт кайгыртсын дип эшләү үткән заманда калды. Икенче төрле әйткәндә, берлекләргә акча эшләргә һәм үз канаты астына кергән иҗат әһелләрен үзләренә кайгыртырга өйрәнергә кирәк. Ә алар арасында болай да үзләрен үги дип санау­чылар җитәрлек иде. Эшләр болайга киткәч, берлекләр штурвалына үзләрен генә кайгыртучылар тотына алмас инде.
 
Премьер-министр Илдар Халиков мәдәният йортлары эшчән­легенең сүлпәнлеге сәбәпләрен төрлечә анализларга чакырды. Бу – бик җитди, системалы проблема, диде ул. Ә гомумән алганда, Халиков “матур 2015 нче ел” уңаеннан залдагыларның барысын да тәбрик итте. Тәбрикләү мактаулы исемнәр, сертификатлар тапшыру белән дәвам итте. 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы