• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Сәгыйть Хәбибуллин
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • 08 Июль Әлмира Әдиятуллина
  • 09 Июль Гөлнара Сәмитова-Галкина
  • 09 Июль Фәйрүзә Мөслимова
  • 09 Июль Әбри Хәбриев
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

14.07.2009 Милләт

ТАТАРЛЫКНЫ ЭЗЛӘСӘҢ, ТУКАЙДАН БАШЛАРГА КИРӘК

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Сибгат улы Хәкимов – Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә мәгълүм сәясәтчеләребезнең берсе. Аның җитәкчелегендә нәшер ителә башлаган җиде томлык "Татар тарихы" гына да институтның күп нәрсәләргә сәләтле икәнен күрсәтә.



 

 

– Мәскәүгә баргач, Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мирихановның Сезнең докторлык диссертациясен укып утырганын күрдем. Сәясәт фәннәре буенча якларга җыенасызмы, тарих фәннәре буенчамы?

 

– Тарих фәннәре буенча. Ләкин ул федерализм мәсьәләләренә бәйле. Федерализм мәсьәләләренә сәяси, юридик яктан да, тарихи күзлектән дә карарга мөмкин.

 

– Тукайның, эттән күбәйде дошманым, дигән гыйбарәсе бар. Сезнең дә күңелгә кайчагында шундый уй килмиме? Сер түгел: беренче мәртәбә якларга җыенганда докторлыгыгыз өстеннән шикаять язып үткәрмәделәр, бу юлы да шундый этлек эшләмәсләрме?

 

– Беренчедән, андый хәл булырга мөмкин. Икенчедән, мин инде мондый бәйләнүләргә аптырамыйм: гомер буе шулай булды. Өченчедән, соңгы вакытта миңа мөнәсәбәт үзгәрде. Президент киңәшчесе булып эшләгәндә ничектер күбрәк бәйләнәләр иде. Хәзер инде ул эштән киткәч, алай артык күпсенмиләр. Элек мине күралмаган кешеләр дә сөйләшә, аралаша башлады, кул да бирәләр. Зур вазыйфада эшләгәндә дошманнар, аяк чалучылар була инде.

 

Курыкканым бүтән: федерализм булды, бар, булачак, дип раслауны дәвам итәм. Федерализмда милли мәсьәлә – иң мөһиме дигән фикер кала бу хезмәтемдә. Шактый гына кеше, губерналаштыру, унитар дәүләт кирәк, дип исәпли. Суверенитет бетте, безне дә бетерәләр, дип уфтанучылар да бар. Бу уңайдан җавабым мондый: биредәге милләтләр – бу җирлектә борынгы гасырлардан яшәүче халыклар. Килмешәк түгел.

 

– Алтын Урданы алга сөрүчеләр белән болгарчылар арасында һаман каршылык бар. Зур гына галимнәребез бер-берсен өнәп бетерми. Нәрсә бүләбез, нәрсә җитми?

 

– Тарихчыларның берничә мәктәбе, юнәлеше бар. Бу юнәлешләр әле дә дәвам итә. Кемдер күбрәк бер чорны белә, шул дәверне күпертә. Икенчеләр икенче чорны әһәмиятлерәк дип исәпли. Моның тәэсире сизелә. Татар атамасы дөрес түгел, без – болгарлар, дип расларга тырыша болгарчылар. Мин моңа каршы түгел. Татарчылар исә татарлыкка өстенлек бирә. Ләкин тамырыбыз бер. Һуннардан килеп чыкканбыз. Бер төркем төньякка киткән, берсе көньякта калган. Аннан барыбер Болгарда кушылганнар. Болгарга татарлар килгән. Шул ук тел, шул ук мәдәният. Әлбәттә, аерымлыклар булган. Әмма татар белән башкорт та аерыла бит.

 

– Сез – Чечнядә берничә мәртәбә булган кеше. Ул халыкның холкын, фикер сөрешен беләсез. Чеченнәр 2050 елга хәтле бәйсезлеккә ирешәчәкме?

 

– Юктыр дип уйлыйм. Бәйсез дәүләт кору җиңел түгел. Чечнянең хәле авыр. Әле хәллерәк төбәкләр дә кыенсына. Әнә Әзәрбайҗанның бөтенесе бар кебек. Халкы да ишле, нефте дә бар. Әмма кыен бара. Грузияне әйтәсе дә юк. Әрмәнстанга дөньяның бөтен әрмәннәре булышса да, шактый фәкыйрь яшиләр. Кыргызстанны Татарстан белән чагыштырып та булмый. Үзбәкстанда 25 миллион кеше бар. Әмма Татарстан кебек мактана алмый. Без бәйсез түгел, әмма хәлебез җиңелрәк. "Безгә Татарстаннан артык вәкаләтләр кирәкми", – дип әйтә торган иде Масхадов та.

 

– Безгә урыслашу, инглизләшү, кытайлашу, гарәпләшү ихтималы яный. Дүрт яманның кайсы кечкенәрәк?

 

– Урыслашу бара инде. Йөз елдан нәрсә булачагын әйтү кыен. Ул вакытта урысларның нинди булачагын чамалау да читен. Хәзерге вакытта рус милләте ел саен 750-800 мең кешегә кимеп бара. Инглиз теленең тәэсире бөтен дөньяга тарала таралуын. Әмма татар барыбер татар булып калыр дим. Әйтик, Польшадагы милләттәшләребез, татарча сөйләшмәсәләр дә, үзләрен безнең милләттән дип исәпли.

 

Дөрес, бетәбез дигән канәгатьсезлек бар. Андый хис булырга тиеш тә. Моңа әл­лә ни хафаланмаска, шул ук вакытта халыкны саклап калырга тырышырга кирәк. Бу хәлгә депутатларыбыз да борчыла, галимнәр нәрсә карый, дип сорый. Ә мин аларга, нигә Дәүләт Советында татарча сөйләшмисез, сессияләрне нигә татарча алып бармыйсыз, дим. Шул ук вакытта гади халык та битараф булмаска тиеш. Әнә күп кенә әби-бабайларыбыз, җимереп-ватып, оныклары белән урысча сөйләшә. Рәхәтләнеп татарча сөйләш. Оныкларың өч-дүрт тел белсен.

 

– ТР Дәүләт Советына сайлауларда кандидатлар исемлегендә исем-фамилиягезне иң соңгы урыннарга кую Сезне ихтирам итмәү булып тоелды безгә.

 

– Әйе, мине исемлектә кырык җиденче итеп күрсәттеләр. Ул исемлекне кем төзегәндер?! Дөресен генә әйткәндә, депутатлар составына эләкмәүгә мин әллә ни хафаланмадым. Зур сәясәткә керү күп кешегә зур адым, бер баскычка үсеш булып тоела. Зур сәясәттә мин күп эшләдем. Бәлкем артыгы белән эшләгәнмендер. Ардым да. Инде киңәшчелектән киткәч, аз гына хәл керде. Ничектер сулавы җиңелрәк. Хәзер җаваплылык азрак.

 

– Татар исламы нәрсә ул? Дин – милләт сакчысымы?

 

– Дин ул татар телендә булырга, кеше Алла белән туган телендә сөйләшергә тиеш. Намазны нигә гарәпчә укыганнарын мин аңламыйм. Алла бит сүзеңне тыңламый, йөрәктә булганны тыңлый. Шуңа күрә аңа татарча эндәшергә, аннан татарча сорарга кирәк.

 

– Ататөрек хакимияттә булган чагында төрекләр азанны да төрекчә әйтә, намазны да төрекчә укый башлаган иде. Әмма аларның килеп чыкмады.

 

– Анысы – икенче мәсьәлә. Беркайда да намаз гарәпчә укылырга тиеш дип әйтелмәгән. Юк андый сүз. Коръән гарәп телендә гарәпләргә иңдерелгән икән, аны бит тәрҗемә итеп була. Теге замандагы гарәп теле – бүгенге гарәп теле түгел ул. Бүген гарәпчә беләсең икән, бу әле Коръәнне аңлыйсың дигән сүз түгел. Сүзнең мәгънәсе, күп нәрсә үзгәргән. Гасырлар буе аны галимнәр аңлаткан, бүтән телләргә күчергән. Фарсылар, төркиләр дә ислам дине үсешенә зур өлеш керткән. Әйе, гарәп теле үз вакытында уртак аралашу теле булган. Бүген инглиз теле шул вазыйфаны үти. Ә инде Алла белән мөнәсәбәтең – синең шәхси эшең. Шул ук вакытта бу мөнәсәбәт милләтеңә, телеңә бәйле. Алла халыкларны тигез итеп күрә, бөтен халыклар чәчәк атарга тиеш, ди. Халык үз телендә генә чәчәк ата ала.

 

– Милләтне саклау өчен дин идеология булып калырга тиешме?

 

– Дингә караганда идеология киңрәк мәгънәгә ия. Мәгърифәтчелек тә киңрәк. Кайвакыт, татарны дин саклап калды, дип күпертәләр. Дөрес түгел. Ә мәгърифәт? Совет чорында театрның, әдәбиятның әһәмияте нинди зур иде. Ул вакытта татарлыкны шулар саклады.

 

– Соңгы елларда вакытлы матбугатта Тукай, Җәлил иҗатларын һәм шәхесләрен башка күзлектән бәяләргә тырышу сизелә. Бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

 

– Әйе, вакыт узган саен мөнәсәбәт ниндидер дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин. Әмма Тукайның бөеклеген ул яшәгән дәвердән ерагайган саен ныграк аңлыйбыз. Айтматов кебек талантлы тагын ун әдип килсә дә, Тукаебыз иң милли шагыйрь булып калачак. Әнә урыста Пушкин бар. Бер язучы, шагыйрь дә Пушкинны урап уза алмый. Тукайсыз да булмый. Татарлыкны эзләсәң, Тукайдан башларга кирәк.

 

Җәлилгә килик. Сугыш турында күп сөйлибез. Әнә немецлар бер ай эчендә Парижга барып җиткән. Чөнки аларның рухы булмаган. Рух булмаса, корал белән генә җиңә алмыйсың. Икенче Бөтендөнья сугышының рухы, символы – Муса Җәлил. Җәлилне ничектер кимсетәсең килә икән, фашизм, сугыш булмаган дип әйтәсе генә кала. Җәлилне күпертәләр дигән сүзгә мин ышанмыйм. Беренчедән, шигырьләрен укыдым. Икенчедән, совет чорында әсирлектә булган татарны күтәрсеннәр әле?! Бүтән халыкларда мондый шәхесне таба алмаганнар. Рейхстаг түбәсенә менеп әләм кадаучылар арасында татар булганын таныйсылары килмәде. Әмма Җәлилне танырга мәҗбүр булдылар. Муса – безнең горурлыгыбыз.

 

Гитлерны акларга, мөгез чыгарырга тырышу дип тә була кайбер нәрсәләрне. Бу гамәлгә кемдер идарә итә ахрысы. Бу эшләр Мәскәүдән башлана, башка җирдә дә омтылышлар бар. Бу сугышны, җиңүебезне кимсетергә тырышу, Идел-Урал легионын күтәрергә маташу берничек тә аңлашылмый. Үз ватаныңа каршы ничек сугышмак кирәк?! Ошыймы-юкмы – ул барыбер синең ватаның. Татар моны сизгән, аңлаган. Фашистларны акларга тырышу – ахмаклык кына түгел...

 

– Хатыныгыз белән үзбәкчә сөйләшәсезме?

 

– Мин үзбәкчә аңлыйм. Ләкин ул үзбәкчә дәшкәндә татарча җавап бирәм. Мин, гомумән, үзбәкләр белән татарча сөйләшәм. Мәгънәсе туры килми торган сүзләр бар, әмма әдәби үзбәк теле әдәби татар теленә бик якын, бер үк тел диярлек. Кайдадыр аерыла икән, алары – фарсы сүзләре.

 

– "Рафаил Хәкимов киңәшче булган чагында күпмедер күләмдә милли сәясәт министры вазыйфасын башкара иде. Әмма үзе киткәнче андый министрлык оештыру кирәклеге турында уйланмады", – дигән дәгъвалар ишетелгәли. Килешәсезме?

 

– Килешмим. Андый министрлык булдыруның мәгънәсен күрмим. Русиядә андый министрлык булган иде. Анда күп йөрдем. Күп концепцияләр эшләнде, әмма файдасы булмады. Эстониядә дә андый министрлыкның эшчәнлеген өйрәндем. Милли эш дигәнебез, ул – милли мәктәп, мәгариф, мәдәният, китап чыгару. Андый министрлыклар бар. Һәрбер министрлык милли эш белән шөгыльләнергә тиеш. Әлбәттә, кемдер бу эшкә җитәкчелек итәргә тиеш. Андый кеше, гадәттә, Президент тарафыннан билгеләнә. Ләкин ул – координатор. Бәлкем андый вице-премьер булырга, мәдәният, мәгариф министрлыклары аңа буйсынырга тиештер.

 

– Ләкин хәзер Президент аппаратында андый вазыйфаны башкаручы кеше калмады.

 

– Анда Терентьев бар. Тик ул татарча аңламый. Дөрес, бу эшне Зилә Вәлиева башкарырга тиеш. Бу бүген аның вазыйфасында.

 

– Хәзерге татар шагыйрьләре, татар язучылары арасыннан кемнең иҗаты Сезгә якынрак?

 

– Алар берничә инде. Кемнедер аерып күрсәтмәс идем. Гадәттә, шагыйрьләрнең беренче китабы кызык.

 

– Татарстан Конституциясеннән суверенитет төшенчәсен төшереп калдырсалар, федераль үзәк белән ике яклы Шартнамә дә юкка чыкмасмы?

 

– Суверенитет сүзе тирәсендә уен бара. Суверенитетның нәрсә икәнлеген, ул сүзнең дөньяда ничек кулланылганлыгын Мәскәү аңлый. Шартнамәбез бар. Без Русиядән беркая да чыгып китмибез. Салым түлибез, законнарны үтибез – тагын ни кирәк?! Бу татар теленә, татар халкына бәйләнү. Суверенитет дигән сүзне күп илләр кулланмый һәм Мәскәү аңлаган мәгънәдә аңламый. Франциядә XVIII гасырда шулай аңлыйлар иде. Бүген абсолют суверенитет була алмый, мөмкин түгел. Мәскәүнең төп максаты – республикаларны, халыкларны кысу. Бу дөрес юл түгел.

 

– Улыгыз, кызыгыз татарча мәкалә яза аламы?

 

– Кызым татарча да, үзбәкчә дә яза белә. Улым да, кызым да математик-программачы.

 

– Тормышка ашмаган хыялларыгыз булдымы?

 

– Кулдан килгән кадәр булдыра алдык төсле. Бәлкем, Татарстан зуррак нәрсәгә ирешә алыр дип артык хыяллану булгандыр. Әмма Русия шартларында әллә ни зур нәрсәгә ирешә алмаган булыр идек. Алай үкенечкә калган хыялларым булмады.

 

– Сез бәхетлеме? Нәрсә ул бәхет?

 

– Шәхсән мин тормышымнан канәгать. Кызык эштә, кызыклы кешеләр белән эшләдем. Халыкның рухы сакланып калган икән, киләчәгебез бар дигән сүз. Минемчә, халкыбыз өчен бу – бәхет.

 

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 142 | 14.07.2009
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (20885) / 27.07.2009 20:10:39

түрәлек hәм иман икесе ике кыйбла

№13 (20736) / 18.07.2009 20:05:02

Мансур син ник теллэшэсен

№12 (20706) / 17.07.2009 20:15:52

Нияз,андый ташгасыр рухындагы язмаларны хуҗахмәтләр үзләре укып кинәнсен!!
Хозурыбызда XXI гасыр! 

№11 (20690) / 16.07.2009 23:49:04

Министр - министр, галим - галим, казый - казый урынында булса иде! Казый Ростэм Зиннуровнын намазны нигэ гарэпчэ укуыбыз турында жавабы 2009нчы елгы календарьда (Ф. Хужиэхмэтнекендэ) бирелгэн. Ачып укыгыз, комачауламас

№10 (20681) / 16.07.2009 15:36:35

Мансур белэн килешэм-Рәшит МИНҺАҖга афэрин! Татарлар эчен кызыклы hэм файдалы язмаларын "Ватаным Татарстан" гэжите битлэрендэ еш дэньяга чыгара. Ул армый-талмый эшлэyче yзебезнен милли журналистыбыз. Рәшиткэ исэнлек, унышлар телэп каламын.

№9 (20675) / 16.07.2009 12:03:32

Шундый киңколачлы әңгәмәне оештыручы Рәшит МИНҺАҖга да хуплау белдерергә кирәктер. Эшлекле әңгәмә гади гәп куерту гына түгел бит ул...

№8 (20672) / 16.07.2009 08:40:47

Рафаэль Хэкимгэ интернетта урнашкан тарих, дин, миллэт турындагы хезмэтлэре эчен чын кyнелдэн бик зур рэхмэтлэр юллыйм.Бик кызыклы эчтэлекле, yзенчэлекле, мэгълyматлы язмалар.

№7 (20671) / 16.07.2009 08:32:49

Минемчэ, татарны халык буларак саклап калырга телибез икэн, мэмкин кадэр милли мохит хакында кайгыртырга кирэк. Минем ишеткэнем бар – кайбер районнарда татар авылларында халык белэн эшлэyчелэрне бары тик татар миллэтеннэн генэ билгелэy гадэте бар икэн. Бу хэл анлашыла да. Тик, тел белмэy хакында эштэн китэргэ мэжбyр ителгэннэрнен дэ хэленэ керергэ кирэк, хэр район yзэгендэ бушлай татар телен эйрэнy yзэге оештыру эйбэт нэтижэ бирер иде. Хэзер бит интерактив ысул белэн телне бик тиз yзлэштерy юллары бар. Яхшы ысулны эйрэтyче дэреслеклэр булуы да билгеле.
Милли мохитны саклау чарасы итеп, зур шэhэрлэрдэ экраннарга татар теленэ зэвыклы итеп тэржемэлэнгэн фильмнар чыгару да эйбэт нэтижэ бирер иде. Бу элкэдэ украин тэжрибэсе бар. Украинада, бик кyп шэhэрлэрдэ эйбэт фильмны карарга кинозалларда шактый кеше, шул исэптэн рус теллелэр дэ, жыела икэн, гэрчэ фильм украин телендэ булса да. Кинозаллар аз булганда, фильмнарны татарчасын-русчасын чиратлап кyрсэтергэ мэмкин, яисэ татарча гына кyрсэтyче кинозаллар ачарга мэмкиндер. Кыскасы, туган телгэ чат ябышырга кирэк безгэ. Андый залларга эби-бабайлар оныклары белэн килерлэр иде, сонгыларында андый фильмнарны карау гадэткэ керер иде, мэгаен.

№6 (20660) / 15.07.2009 02:03:41

да Танк энем дорес чамалыйсын Трактор ул иген игэ ңиргэ тынчлык китерэ,танк вата ңимерэ узен дэ манчыйлар

№5 (20659) / 15.07.2009 01:56:28

Скальпель, ан,а кадэр яшэсэм...

№4 (20657) / 15.07.2009 01:53:54

Тэк танк энем зур ускэч трактор булырсын аннан җир сорерсен шуннан анларсын ипи ашауның тэмен,дөняның ямен.

№3 (20656) / 15.07.2009 01:44:08

Скальпель, э ан,ламый гарэпчэ намаз укуда нинди файда бар?

Гомумэн, тел мэсьэлэсендэ Ислам дине шактый каршылыклар тудыра. Наданлыктандыр бу, эмма мин ана хаман ж,авап таба алмыйм...

№2 (20655) / 15.07.2009 01:36:02

Рафаэл абый болай эйбэт кеше инде ул,кызыклы шэхес диф эйтергэ кирэк. ну дингэ капка тобеннэн карап фикер йортэ.шунын белэн узенэ карата хормэтне югалта.
Рафаэль не татарчага Тэржемэ иткэч ничек буламы икэн шунын белэн кызыксынам эле.
Су буенда тал тирэк лэ,
су буенда тал тирэк шул тал тирэк.
ля-ля-ля-ля.............
............................

№1 (20649) / 14.07.2009 20:04:33

Рафаэль Хәкимовны күптән укыган юк идек. Үзем өчен шактый гына "йомры" фикерләр алдым әле:
"Рәхәтләнеп татарча сөйләш. Оныкларың өч-дүрт тел белсен."
"Дин ул татар телендә булырга, кеше Алла белән туган телендә сөйләшергә тиеш. Намазны нигә гарәпчә укыганнарын мин аңламыйм."
"Совет чорында театрның, әдәбиятның әһәмияте нинди зур иде. Ул вакытта татарлыкны шулар саклады."
"Айтматов кебек талантлы тагын ун әдип килсә дә, Тукаебыз иң милли шагыйрь булып калачак."
"Җәлилне күпертәләр дигән сүзгә мин ышанмыйм. Беренчедән, шигырьләрен укыдым. Икенчедән, совет чорында әсирлектә булган татарны күтәрсеннәр әле?! Бүтән халыкларда мондый шәхесне таба алмаганнар."
"Мәскәүнең төп максаты – республикаларны, халыкларны кысу. Бу дөрес юл түгел."
" Халыкның рухы сакланып калган икән, киләчәгебез бар дигән сүз. Минемчә, халкыбыз өчен бу – бәхет."

Афәрин!






▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте