поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
02.02.2016 Матбугат

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы "Туган як" газетасы баш мөхәрриренә бүләк тапшырды

Узган атна ахырында Түбән Новгородның Актерлар йортында регион журналистлары Россия матбугаты көне уңаеннан зур бәйрәм кичәсенә җыелды. Тантанада өлкә губернаторы Валерий Шанцев, элемтә һәм массакүләм информация чаралары министры Сергей Кучин, Законнар чыгару җыены рәисе урынбасары Евгений Морозов, Россия журналистлары союзының Түбән Новгород бүлеге рәисе Ольга Носкова да катнаштылар.

Алар бәйрәм сәбәпчеләрен җылы котладылар һәм дистәгә якын каләм осталарына бүләкләр тапшырдылар. Сез яратып укыган “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Хөсәин улы Әндәрҗановны да губернатор Рәхмәт хаты белән бүләкләде (фотода). “Хөрмәтле Олег Хөсәинович! Региональ журналистика үсешенә куйган хезмәтегез, Түбән Новгород өлкәсенең иҗтимагый-сәяси, социаль-экономик, мәдәни тормышын яктыртуда иҗади карашыгыз, профессионализмыгыз өчен Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте сезгә зур рәхмәтен белдерә. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм эшегездә уңышлар тели”, - дип язылган югары бүләктә.

Түбән Новгород өлкәсендә 500дән артык массакүләм информация чаралары редакцияләре эшләп килгәнне, аларда меңләгән журналист хезмәт иткәнне исәпкә алсак, регионның алдынгы каләм осталары арасында булу зур казаныш. Ә безгә, “Туган як” коллективына, горурлык ул.

“Туган як” газетасының баш редакторы белән беррәттән югары түрә хөрмәтенә “ННТВ” телерадиокомпаниясенең информацион программалар редакторы Антон Ганин, “Доброе ТВ” телеканалы редакторы Алла Болотина, “Печать” нәшрият йортының баш редакторы Татьяна Михайлова кебек атаклы журналистлар лаек булдылар.
 
- Ышанычлы информация алгач кына, бүгенге ситуацияне дөрес аңлап, киләчәккә төгәл планнар кора алабыз. Төрле өлкәдә хәбәрдар булырга безгә масса-күләм информация чаралары ярдәм итә. Журналист һөнәре иң кызыклы, шул ук вакытта җаваплы һәм социаль кирәкле кәсепләрнең берсе. Без, түрәләр, алдынгы технологияләрнең тиз арада тормышка ашырылуын телибез, әлбәттә.
 
Ләкин кайвакытта алар халыкны куркыта. Моңа мисал булып Дзержинск шәһәрендә трамвайларны маршруттан алган очрак тора. Бәлки бу дөрес карардыр, тик халык моңа әзер булмаганлыктан, канәгатьсезлек белдерде. Шуңа күрә һәрвакытта да җитди проектларны гамәлгә куяр алдыннан халык белән киңәшергә, җәмгыятьне күндерергә кирәк. 3 миллион кеше яшәгән төбәктә бу мәсьәләне ничек чишәргә соң? Әлбәттә, массакүләм информация чаралары ярдәмендә!
 
Матбугат көне – өлешчә минем бәйрәмем дә, чөнки эшчәнлегемдә миңа журналист кәсебен татып карарга Ходай насыйп итте. Хәтта интервью алган чаклар да булды. Бу һөнәр катлаулы: журналисттан аудиторияне аңлау, аның дәрәҗәсен тою, үзенчәлекләрен сизү таләп ителә. Ә бу сыйфатлар профессионалларга гына бирелә. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, каләм осталары, - диде губернатор үзенең чыгышында.
 
Бәйрәмнең икенче өлешендә җурналистлар алдында җирле артистлар чыгыш ясады. Искиткеч көчле, матур тавышлары белән алар Мөслим Магомаев һәм башка ретро-җырчылар репертуарыннан барыбызга да таныш булган хитларны башкардылар. Чара бәйрәм табыны белән тәмамланды. Шампан шәрабеннән авыз иткәндә коллегалар журналистикада булган проблемалар турында фикер алыштылар, яңа ысуллар, технологияләр турында сөйләштеләр. Кайбер көнбатыш илләрендә, Украинада журналистларга каршы алып барылган сугыш турында да сүз барды.

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 02.02.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы