|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2009 Җәмгыять
«АЙ БЕЛӘН КОЯШ» – 4 ТЕЛЛЕ КИТАП“Мәгариф” нәшриятында “Ай белән Кояш. Луна и Солнце. The sun and the moon. Le soleil et la lune” дигән китап чыгарга тора. Исеменнән үк аңлашылганча, ул дүрт телдә тәкъдим ителә. Балалар ярата торган “Ай белән Кояш” татар халык әкиятен хәзер татар, рус, инглиз һәм француз телләрендә укып була. Төсле рәсемле, зур форматлы китапны бизәүдә Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәге укучылары катнашкан. Яшь рәссамнарны бу эшкә канатландыруда остаз-укытучылары И.К.Новикованың өлеше зур. Китап кече яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә, чит телләрне өйрәнгәндә тел шомаруга этәргеч ясый.
Китапның редакторы: Л.Ә.Гыйззәтуллина Тәрҗемәчеләр: Фәридә Ситдыйкова (русчага һәм инглизчәгә), Гөлназ Вәлиева (французчага).
Чыганак: magarif.com
--- |
Иң күп укылган
|