|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2009 Җәмгыять
ЧИРАТТАН АРАЛАУБашыңны эшләтмичә дә аякларны ял иттерергә була икән. Моның өчен Казан дәүләт университетына укырга керергә теләүчеләргә бары тик биредә тудырылган мөмкинлекләрдән файдалана белергә һәм аның нәтиҗәсенә ышанырга гына кирәк. Быелдан КДУ үз абитуриентларын озын чиратлардан, юл йөрү мәшәкатьләреннән араларга булды. Татарстанның төп вузы беренчеләрдән булып үз сайтында махсус шәхси "кабинет" ачты. Хәзер абитуриентлар уку йортына килеп тормыйча гына, он-лайн режимында бәйге нәтиҗәләре белән таныша алачак. укырга керү процессын интернет аша күзәтү мөмкинлеге дигән сүз бу. Монысы – бер. Икенчесе, шушы ук сайтның (www.ksu.ru) "укырга керүчеләр" дигән бүлегендә һәркем, теләсә кайсы белгечлек буенча анкета һәм гариза тутырып, шуның күчермәсен чыгарып, хат аша җибәрә яки кабул итү комиссиясенә үзе китерә ала. Җаваплы сәркатип кәгазьдәгене документтагы белән чагыштырганнан соң эшең бетә. Рәхәт бит, чират көтеп тә газапланасы юк, вакыт та янга кала.
– Бездә һәрбер яңалыкка шикләнеп карау гадәте бар. Абитуриентларны әлеге "хатлар"ның вузга барып җитмәве куркытмасмы? – дим университетның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе урынбасары Марат Насретдиновка.
– Дөрес, баштарак яшь-ләр шикләнеп караячак. Әмма әлеге уңайлык тиктомалдан гына тудырылмаган бит. Болар барысы да абитуриентлар файдасына. Ерак шәһәрләрдә яки авылларда яшәүчеләр өчен менә дигән җайлы ысул. Моңа кадәр берничә белгечлек сайлаган абитуриентка төрле сәркатипкә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Хәзер исә 10 җиргә документ тапшырса да, ул бары берсе янына гына килә, – дип аңлатты Марат Фәрит улы.
Чыннан да, башка елларны бу вакытта гөжләп торган уку йортында артык ыгы-зыгы сизелми. Моны мәктәпне тәмамлаучыларның БДИ нәтиҗәләрен һәм аттестатны кулларына шушы көннәрдә генә алуы белән аңлаттылар. Әлегә меңнән артык кына гариза кабул ителгән. "Кызу көннәр"не июльнең беренче ункөнлегендә көтәләр. Былтыр ул вакытта көнгә меңәр гариза теркәлгән булган. Кабул итү көннәре 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әмма кайбер белгечлекләргә искәрмә ясалган. Әйтик, татфакка документлар 15 июльгә кадәр генә кабул ителә. Монысы өстәмә, ягъни дүртенче имтихан билгеләнү белән бәйле. Киләсе елда вузга керү өчен дүрт фәннән БДИ күрсәткечләре кирәк булырга мөмкин. Гуманитар юнәлештәгеләргә инглиз телен белү таләбенең куелуы ихтимал. Татар журналистикасы бүлегенә, тарих һәм татар филологиясе факультетына керү өчен быел төп фәннән – рус әдәбиятыннан сынау нәтиҗәләренең яхшы булуы кирәк иде. Авыл балаларының хыялына чираттагы тагын бер киртә инде бу. Татар теленнән гыйлемең булып, рус әдәбиятыннан түбән икән, бу очракта әлеге юнәлешне сайлаудан мәгънә юк. Милли мәктәпләрне тәмамлаучыларны бер дә җиңел язмыш көтми.
Моңа кадәр дә булачак журналистларга иҗади имтиханда сыналырга туры килде. Бүген дә билгеле бер балл туплау зарур. Әлеге һөнәрне сайлаучылар матбугатта басылган яки радио-телевидениедә яңгыраган хезмәтләрен тәкъдим итәргә тиеш. Менә шунда аның ни дәрәҗәдә журналист булырга теләве күренә дә инде. Тик арада: "Телевидениегә "бегущая строка"га игълан биргәнем бар иде, шул ярыймы?" – дип комиссиядәгеләрне гаҗәпкә калдыручылар да бар икән.
КДУда икътисад, юрист, мәгълүмати технологияләр, инглиз теле белгечлекләре һаман да популярлыгын югалтмый.Үткән ел икътисад факультетына бер урынга 28 кеше дәгъва кылса, быел да шундый хәл көтелә. Чөнки иң күп чират шул тирәдә. Юрист, икътисад белгечлеген түләүле бүлектә үзләштерәм дисәң, елына 90 мең сум акча кирәк. Калганнарына бәя түбәнрәк. Биредә ел саен бер яки ике яңа белгечлек ачыла икән. Мәсәлән, быел фәлсәфә факультетында конфликтология һәм культурология кебек түләүле белгечлекләр булдырганнар. Бюджет урыннары биология һәм табигый-фәнни юнәлешләр буенча арттырылган. Андый урыннар 1400-1500 чамасы. Документларын берничә урынга тапшыручылар да аз түгел. КДУның кабул итү коммиссиясендә менә шундый хәлләр.
P.S. Кабул итү комисиясенең җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко сүзләренә караганда, КДУга укырга керүчеләрнең саны берничә көн эчендә 13 меңгә җиткән. "Яшьләр элеккечә икътисадчы һәм юрист һөнәрләренә өстенлек бирә. Икътисад факультетына – 2500, юрфакка 800дән артык гариза теркәлде инде. Татфакта узган елларда бу вакытка 150дән дә ким гариза кабул ителми иде, әлегә исә 36 урынга 48 кеше генә дәгъва кыла. Моның сәбәпләре рус теле һәм инглиз теленнән сынаулар билгеләүгә кайтып каладыр. Җурналистика юл тотучылар да калыша, 100 абитуриент кына теләген белдергән. Әмма барысы да алда әле, күз күрер", – диде ул.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|