|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2016 Җәмгыять
“Мин дүрт сәгать алдарак яшим,”- ди "попутка" белән 6 илне гизгән Казан егете Рәйхан ХалитовИнтервью вакытын килештергәндә, “мин дүрт сәгать алдарак яшим” дип кисәтеп куйды ул. Автостоп, безнеңчә әйткәндә, “попутный” белән юлга чыгып, алты илдә булырга өлгергән Казан егете Рәйхан Халитов чит җирләрдә вакытны әнә шулай билгели икән. Шактый акчаны янга калдырып, сәяхәт итү серләрен дә белеп бетергән егет. “ВТ” хәбәрчесе бер елга якын сәяхәттә йөрүче илгизәр белән аралашканда, ул Вьетнамда тукталган иде.
– Рәйхан, иң элек дөнья буйлап сәяхәт итәргә карар кылган көнеңне хәтердә яңартыйк әле.
– Америкада укыганда япон егете белән таныштым. Аның белән аралашып торабыз. Шулай бер көнне Япониягә виза алырга мөмкинлек чыкты. Кесәдә 70 мең сум тирәсе генә акчам бар иде. Ә Казаннан Япониягә очарга якынча 40 мең сум кирәк. Шуңа күрә мин Хабаровскидан ун меңлек билет сатып алдым да Казаннан Хабаровскига кадәр автостоп белән барырга булдым.
– Бу вакыйганы әти-әниең ничек кабул итте?
– Япониягә барырга җай чыкты дигәч, әни: “Синдәге мөмкинлек, сәләт белән мин синең яшьләрдә инде әллә кайларда булыр идем”, – дип куйды. Шул сүз җитә калды. Башта 1 мең сум акча алып, автостоп белән Мәскәүгә виза алырга барып кайттым. Шушы акчага юл чыгымнарын да каплап, Мәскәүдә бер атна яшәп карарга да уйладым. Нәтиҗәсе мин көткәннән дә яхшырак булды. Мәскәүгә барып кайту миңа нибары 850 сумга төште. Казаннан Хабаровскига якынча маршрут төзегәч, юлга кузгалдым. Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме дә зур булды. Яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин конгрессның башка шәһәрдәге бүлекчәләре белән элемтәгә керде. Шул рәвешле мине шушы төбәкләрдә яшәүче татарлар каршы алып, кунак итте. Бу юлы, Россияне гизәргә дип, биш мең сум акча алган идем. Аның да 3,5 мең сумы гына тотылды. Хабаровскига барып җитү өчен 3 атна вакыт кирәк булды. Аннары Япониягә очтым.
– Шулай да син Япония белән генә чикләнмәскә булгансың.
– Сәяхәткә чыгар алдыннан картаны өйрәнә торгач, сәфәрне Япониядән соң да дәвам итеп, Австралиягә кадәр барып җитәргә булдым. Нәтиҗәдә, Япония – Көньяк Корея – Кытай – Вьетнам – Австралия яңа маршруты төзелде. Мин дүрт илгә – АКШ, Япония, Австралия һәм Канадага беркайчан да бара алмам дип уйлый идем. Ник дигәндә, анда үтеп керү кыенрак. Чынлыкта исә миңа, АКШта ике тапкыр булып, шунда бер ел яшәргә туры килде. Япониядә дә булдым, хәзер Австралиягә юл тотам. Киләчәктә Канаданы да күрергә исәп.
– Ә хәзер кайларда йөрисең?
– Моңа кадәр мин Лаоста булдым. Вьетнамның Дананг шәһәрендә инде дүртенче аемны яшим. Тагын бер айдан Тайланд, Малайзия, Индонезиягә юл тотачакмын. Аннары, ниһаять, Австралиягә барып җитәргә ниятлим. Анда бик көчле татар диаспорасы бар. Шулар белән элемтәгә кереп, ярдәм сорарга уйлап торам.
– Анда кайда яшисең?
– Шәһәрдәге кунакханәләрнең берсендә, чорма өлешен арендалап торам.
– Димәк, акча кирәк. Вакытлыча булса да эшкә урнашмадыңмы?
– Мин инглиз телен бик яхшы беләм. Шуңа Дананг шәһәрендә яши башлагач, инглиз телен өйрәтү үзәгенә эшкә урнаштым. Монда бу хезмәт өчен бик яхшы түлиләр. Дүрт айда 300 мең сум акча эшләдем.
– Вьетнам халкын ничек тасвирлар идең?
– Вьетнам халкы бигрәк хыялый. Аларның бернинди проблемалары юк, һәрчак елмаеп йөриләр. Шуңа ошыйлар да. Гәрчә вьетнамнар бик ярлы халык. Хезмәт хаклары безнекеннән 1,5-2 тапкыр түбәнрәк. Вьетнамнарның ак тәнле кешегә акча янчыгы итеп карый торган гадәтләре дә бар. Җае чыккан саен күбрәк акча “кысарга” гына торалар. Монда “гопник”лар да, Тайландтагы кебек трансвеститлар да, урамда чабып йөри торган этләр дә юк. Очып йөри торган зур тараканнар гына бераз борчый.
– Россияне биш мең сумга да гизеп була, дидең. Шулай да чит илгә чыгу шактый чыгымнар таләп иткәндер.
– Әйткәнемчә, минем 70 мең сум акчам бар иде. Шуның 10 меңе Хабаровскидан Япониягә билет алуга тотылды. Тагын 10 меңенә рюкзак, палатка ише кирәк-ярак сатып алдым. Калган 50 мең сум акчага мин алты ай сәяхәт иттем. Шул акчага өч авиабилет сатып алдым һәм дүрт татуировка ясаттым.
– Татуировка димәктән, ялгышмасам, син аны үзең булган һәр илдә ясатасың, ахрысы.
– Менә әле берничә сәгать элек кенә Вьетнам сурәтен ясаттым. Дөрестән дә, үзем барган бер генә илдә дә татуировка ясатмыйча калганым юк. Бу – бик кызык фикер. Аны интернеттагы блогымны күзәтеп баручылар да хуплады. Бу татуировкалар аркасында кешегә сөйләрлек җим бар. Ә блогымда сәяхәт вакытымда үзем күргән-белгәннәрне, үзем тап булган маҗараларны тасвирлап барам. Кеше аны нәкъ китап укыган кебек күзәтеп бара ала.
– Сәяхәттә иң истә калган урын, вакыйга яки күренешне дә искә төшереп кит әле.
– Шулай диюгә, төнлә урман аша берүзем бөек Кытай стенасына менүем искә төшә. Ул бик озын һәм туристлар аның бер өлешен генә күрә. Калганы җимерек хәлдә. Мин аның нәкъ менә шул урынына килеп чыкканмын. Япониядәге Фудзияма тавы таң калдырды. Япония үзе дә бик ошады. Токиога барганда үземнең нәкъ менә шушы җирдә басып торуыма бик озак ышана алмыйча тордым. Барысы да төш кебек кенә тоелды.
– Сәяхәткә киткәнче Relax Сinema кинотеатрын да оештырдың, дизайн, видеолар төшерү белән дә шөгыльләнгәнсең. Киләчәктә, әтиең (танылган галим Нияз Халитов – авт.) юлыннан китеп, үзеңне фән өлкәсендә дә сынап карыйсың килмиме?
– Кистереп кенә “юк” дип әйтә алмыйм. Вакыйгалар бик тиз үзгәрә бит. Әлегә мин бернинди плансыз яшим. Бернинди җаваплылык та, үз-үзеңне ниндидер кысаларга кертү ихтыяҗы да юк. Рәхә-ә-әт! Бөтен нәрсә үзгәргәндә мин шул үзгәрешнең уңай ягын табам да шул плюслар белән яшим. Нәтиҗәдә бернинди тискәрелек сизмим. Теләсә кайсы негативтан үземә позитив ясыйм. Мисал өчен бер көнне мотоциклда барганда арткы тәгәрмәче төшеп калды. Башка вакытта бу күренешкә кәефем кырылыр иде. Ә монда, иң мөһиме үземә берни дә булмады, дип сөендем дә, шуның белән оныттым. Тагын да куркынычрак хәл килеп чыгарга мөмкин иде бит.
– Сәяхәткә чыгып киткәнеңә дә тугыз ай булган. Шул вакыт эчендә ниләр үзгәрде? Сәяхәттән соң Казанга нинди Рәйхан кайтачак?
– Әллә ни үзгәрдем дип әйтә алмыйм. Аның каравы, чын дөньяны күрдем. Ул матур һәм телевизордагы дөньядан бик нык аерыла. Анда сөйләнгәннәрдән чыгып фикер йөртсәң, бөтен дөньяда ниндидер конфликтлар бара кебек. Ә чынлыкта дөньяда бернинди конфликт та юк. Кешеләрнең бер-берсе белән сугышасы килми. Болар бар да сәяси уеннар гына. Барысы да бер-берсенә ярдәм итәргә генә тора. Кемгәдер зыян салу дигән нәрсә уйларында да юк. Шәхсән үземә дә бик күп ярдәм иттеләр. Россиядән икәнемне белгәч, киресенчә, хөрмәт белән карыйлар.
– Австралиядән соң кайларга юл тотарга планлаштырасың?
– Австралиягә барып җиткәч, берәр лайнерга яки йөк корабленә волонтер, йә булмаса, эшче сыйфатында эшкә урнашып, Тын океанны бушлай йөзеп чыгарга хыялланам. Аннары сәяхәтем Көньяк Америкада дәвам итәчәк.
Динә ШӘКҮРОВА |
Иң күп укылган
|