поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.01.2016 Җәмгыять

Беренче мәхәббәт (яңа романнан өзек)

Минем нишләргә дә белмичә аптырап йөргән көннәр иде ул. Шундый шимбәләрнең берсендә, хатын йокыдан уянганчы дип, урыннан тордым да, графиндагы җылымса суны авызыннан гына тамчысына кадәр эчеп бетергәч, тиз-тиз киенеп, урамга чыктым. Иртә дигәнем бик үк иртә түгел икән инде, ишектән чыкканда, түрдәге сәгатькә күз төште: ун тулып ята.

Кичә ишегалдындагы эскәмиядә җыелышып сыра чөмергән күршеләр янында басып торган идем, кемдер хуш исле, кипкән балык алып чыккан, сыра эчүчеләр янында хәйран вакытлар торып, хәтта минем дә баш шәрифләре шактый кызган иде. Сырасын йотып карамасам да, башны колмак исе томалады бугай. Хәзер бездә сыраны порошоктан гына ясыйлар, берәр тустаган эчкәч, күңелне болгата башлый, ди. Ләкин бу сыраны күрше подъездда яшәүче дальнобойщик», сары чәчле, ак мыеклы Валера каяндыр чит илдән алып кайткан икән.
Эчми торып шулай тәэсир иткәч, эчкән кешенең иртәгесен хәлләре ничек булганын күз алдына китерү дә кыен!..
 
Безнең ишегалдындагы бер­дәнбер намазлы Фатыйма карчык балконнан: «Балаларны котыртып утырмасагыз анда! Мәчеткә барсагыз, яхшырак булыр иде!» – дип тә әрләде әрләвен. Башкаларга кушылып, әүвәл мин дә аның сүзләреннән көлгән булдым. Тик, шунда уйнап йөргән малаемны күргәч, имәнеп киттем һәм, улымның кулыннан тотып, тиз генә өйгә ашыктым.
Минем үз гомеремдә хәмерне кабып та караганым юк. Ләкин компаниядә теләктәш була алам, андый чакта рәхәтләнеп балык койрыгы суырам. Кичен өйгә кергәч, хатын, гадәттәгечә: «Шул ишегалды алкашлары белән эчеп йөрмәсәң!» – диде. Үземне дә «алкаш» дияргә күп калмаган иде – дәшмәдем, мин җавап кайтармагач, ул да тынды.
 
Безнең ишегалдында, нигездә, гади халык тора, подъезд төбен дә полиция сакламый, өстәвенә ир-атлар эштән кайтышлый, өйләренә дә кереп җитә алмыйча, эскәмияләрдә җиңелчә кабымлык белән табын оештырган күршеләргә кушыла. Мин алар янында озак тоткарланмыйм, ләкин, үзеңне әллә кемгә санап, күрешмичә узып та китеп булмый. Әнә Фатыйма түти нәрсә ди бит! Үзем эчмәсәм дә, балам шул ишегалдында уйный ласа! Бу тагын да зыянлырак түгелме соң!?
 
Хатынның «ишегалды алкашлары» дип әйтүенең серен яхшы беләм, ул күршеләрне түгел, яхшы йорттан фатир ала алмаган ирен кимсетергә тели. Тел төбен аңлыйм. Нәрсә әйтәсең инде аңа, югыйсә Казан читендәге күл буенда ике катлы йорт салып ятканны да белә. Бер мәртәбә хәтта, малайны ияртеп, төзелешне дә карап кайтты. Баруының сәбәбе йорт урынын күрү генә түгел, минем эштән соң кайларда йөрүемне тикшерү дә иде булса кирәк. Бар кешегә дә булачак коттеджның урыны ошаганын беләм, янәшәдә генә күл, урман, үзе шәһәр читендә генә. Өстәвенә нәни улым, зурларча итеп: «Абау, әтием, ничек салып бетерерсең моны? Кайдан шуның кадәр акча табарсың?!» –дип, мине балаларча кызганып та куйды. Хатыннан да берәр сүз көтәм, хәзер менә: «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына!» – дияр төсле. Тик бер сүз дә әйтмәде, бары, кәефне төшерәсе килеп: «Бу күлнең суы җәй көне сасый торгандыр инде!» – дип кенә куйды. «Анда ел саен кыр үрдәкләре килә! Суы начар булса, җәһәннәмдәге җылы яклардан үз күлләрен эзләп килмәсләр иде!» – дидем мин ачу белән һәм машинага таба атладым.
 
Үч иткәндәй, иске машина кабынмый азаплады. Хатын тагын: «Җәяү килүең яхшырак булган икән!» – дип төрттереп алды. Малай гына, егетләнеп, машинадан сикереп төште дә капутны ачты (дүртенче сыйныф баласы машинаның кай җирен аңласын ннде?! Шулай да минем моңа күңел булды.) һәм: «Әтием!» – дип, мине чакыр­ды.
– Син капутны тотып тор! – диде ул һәм үзе машина янына чыгып, тәгәрмәчкә тибеп куйды, үзәк ут чыбыклары тоташкан урынны кыймылдатып алды.
– Тагын кабызып карале, әтием!
 
Мин, малайның ихтыярына буйсынып, ачкычны борсам, машинабыз гөрләп эшли башламасынмы! Бу хәл минем генә түгел, хәтта хатынның да кәефен күтәрде, ул пырхылдап көләргә кереште. Тик аның кәефе күтәрелүе бу юлы үземә ошап бетмәде:
 – Малаем үземә охшаган, ичмаса! – дип куйдым мин.
 
– Һай, шулайдыр инде! – дип пошкырды хатын кәлимәсе.
Өйгә кайтып кергәндә, малай күтәргән кәеф тагын «нуль»гә төшеп утырган иде. Төшмичә соң! Мәгънәсез хатын! Бер-ике генә булса да мактау сүзе әйтәсе иде бит ул агач авызга! Ире нинди йорт салып ята! Шәһәргә якын! Эһ дигәнче кайтып та җиттек!
 
Эчтән генә хатынны сүгү,аның белән күңелдән генә «әйткәләшү» озакка бармады, мин кул селтәдем дә урамга чыгып киттем.
Үз кәефемне үзем күтәрергә өйрәнгән инде мин. Урамга чыгуга, элеккеге сабакташым Үтәш әйткән яңалык искә төште. Беркөнне телефоннан шылтыратып: «Зөһрәне Казанда күрдем!» – дигән иде ул. Үзләре янындагы кибеттә аны беренче булып Үтәшнең хатыны Ләйлә ханым очраткан, – ул да безнең сабакташ, таный, – аннан соң, чыннан да шул микән дип, Үтәш үзе чыгып караган. «Шул иде! Кызы белән. Кызы үзенә охшаган. Суйган да каплаган инде менә! Күзләре дә әнисенеке кебек кара карлыган!» – дип, минем сөенечне уртаклашмакчы булды ул. «Алай бик сөенеч уртаклашасың килсә, шундук шылтырат идең, нигә дип ул күрешүдән соң ике-өч көн үткәнен көттең!» – Мин дустымны эчтән генә әрләп алдым. Зөһрә дигәнем яшьлектә үлеп гашыйк булган ярым иде. Һәй, бик гади генә әйтеп куйдым! Ярым гынамы соң? Бер күрүдә баш-аягым белән гашыйк булган идем ласа! Һәм менә ничәмә-ничә еллар узуга карамастан, аны уйламаган көнем булдымы икән? Үкенечле яр ул минем! Студент чакта күрдем мин аны беренче мәртәбә. Ул миннән берничә курс түбәнрәк укыса да, бәхеткә, икебез дә институтның Губкин урамындагы биш катлы тулай торагында торабыз. Беренче күрүдә үк башымны югалттым! Ул чактагы күп нәрсәләр хәзер онытылгандыр да инде, хәтер төпсез чиләк түгел, ләкин Зөһрәгә булган хисләр, еллар үтү белән, акрынлап томан артына күмелә барса да, минем аны уйламаган сәгатем юк диярлек. Мәхәббәт дигәнең йөрәктә мәңгелек утлы яра булып калды.
 
Баштарак, байтак ара, мин аңа сүз кушарга җай тапмый йөрдем, бәлки, капылт кына йөрәгемне ачып салсам, кире кагар дип курыкканмындыр; хәер, чыннан да, курыктым бугай, чөнки ул күңел түренә шулчаклы тирән үтеп керде ки, аның кире кагуы минем өчен үлемгә тиң булачак иде. Әле дә истә болар, әле дә күңел түрендә бу хатирәләр!..
Безнең төркем егетләре, чиратлашып, тулай торак вахтасында бераз сәмән хакына кизү тора иде. Зөһрә дә көн саен шуннан үтеп йөри бит инде. Ике дә уйламастан, мин дә «вахта»га эшкә кердем, дөресрәге, төркемдәшне алыштырдым бугай, бушка, акчасы да кирәкми, монда төнлә тыныч, минем укыйсы китапларым күп иде дип хәйләләдем. Шулай... эшләр җайланырга тора: мин көн саен вахтада утырам, Зөһрәм көн саен шуннан кереп-чыгып йөри, бик ягымлы исәнләшә, иң мөһиме, матур итеп елмая. Шул рәвешле миңа гына елмаядыр кебек!
 
Көн саен, бүген кинога чакырам, дип уйлыйм. Шулай йөри торгач, бер көн узды, өч көн, бер атна, һаман кыюлык җитми бит йөрәкне ачып салырга, һич югы кинога чакырырга. Югыйсә, Себер тракты урамындагы «Дружба» кинотеатры да бер тукталыш ара гына, анда көн саен шәп фильмнар әйләндерәләр. Вакыт уза торды, ә курку хисе көчәйгәнннән-көчәя генә бара. Аны күргәч, сүз әйтәм дип авыз ачылуга, йөрәк дөпелди башлый! Йөрәкнең шулчаклы чамасыз сикерүенә сүз түгел, ымлык та чыкмый авыздан. Ниһаять, бу «пожар»дан исән калып булмас, шул килеш кенә янып бетәрмен, ахры, дип уйлап йөргәндә, каяндыр күктән кыюлык иңде дә, бүген кич вахтадан узганда  туктатып сүз кушу гына түгел, бүлмәсенә үк барып, кинога чакырырга дигән катгый карарга килдем.
 
Ниһаять, шакыдым ишеген. Ай кебек балкып Зөһрәм үзе чыкты, башта матур итеп... юк, юк, яратып елмайды, аннары, карлыгандай кара күзләрен мөлдерәтеп (яратып!), йөземә күтәрелеп карады һәм минем сүз башлавымны көтте. Әйттем сүземне, кинога чакырдым. Тик ул минем тәкъдимне кире какты, мин бүген кинога чакырулы инде, диде. Гафу үтенгәндәй, тагын елмайды. Шулай да тиз генә бүлмәсенең ишеген япмады әле, нәрсәдер көтте шикелле, бәлки, кыставымныдыр, бәлки, иртәгә чакырырсың дияргә теләгәндер? Ләкин бу вакытта мине «пожар» тәмам чорнап алган иде. Аяк буыннарым хәлсезләнеп, калтырана башладым, Зөһрә каршында такта идәнгә шапылдап егылырмын дип курыктым. Шүрләдем, кыскасы... Нидән, нәрсәдән – анысын инде хәтерләмим.
 
Шулай аек исерек килеш үзем яшәгән икенче катка төшеп киттем. Бәдрәф янында кемнәрдер кара канга батып сугышып ята иде, кайсыдыр мине туктатты да: «Царицыннар безнекеләрне кыйный!» – дип сөрән салды. «Кыйнасыннар», – дип мыгырдандым да бугай әле. Үзем уйлыйм икән: «Царицыннар түгел ич, «мед» (күрше торакта яшәүче медицина институты студентлары) малайлары белән сугышалар!» Аннан соң: «Самат кайда соң?» – дип, тирә-юньгә күз ташладым. Чөнки безнең тулай торакта Самат атлы сугыш чукмары бар, кушаматы да Әтәч иде аның, берүзе унбишләп «мед» малаена каршы тора һәм өеп кыйнап та чыгара иде. Берзаман бүлмәсеннән Самат күренде, ул күренүгә, «медлар» тараканнар кебек төрлесе төрле якка ташланды, кайсысы ишектән чыгып шылды, ишеккә сыешмаганы икенче кат тәрәзәсеннән урамга сикерде. Калганын хәтерләмим, мин ятагыма кереп аудым да, берүзем, бөтен барлыгым, гәүдәм, күңелем, йөрәгем белән, «янгын» эчендә калдым. Шул килеш иртәнгә чаклы урынымнан да тормадым. Таң атты, радиодан Советлар Союзы гимнын уйнаттылар. Ләкин миңа барыбер иде, минем кояшым инде сүнгән, гимн да матәм маршы кебек яңгырый иде. Мин үлгән идем, сүнгән идем.

Зиннур ХӨСНИЯР
Шәһри Казан
№ --- | 16.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»