поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.01.2016 Мәгариф

Фәрхәт Мәхмүтов: Балаларыбыз ана телен өйрәнергә тиеш

Туган телебезне саклап калу - бүген татар җәмгыятендә иң җитди мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез өчен дә бу проблема актуаль: авыллар бетеп бара, бер-бер артлы мәктәпләр ябыла, булганнарында да татар теле дәресләре укытылмый.

Өлкә, шәһәр милли татар оешмаларын да бу хәл борчый, һәм телебезне, гореф -гадәтләребзне саклап калу юнәлешендә алар зур эш алып бара. Өлкә  “Туган тел” татар оешмасы Самарада менә берничә ел инде мәктәп яшендәге балалар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үткәреп килә. Быел да, берникадәр кыенлыклар килеп чыгуга карамастан,  бу бәйгеләр уздырылды. Бу турыда оешманың директоры – Фәрхәт МӘХМҮТОВ белән сөйләштек.
 
- Фәрхәт әфәнде, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар беренче ел гына үткәрелми бит инде. Аларны уздыру нинди нәтиҗәләр бирә?
- Һичшиксез бик файдалы һәм кирәк гамәл бу. Мәсәлән, Самараның “Яктылык” мәктәбе укучылары арасында үткәрелгән олимпиадаларда беренче елларда 40ка якын укучы үзара көч сынашса, 2015 елда аларның саны 50гә җиткән инде. Бу балаларның телебез, татар әдәбияты белән кызыксынуы турында сөйли. Ә инде аларның бу бәйгедә яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе безгә дә, ата-аналарга да, укытучыларга да куанычлы.
 
- Ә менә татар теле укытылмаган мәктәпләрдән быел олимпиадага бары 3 бала гына килгән иде
- Чынбарлыкта 20дән артык бала гариза язган иде. Әмма ләкин күп еллар өлкә “Туган тел” оешмасының төп спонсоры булган “Ипозембанк”ның лицензиясе алыну сәбәпле, балаларга бүләкләр алу кыенлыклары килеп чыкты. Шуңа да өлкә “Туган тел” татар оешмасы  олимпиаданы уздырмаска булды. Ә инде “Яктылык” укытучылары олимпиадага килгән балаларны кире кайтарып җибәрмәгән, алар өчәү генә булса да, бәйгене үткәрергә карар кылганнар. 

- Камышлы район үзәгендә уздырырга планлаштырылган бәйгене дә башка көнгә күчерергә дигән тәкъдимнәр булды бит.
- Сәбәбе шул ук иганәчеләр булмау инде. Эш бит әле бүләкләр алуда гына түгел. Башка елларда “Ипозембанк” өлкәбезнең авылларыннан балаларны олимпиадага алып килер өчен автобуслар яллый  яисә аларга бензин хакын кайтара иде. 
Үткән елларда Камышлы район үзәгендә үткән олимпиадада 40ар укучы катнашкан булса, бу юлы аларның саны икеләтә ким булды. Бу туган телебезне беләргә теләмәүдән түгел. Кайсы ата-ана баласын кышкы юлга рейс автобусы белән чыгарып җибәрергә ризалашыр икән?! Ә бит Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, мәсәлән, бу олимпиадага нәкъ шулай барды да. Көне буена балаларны ач тотып та булмый -  аларны  ашханәдә ашату-эчертү чыгымнарын да элек “Ипозембанк” үз өстенә ала иде. 
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы: “Бәлки башка иганәчеләр табылыр, олимпиаданы соңрак булса да тиешенчә үткәрербез” - дигән тәкъдим ясады. Әмма “Туган тел” белән берлектә бу чараны оештыручы өлкә мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты һәм Камышлы авылы мәктәбе администрациясе белән сөйләшкәч, чараны сөйләшенгәнчә, 2015 елның декабрендә уздырырга булдык. 

- Ярдәм кулы сузучылар табылдымы соң?
- Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе “Яктылык” укучыларының юл чыгымнарын үз өстенә алды. Шулай ук чарада катнашкан Камышлы, Шенталы, Похвистнево районындагы татар авыллары мәктәпләренә һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә кечкенә курчак театры бүләк итте.
Өлкә “Туган тел” оешмасы советы әгъзасы Фәһим Йосыповны да билгеләп, аңа рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Ул Самарада үткән олимпиаданың икенче турында катнашкан балаларга да, Камышлы район үзәгендә катнашучыларга да үз акчасына татлы призлар алган иде.

- Фәрхәт әфәнде, ә 2016 елда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үтәр дигән өмет бармы?
- Бу гамәлне юкка чыгарырга түгел иде. Бәйгеләрдә жюри составына кергән Фәһим Йосыпов: “Балаларның эчтәлекле итеп шигырь укулары йөрәккә үтеп керә.  Алар арасында үзләре иҗат иткән шигырьләрне укучылар да бар. Бу аеруча куандыра”, - дип сөйләде.  Димәк, бәйге телебезне саклап калуга гына ярдәм итеп калмый, балаларга яңа үрләргә менәргә, үзләрен иҗат юлында сынап карарга да мөмкинчелек бирә.
Үткән елларда татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесен дә үткәрә идек, бу гамәлне дә торгызырга кирәк. Чөнки мондый ярышлар мөгаллимнәрнең уңышлы хезмәтләренә этәргеч булып тора, бер-берсе белән тәҗрибә алышырга да ярдәм итә. Туган телне өйрәнү, әлбәттә, гаиләдә башлана. Тик аны мәктәптә дә өйрәнергә кирәк. Шунда гына бала ана телен камил беләчәк. 
 
Әңгәмәдәш - Алия АРСЛАНОВА.
 
 
Камышлы район үзәгендә үткән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашкан балалар төркеме.

---
Бердәмлек
№ --- | 18.01.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»