поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.01.2016 Матбугат

Фәния Хуҗахмәтнең татар матбугаты турында иртәнге дүрттә торып язган язмасы

Газета-журналларга язылу төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үз басмаларында сан саен реклама бирә. Газета-журналларга язылган өчен айпад, фотоаппарат вәгъдә итә. Димәк, бүләкнең иң зурысы миңа: елның-елында барлык газета-журналларга да язылам.

Быел да 12 төрле басмага ике ай алдан язылып куйдым. Барысын да укып барам дип әйтмим. Шулай да, карап барам. Мин аларга укыр өчен генә дә түгел, үземнең татар һәм ярыйсы ук милләтче (үз милләтен яратучы) икәнемне исбатлар өчен язылам. Татар зыялылары, язучы, журналистлары газета-журналларга язылмый. Ә үзләре яза. Бер-берсенең язмаларын да укымыйлар, күрәсең, димәк, болар милләтче түгел. Айпадны миңа бирмәсләр, чөнки бу уен, эш күрсәтү генәдер. Язылу квитанцияләрен лотерея билеты кебек уйнаталар икән. Ди-мәк, бу комарлы уен, хәрам. Анысы безгә кирәкми. Әгәр дә инде Татарстанда иң күп газета-журнал алдыручы дип миңа бирергә уйлыйлар икән, тиз арада шул акчага иң тырыш почтальоннарга ак шәл бүләк итсеннәр.

Соңгы вакытта күп газеталар гонорар түләми башлады. Мин элек гонорар акчама туганнарымны, дусларымны, күршеләремне газетага яздыра идем. Редакцияләрдә үзләренә хезмәт хакы алалар бит, шулай булгач, штаттан тыш хәбәрчеләргә дә бирсеннәр.

Вакыт-вакыт миңа дәүләт халыкны матбугаттан биздерү белән шөгыльләнә кебек тоела. Почталарга кергәнегез бармы сезнең? Алар бит хәзер сабын-порошок, чәй-шикәр, ярма-макаронны янәшә куеп (ассортимент) сата торган ларекка әйләнеп калды. Бер сүз әйтә алмыйсың, “Русия почтасы бит ул” диләр. Ник, без Русиянеке түгел микән? Әнә шул сатулары өчен, һич булмаса, хезмәт хаклары артса сүз дә әйтмәс идек, юк бит! Хат ташучының хезмәт хакы 6 мең сум. Ник соң әле алар йорт саен кереп, газета-журналларга яздырып йөрсеннәр, никадәр азрак яздырсалар, аларга шулкадәр җиңелрәк.

Үзен-үзе хөрмәт иткән кеше бер генә булса да татар матбугатына языла. Ә син язылдыңмы? “Татмедиа” белдерүләренә карап, 30 декабрьне көтә күрмә, почталар 25ләреннән соң язылуны туктата башлыйлар, соңга калма. Узган ел “Звезда Поволжья”га язылырга оныткан идем, бер ай шундый кыен булды, эзләп йөрдем. Әле бит газета сата торган киосклар да юк. Ә элек университетка укырга барганда Ленин бакчасына эленгән “Социалистик Татарстан” белән “Советский спорт”ны укып китә идек. Күп кеше укый иде, әле фикер дә алышалар иде. Тагын эләргә кирәк, укысыннар.

Бу язмамны иртән дүрттә торып яздым. Татар газеталарына язылучыларның тагын да кимүен ишетеп, җаным әрнеде, хәбәрем дөрес булмаса иде дип теләдем. Язмамны “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре”, “Шәһри Казан” газеталарына җибә-рәм. Күбрәк кеше укуын телим. Ләкин моны билгеле сәбәпләр аркасында аларның берсе дә басмаячак. Югарыга карап төкерергә ярамый дип, татар матбугаты бетсә бетсенмени инде?!


Фәния ХУҖАХМӘТ
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»